Татар эстрадасы йолдызлары яңа шөгыль үзләштерә. Тиздән кызлар Роналду, Мессиларны да узып китәр әле.
Шаярабыз, әлбәттә. Әмма кызларның футбол белән кызыксынуы уен-көлке түгел. Җырчылар мини-футбол буенча ярышка әзерләнә икән. Бу хакта тулырак популяр җырчы Лилия Гыйматдиновадан белештек.
– Ни өчен нәкъ футбол командасын җыярга булдыгыз?
– Шундый тәкъдим белән миңа Уфада яшәп иҗат итүче Илгиз Әбдрәкыйпов (Василә Фаттахованың ире) чыкты. Алар Башкортостанда үзара артистлар арасында беренче матч үткәрделәр. Бу юлы Татарстан артистлары белән "көрәшергә" дип Илгиз абый миңа шалтыратты. Хатын-кызлар командасының капитаны буларак мин җырчы кызларны җыйдым. Командада: Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Анастасия Макарова, Алсу Фаракшина, Алия Исрафилова, Динара Рәхимова, Айгөл Хаернасова, Айгөл Озьюрек (Айгол Туташ), Ильвира Хамматова һәм мин. 25 ноябрьдә мини-футбол буенча ярышта күрешербез дип ышанам. Шулай ук егетләр арасында да бәйге көтелә. Бик кызык булачак дип уйлыйм.
– Моңа кадәр футбол уйнаганыгыз булдымы?
– Бер тапкыр да футбол уйнамаган идем. Хәзер инде кызлар белән ярышка әзерләнү өчен тренировкаларга йөрибез! Беренче тренировкадан соң безгә әле бик күп нәрсәне өйрәнергә, төгәллек, тизлекне арттырырга кирәк булуын аңладык. Шулай да, бирешмәскә сүз бирдек! Татарстанда хатын-кыз артистлар арасында беренче футбол командасы буларак республикабызның данын якларга тырышачакбыз, Аллаһ бирсә. Кемнең нинди позициядә уйнавы сер булып калсын әлегә. Капкачыбыз – Алсу Фаракшина булуын гына әйтәм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар