Салкын ел фасылына аяк бастык һәм ниһаять, кар яуды! Бүген узып киткән көзгә нәтиҗәләр ясарбыз һәм кышка планнар корырбыз. Яраткан җырчыларыбызның көзгә дигән бөтен планнары да үтәлгәнме? Ниләр эшләп өлгермәгәннәр? Кышка нинди төп максатлары бар һәм, гомумән, бу ел фасылын яраталармы алар? Кыскасы, барысын да белештек!
“Мин план буенча яшим. Бүгенге эшне иртәгегә калдырырга яратмыйм, чөнки ахырдан авыр булырга мөмкин. Һәр эшнең үз вакыты бар. Көзгә дигән барлык максатларым да үтәлде. Кышка килсәк, карлы, җылы кышны яратам, әлеге фасылга да зур планнар бар”,– дип бүлешә Фирүзә.
“Бөтен ел фасылы да үзенчә әйбәт, матур. Һәрбер кеше үзенә планнар уйлап куядыр ул, безнең да андыйлар бар иде. Көз көне барына да өлгердек, шөкер. Кышын да иҗади эшләр дә, башка төрлеләре дә күп, әмма артык грандиоз планнар юк үзе”,– дип бүлеште Ландыш Нигъмәтҗанова.
“Гомумән алганда көзгә дигән планнарны үтәп өлгердем бугай. Тик тагын да күбрәк акча эшләп өлгермәдем, кызганыч”,– дип елмая Аиша һәм көзен эшләп өлгермәгән акчасын салкын ел фасылында эшләп өлгерергә максат куюын да ассызыклый. “Кышны мин аеруча яратам. Аклык-сафлык бар дөньяда. Искиткеч”,– дип бүлешә җырчы.
Комментарийлар