16+

Лилия Муллагалиева: "Ни өчен яратуымны үзем дә аңлата алмыйм"

Көннәр кызу булса да, урамда эшләпә киеп йөрүчеләр сирәк. Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева исә эшләпәне кызу көннәрдә генә түгел, һәрвакыт кия. Хәтта сәхнәгә дә эшләпә киеп чыкканы бар аның. Җырчының өендә ничә эшләпәсе бар икән?

“Өйдә ун эшләпәм бар. Каядыр барсам, эшләпә күрсәм, шундук сатып алам. Эшләпәләрне ни өчен яратуымны үзем дә аңлата алмыйм. Миңа килешә дә ул. Миндә күбрәк киң кырлы эшләпәләр. Хәтта сәхнәгә дә эшләпә белән чыкканым бар. Ак күлмәгем бар иде, шуның белән бергә киеп чыга идем. 

Реклама

Минемчә, эшләпә хатын-кызны зәвыклы итеп күрсәтә. Аны кигәч, үзеңне кыюрак хис итәсең. Үзем дә эшләпә кигән кызларга игътибар итәм. Чит илләрдә аны бик күп кияләр. Бездә әлегә ул киң таралмаган. Гадәттә, пляжда яки берәр кайда ял иткәндә кияләр. Көндәлек тормышта эшләпә киючеләр сирәк. Хәзер елдан-ел көннәр кызу, баш киемсез йөрү уңайсыз. Бәлки киләчәктә хатын-кызлар эшләпәне күбрәк кия башлар”, - дип сөйләде Лилия Муллагалиева. 
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading