16+

Лилия Хәйруллина: "Малай яки кыз кирәк" дигән кешеләрне аңламыйм

Лилия Хәйруллина малай табуы турында хәбәр итте. Билгеле булганча, сабый 7 июнь көнне 04:47 сәгатьтә Казандагы түләүле клиникаларның берсендә дөньяга килгән.

“Улымның буе – 53 см, авырлыгы – 3390 грамм. Бик җиңел таптым, Аллаһка шөкер. Гомумән, йөклелек чоры җиңел һәм тиз узды. Төгәл 40 атна йөрдем. Балага узганда авырлыгым 54 кг иде, бала тапканда 60 кг булды”, - дип сөйләде безгә Лилия Хәйруллина.

Лилиянең ике улы барлыгын күпләр белә инде. “Бу юлы кемне көткән идең?” дигәч, Лилия: “Аллаһы Тәгалә кемне бирсә, шуны кабул итәргә кирәк. “Малай яки кыз кирәк”, дигән кешеләрне аңламыйм. Иң мөһиме – бала исән-сау булсын”, - ди Лилия. Баланың исемен ул әлегә сер итеп калдырды. 

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading