Инде дүртенче тапкыр оештырылган премия быел да татар эстрадасында иң-иңнәрне барлау максатына тугры кала.
- Премия башка артистларга да тырышып эшләргә этәргеч булып торачак. Ә төп үзенчәлегебез - авторларга игътибар. Җыр язучы авторлар башкаручылар белән бер сәхнәдә басып торачак, - диде "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры, IV "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасы алып баручысы Илфар Кәримов.
Быел тантананы өч пар алып бара. Алар барысы да "Болгар радиосы" ди-джейлары. Һәр җырчыга тапшырыла торган премиянең сыны да исемле: җиңүчеләргә "Алтын йолдыз" тапшырачаклар.
- Әлеге премия татар мәдәниятен үстерү чарасы. Быел "Узган гомер жәл булмый" дигән җырым номинант булды. Көн саен аның өчен 8-10 мең кеше тавыш бирде, - диде җырчы Гөлдания Хәйруллина.
Ришат Төхвәтуллин исә инде өченче тапкыр җиңүче.
- Минем өчен җаваплы, ел әйләнәсе көтеп алган премия бу. Җырчы иҗатына бары тамашачы гына дөрес бәя бирә ала. Бу исә бәйгедә җиңгән артист начар җырчы була алмый дигән сүз. Яшьләр өчен дә аның әһәмияте зур, - диде ул.
Комментарийлар