– Әлбәттә!..
– Ерак юлларга чыгып киттемме – намазларым кала, вакытында укый алмыйм. Нинди клубларга барып керәсең бит әле. Клуб – намаз урыны түгел. Кунакханәләрдә дә йоклыйсы урыныңда сиңа кадәр нәрсә эшләгәннәрен белмисең. Дин тоткан җырчылар бар. Ничек җитешәләр, гамәлләрен, фикерләрен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ләкин миңа сәхнә белән намазны янәшә куюы кыен. Укып, гыйлем туплый барган саен диндә җырчыларның хупланмавын да күрәсең. Озын күлмәк киеп, башыңа яулык япсаң да, ир-атлар каршысына чыгып, авыз ачып җырлавың хәерле үк түгел. Бәхәсләшә алмыйм, бу җәһәттән минем дә күңел икеләнә... Аллаһы Тәгалә кешегә җырлау сәләтен, ташып торган талантын, моңын нигә дип бирә соң алайса?
Хаҗга баргач, Согуд Гарәбстанында безнең төркемне шейх кунакка чакырды. Шейх һәм король хатыннарының урамда күзләре генә күренеп тора, башка җирләре томаланган бит. Махсус хатын-кызлар ягына барып кергәч, шул япманы салып ташлаганнар иде – матурлыклары! Чәчләре кемнеке нинди төстә – буялган, прическасы ясалган, бизәнгәннәр!.. Хәләл косметика сатыла – куллан гына, дин тыймый! Коръән сүрәләрен гарәп телендә көйләп укыйлар, җырлыйлар, искитмәле! Бөтенебезгә дә сүз бирделәр, тәрҗемәчеләр янәшәдә генә. Кемнәндер иманга ничек килүен сораштылар, кемгәдер берәр аять укуын үтенделәр. Чират миңа җитте. Аллаһының йортына мин апамның саулыгын, аңа хәерле озын гомер сорап, дога кылырга килүемне аңлаттым. Җырла да җырла, ди, безнекеләр. “Сәхнә түгел бу сезгә...” – дим. Аңлап алдылар бит.
Дингә яңа бастым, Коръән аятьләрен көйләп укырга өйрәнеп тә өлгермәгән идем, дим. Шул кадәр зәвыкле, динле ханымнар: “Үзегездә нәрсә җырлыйсыз, җырлагыз шуны!” – дип, рөхсәт бирделәр. Татар халык көйләрен суздым. Догалар, сүрәләр тыңлаган кебек йотылып тыңлауларын йөрәгем белән сиздем. Әле алар ахырдан да берничә мәртәбә чакырып җырлаттылар мине. Хатын-кызлар гына булган җирдә мөслимәгә башындагы яулыгын салып та, матур күлмәген күрсәтеп тә җырларга рөхсәт бар. Ләкин ир-атлар каршысында юк. Иң гаҗәбе, мәҗлестән соң король һәм шейх хатыннары киенгәч, һәммәсе дә бер төрлегә әйләнделәр – кара япмадан, кем дип тә белмәслек. Күзләре генә ачык.
Күз нуры! Менә каян таныйлар бер-берсен! Исем китеп карап тордым, әле генә гүзәлләр иде, төнгегә йомылган чәчәк таҗлары кебек ят күзләрдән яшеренделәр!. Урамда һәрберсен машина көтеп тора икән, чыккач утырдылар да китеп бардылар. Болар хакында да гел уйланам, хаҗда күргәннәрем кая гына барсам да исемдә. Дөрес, без бу дәрәҗәдә дингә берегергә әле әзер түгел түгелен...
– Дин һәм сәхнәне ике канаты иткән җырчылар белән чагыштырганда сез үзгә...
– Халкымны сагынып яшим. Сәхнәгә чыгасы килә инде әлбәттә, бик килә! Гомере буе җырлап кәсеп иткәч, ул бит чиргә әйләнә. Сәхнә чиреннән котылуы кыен. Кайчагында, төшемдә җырлап, уянам. Димәк, җанымда, йөрәгемдә әле җыр яши! Ул миңа җитми дә соң... Их, менә моны җырлыйсы иде дигән мәгънәле җырлар да бик әз. Сәхнә дә ераклаша бара. Нигәме? Күрәсез, төрле җырчылар бар. Кайсысын күзне йомып, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. Кайсыберләре, чыгып басса, чибәрлегенә сәгатьләр буе да карап торырга риза, тик авызын гына ачмасын иде дисең – тавышы студиядә яздырылган, югы бар ителгән. Концерт башланганчы хәтта бер генә мәртәбә репетиция дә ясап карамый ул. Ә ничә сәгатькә иртәрәк килеп, бөтен күңелен биреп бизәнә, күрсәгез икән...
Минем яшьлегемнән килгән кечкенә генә кул көзгесе, бер иннек тә күз сөрмәсе. Бәлки, халык алдына бисмиллаңны әйтеп, бөтен барлыгыңны тоеп чыгарга кирәктер, бизәнүне дә онытып! Менә шуларны күреп тә күңел кайта. Кемдер юлын җыр-моң белән ерып бара, кемдер үзгә як белән алдыра. Аларга кайда да яшел ут! Яклаучы кешеләре бар! Әти-әнисе дә, туганы, ире дә түгел, әмма терәге нык! Берсендә концертта әзерләнәбез. Олпат җырчылар да бар, аларны мин остазларым күрәм. Янәшәләрендә үземне гомергә өйрәнүче итеп тойдым.
Комментарийлар
0
0
Бик яратабыз Халидэне❤
0
0
2
0
Бик яратып, сагынып тыңлыйбыз! Сәхнәдә сезне күрү күпләр өчен зур шатлык булачак! Исәнлек- саулык телим сезгә!
0
0
0
0
Халида Ханым,. сезнен жырларны бик яратып тынлыйбыз. Сезнен кебек тавыш бер кем дэ юк.Тавышыгыз конгырау кебек янгрый. Сэ хнэдэн озак еллар китмэгез. Сэлэмэт булыгыз
0
0
2
0
Сез Хплидә,иң моңлы сандугач,бие мптур җырлыйсыз!Тип йөрәгем дигән җырыгызны ,көндә тыңлыйм.Аллаһы тәгалә саулык бирсен сезгә,уңышлар!!!
0
0