Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның “Кояшым” җырына төшерелгән клиплары дөнья күрде. Сюжеты бик тә кызыклы.
“Әлеге җырның сүзләрен мин яздым, ә көе – Фәритнеке. Клипта таксист ролен башкарам. Клиентларым – җырчы Лилия Хәйруллина, блогер Илүсә Фәләхова, Раушан Миннегалиев, Хәсән Мирзаев һәм Фәрит. Кемнең нинди образда төшкәнен клипны карагач күрерсез. Клип “Мәйдан” каналы һәм автор-башкаручы Гүзәлия командасы белән берлектә төшерелде”, - дип сөйләде Ландыш.
Клипны әлеге сылтама аша карый аласыз.
Комментарийлар