“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Луиза Закирова белән әңгәмәнең дәвамын тәкьдим итәбез.
– Гаиләгезгә зур кайгы килгән. Күптән түгел генә әниегез бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын. Озак авырдымы?
– Әнинең кырыгын үткәрдек. Ул бер елдан артык авырды. Башында яман шеш таптылар. Әнине югалту – иң зур сынауларның берсе булды. Безнең арада сүз белән аңлатып булмаслык көчле бәйләнеш иде. Шәһәрнең бер башыннан Авиатөзелеш районына әни белән күрешергә һәркөнне йөрдем. Әни – минем галәмем булды. Ул беркайчан авырмады, хәрәкәтләнеп торды. Лаеклы ялга чыкканына ике көн генә узды, диагнозы билгеле булды. Рәхәтләнеп ял итәргә дә җитешмәде. Энем эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әнием авырса да, аңа булышты. “Эшләмичә булдыра алмыйм”, – диде.
Гел көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Әнинең авыруы июньдә ачыкланды, шулай кыш көне аның янына кунакка бардым. Өйдә ниндидер ят ис сиздем. Әнинең йөзендә нур юк иде. Шул көнне өйгә елый-елый кайттым. Аның үлемен ярты ел алдан сизгән булганмын икән. Әни дә: “Мин үлсәм, иң авыры сиңа булыр. Минсез яши алмассың дип куркам”, – дигән иде. Дөрестән дә, әнисез көннәр бик авыр. Беркайчан мәет күргәнем булмады һәм ул мәет әнием булыр дип беркайчан уйламас идем. Әни бөтен авырлыклардан саклап, яклап торды.
– Әниегез җан биргәндә янәшәсендә була алдыгызмы?
– Ул безнең күз алдында үлде. Әни аңын югалтты, табиблар күп калмады диделәр... Әни өч көн эчендә сүрелде. Ике туган энем, әнинең баш өстендә Коръән укырга керде. Без аз гына алданрак янында утырдык. Ул бик авыр сулый иде әле. Энем: “Апа, суламый”, – дип әйтте. Үз гомеремдә беренче тапкыр мәет күрдем. Әни 63 яшендә якты дөньяны калдырып китте. Бу бөтен гаиләбез өчен зур кайгы. Энемнең, әтинең, минем холыкларыбыз авыр. Әнием барыбызны җыеп тотты. Онкология юктан гына барлыкка килми диләр бит. Барысына түзде, искиткеч сабыр булды. Хәтта баламны укырга, санарга да әни өйрәтте.
– Әтиегез дә бу югалтуны бик авыр кичерәдер...
– Әтинең мөмкинлекләре чикле. Аның буыннары сызлый. Аякларында ике буыны алыштырылган. Ул иелеп аягына оекбаш та кия алмый. Әти 40 яшендә үк авырый башлады. Тик әти төшенкелекә бирелмәде. Хастаханәдә дә аны: “Палатага психолог итеп куярга була”, – дип әйтә табиблар. Әти беркайчан зарланмады.
Әтигә төшкән авырлыкны, үзе хастаханәгә киткәч кенә аңладык. Төннәрен әнине әти карый иде. Беренче тапкыр кунганнан соң үзенә шалтыратырга булдым. Әни сәгать саен уянды, борчылды. Әти ярты ел тынычлап йоклый да алмаган икән бит. Элек әти бик кырыс иде. Әни авырый башлагач, нык үзгәрде. Хәзер ул әни урынына калды. Сүз уңаеннан, аның бит туган көне җитте. Аңа барысы өчен дә рәхмәт әйтәм, баш иям. Әти таләпчән булса да, безгә наз бирә алды. Искиткеч матур, тату гаиләдә тәрбияләндем. Әти-әниләр аерым ял да итмәделәр, кунакка да йөрмәделәр. Бәхетле булдым.
– Улыгызга бу хәбәрне ничек җиткердегез. Дәү әнисе белән бик якын мөнәсәбәтләрдә булганнар бит.
– Улыма ун гына яшь булса да, ул олыларча фикер йөртә. Аңа бу хәбәрне иремнең әнисе әйткән. Самат бик нык елады. Якын кешесен бик иртә югалтты, сабый. Улым –юанычым. Күңелем тулган вакытларда да Самат тынычландыра: “Әнием, елама. Дәү әни безнең янда, күкләрдә генә бит”, – дип әйтеп куя. Ирем белән мөнәсәбәтләрне дә кайвакыт улым көйли. Акыллы, зирәк балакаем. Кирәк вакытта хәйләкәр дә була белә. Улым иң зур уңышларымның берсе. Киләчәктә тормышын иҗат белән бәйләсә, шатланыр идем.
– Авыр чакта яныгызда кемнәр булды?
– Мин бөтен туганнарга бик рәхмәтле, авыр вакытта яныбызда булдылар, төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар. Энем гаиләсе белән Төркиядән әнине карар өчен күченеп кайтты, киленебез Гүзәл бер тапкыр да әнине карарга да, миңа булышырга да кыенсынмады. Әтинең әнисе, безнең дәү әниебез беренче көннән үк әни янында булды, стресстан үзенә инсульт “сукты”, аяксыз калды, әнинең бертуган апасы Рәшидә апайның килмәгән көне булмады, ерак димәде, Арчадан килеп җитә иде. Алар биш бала, бөтенесе бик дуслар, әнинең китүен бик авыр кичерделәр. Туганнар бик кирәк, рәхәт чакта да, авыр чакта да.
– Беренче ирегез белән ни өчен аерылыштыгыз?
– Аның турында начар сүзләр сөйлисе килми. Тик ул минем белән бик начар, дорфа кыланды. Мөнәсәбәтләрне туктату дөрес адым булган. Күп вакытта кеше нәрсә әйтер дип куркып, дәшми калабыз. Без стереотиплар дөньясында яшибез. “Татарда андый әйбер юк. Аерыласың икән, ирең кул күтәрә икән, син аның турында әйтергә тиеш түгел”, – дип фикер йөртүчеләр аз түгел. Ә ни өчен әйтмәскә соң? Кешедән ихлас, ачык булуны таләп итәм. Үзем дә бу сүзләргә тугры калам. Ирдән аерылып кире әти-әниләр янына кайту авырга туры килде. Аерылу әти белән араларыбызны да бераз суытты. Әти алдан ук: “Бу синең тиң ярың түгел. Кияүгә чыкма”, – дип кисәткән иде. Ул вакытта мәхәббәттән башым әйләнгән булган. Әгәр сезгә карата мөнәсәбәт начар икән, бер көн дә түзмәгез. Мин дә үтеп китәр әле дип ышандым. Юк, үтеп китми икән. Кеше фикереннән курыкмагыз, түзеп яшәргә ярамый. Бу мөнәсәбәтләрдә начар якка үзгәрә башладым. Ул алдаудан да, гаделсез юлдан да курыкмый. Аллаһ Тәгалә уртак бала булудан саклап калды. Безне бернәрсә дә бәйләми.
– Бер тапкыр “пешкәннән” соң, янәдән гаилә корырга курыкмадыгызмы?
– Мин аны “пешү” дип атамыйм. Беренче мөнәсәбәтләрем бүгенге бәхетле гаилә тормышымны кадерләргә өйрәтте. Хәзер тормыш иптәшем мине рәнҗетергә, авыр сүз әйтергә курка. Ирем әйткәннәремә колак сала. Беләсезме, тормышымда беренче тапкыр була торган хәлләр гел уңышсызлыкка дучар. Беренче эшемдә аңлашылмаучанлыклар булды. Беренче баламны югалттым. Ул хәл дә зур сынау иде. Хәзер күпләр: “Ник икенче бала алып кайтмыйсың?” – диләр. Саматны тапканда да бик нык курыкканымны белмиләр. Улым вакытыннан алда дөньяга килде. Икенче тапкыр баланы югалту газапларын кичерә алмаячакмын.
– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз соң?
– Дустымның туган көненә килдем. Очраклы рәвештә генә таныштык. Дустым: “Егеткә күз сал әле. Бик акыллы, тәрбияле. 24 яшендә үк җитәкче булган”, – дип кызыктырды. Күрәсең, бер-беребезне ошатканбыз.
– Телевидениедә эшләгәч, сез һәрвакыт меңләгән кешенең күз алдында торасыз. Ирегез көнләшмиме?
– Бер дә көнләшми. Миңа чәчәкләр бүләк итәләр. Аларны рәхәтләнеп өйгә алып кайта алам. Беркайчан да кем бирде дип сораганы булмады. Кайвакыт көнләшмәвенә ачу да килә. Бәлки, ул аны күрсәтмидер. Бер-беребезгә бик нык ышанабыз. Хыянәт турында уйлаганым да юк.
– Холыкларыгыз охшаганмы?
– Икебез дә йолдызнамә буенча Кысла. Икебез дә бер төсле инде. Мин иртән ачуланышырга яратмыйм, ә ирем кич белән. Озак йоклыйм, тормыш иптәшем исә, киресенчә, иртән актив. Бу безне вак-төяк низаглардан коткара. Тулаем алганда, икебез дә эмоциональ, үпкә саклый белмибез.
– Нәрсәне кичерә алмыйсыз?
– Ир-атның кул күтәрүен. Андый очраклар булса, качарга кирәк. Гаделсезлек булганда ачуым чыга. Әти-әни турында начар сүзләр әйтсәләр кичерә алмыйм. Әниләрне үпкәләткәнне хупламыйм. Ана кешенең рәнҗеше бик тиз әйләнеп кайта. Тормышымда ананы үпкәләткәнем булды. Дустымның әнисен эш янында очраттым. Ул минем белән елмаеп кына исәнләшкән иде, ә мин вакытым юк дип, күрмәмешкә салышып, үтеп киттем. Бу хәл өчен хәзер дә оят. Гафу үтендем.
– Дусларыгыз күпме?
– Иң якын дус кызларым Мәскәү белән Санкт-Петербургта яши. Еш очрашмасак та, алар белән элемтәләрем көчле. Бөтен кеше белән ачылып сөйләшмим. Авыр вакытларымны да үзем генә кичерәм. Башкаларны проблемаларым белән борчыйсым килми.
Комментарийлар