16+

Милли премия-2024: Ни өчен ике Ришатның берсе дә килмәгән, иң күп бүләкләнгән авторлар кемнәр?

“Пирамида” залында “Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы гөрләде. Быел премиянең төп яңалыгы - махсус номинацияләр булмау.

Милли премия-2024: Ни өчен ике Ришатның берсе дә килмәгән, иң күп бүләкләнгән авторлар кемнәр?

“Пирамида” залында “Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы гөрләде. Быел премиянең төп яңалыгы - махсус номинацияләр булмау.

“Болгар радиосы”ның башкарма директоры Илфар Кәримов безгә аңлатма бирде: “Мантыйк бик гади: әгәр дә җыр радио тыңлаучылар күңелен яулаган, хит парадта беренчелекне алган икән, ул инде җиңүче, ул иң моңлы да, иң романтик та, халыкчан да, кабатланмас та. Безнең өчен барлык авторлар да бертигез хөрмәтле, барлык башкаручылар да бертигез якын һәм алтын йолдыз сынына лаек”, - диде ул. Шулай итеп барлык башкаручылар да “Алтын йолдыз” сынын алып кайтып китте. Бер яктан артистларны тигезләү дөрес, берсе дә үпкәләми, һәрберсенә номинация табып интегәсе дә юк. Икенче яктан, махсус номинацияләр Милли премияне башка премияләрдән аерып тора иде. 

Тыйнак алып баручылар
Тамашаны “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильдан алып барды. Махсус номинацияләр булмагач, артистларны, Рөстәм әйтмешли, “сүз табып” сәхнәгә чыгару кирәк тә булмады. Алып баручылар мәңгелек турында фәлсәфәгә бирелде. Һәр иртә радио тыңлаучыларның кәефен күтәрүче Эльвира һәм Рөстәмнән тормыш фәлсәфәсен тыңлау сәеррәк тоелды. Гомумән, быел милли премиядә алып баручылар аз сүзле булды. Узган елны бераз мәзәкләр сөйләп, халыкны көлдертеп алган Рөстәм Гайзуллин да үтә тыйнак күренде. Әллә инде Уфада узган “Татар җыры”ннан соң, Гөлназ Асаеваның сүзләре оештыручыларга шулай тәэсир иттеме икән? («Татар җыры» дәрәҗәсендәге чараны «банкет дәрәҗәсендәге» шаяртулар бизәргә тиеш түгел. Ярар, әгәр ул аңа кызык тоела икән, мәзәкләр булсын да, ди. Әмма артистларның дәүләт тарафыннан бирелгән мактаулы исемнәрен бутау, аларны имиджлы чарада әйтеп бетермәү, яки, әйткән очракта да, мыскыллы тонда әйтү – алып баручының үз эшенә әзерлексез килүе турында сөйли. Үзеңне артикуляцияң һәм сүз байлыгың белән шөгыльләнер алдыннан эрудицияңне дә үстерергә кирәк. Банкетларда уңышлар!» – дип язган иде Гөлназ Асаева.) Әллә Милли премиядә тыйнаклык, зәвыкны өстен күрделәрме? Алып баручылар артистларны җиңүләре белән генә котлады. Шулай да Эльвира һәм Рөстәм тандемын уңышлы дип атарга була. Тәҗрибәләре дә бар. Оештыручылар радиода булган талантларны һәр елны шулай бәяләп торсыннар дигән теләктә калабыз. 

Премия 7 бүлектән торды. Һәр бүлек алдыннан махсус әзерләнгән видеоязмалар күрсәтелде. Гасыр, ел, ай, көн, сәгать, минут, секунд. Алып баручылар шушы төшенчәләр турында уйланды да инде. Ә менә видеоязмалар белән җырлар арасында бәйләнеш бөтенләй аңлашылмады. Экраннарда Сөембикә образында Дилбәр Фәиз күренде. Сүз уңаеннан, видеоязмаларда еш кына кадр артында калучы радиохезмәткәрләрне күрү сөендерде. Нәкъ алар Милли премиягә миллилек өстәде, тамашачының тарихи белемнәрен дә яңарттылар. Дилбәр Фәиз Казаныбызга нигез салынган Х гасыр турында сөйләде. Соңгы кадр ай һәм кояш булды. Ярый әле капкадагы ай һәм кояшны төшергәннәр. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның “Ай кояш” җырын ничектер тәкъдим итәргә кирәк бит. Шушы капка булмаса, сәхнәгә чыга алмыйча торырлар иде. Экрандагы видеолар һәм алып баручыларның сценариясе бер тормыш белән, артистларның чыгышлары икенче тормыш белән яшәде. Премияне нәкъ шушы пар башлап җибәрде. Узган елны иң тыңгысыз дуэт буларак танылган Шәрипҗановлар сәхнәне кыздырып җибәрде. Илсур белән Гөлназ бии-бии җырлады, менә ичмасам энергия, күз тимәсен. 

“Моннан соң Ришат Төхвәтуллин 3 медляк җырларга тиеш дигән идем”
Илназ Баһны танымыйча тордым әле. Беренчедән, эшләпәле җырчы күргәч, шунда ук Асаф Вәлиев, Мөнир Рахмаев, Виталий Агапов искә төшә. Илназ да шушы образга күптән кызыгып йөргән. “Сәхнәгә эшләпә киеп чыгу хыялым күптән бар иде”, - диде ул. Икенчедән, Илназ Баһ булган җирдә Гүзәл Идрисова да булырга тиеш кебек.
- Гүзәл балалар белән өйдә калды. Гаилә елы булгач, бар гаиләбез белән чыгыш ясарга теләгән идек. Безнең гаилә гимныбыз да бар, - ди Илназ. Ләкин “худсовет” “Син миңа чит инде” җырын сайлап алган. Илназ Баһ белән бергә яшьләр дулкынына Раяз Фасыйхов та кушылды. “Сине яратам” җырын башкарды. Бу җырны ул көй авторы Радик Шәрәфиев белән бергә җырларга тиеш булган. Әмма: “Радик гитарасын онытып калдырган, шуңа премияне алырга гына килгән. Җырларны атап язмыйлар. Бу яшьләрнеке, бу картларныкы дип әйтү дә дөрес түгелдер. Һәр җыр үз тамашачысын таба”, - диде Раяз. Филүс Каһиров та дәртле җырларының берсен башкарды. Быел оештыручылар күбрәк шундый җырларга тукталганнар. Сүземә кушылып: “Филүснең дә, минем дә җыр күңелле генә. Моннан соң Ришат Төхвәтуллин 3 медляк җырларга тиеш дигән идем. Ришат та юк”, - ди хезмәттәшен сагынып Раяз Фасыйхов. Чыннан да, Милли премия быел Ришатларсыз гына үтте. Ришат Төхвәтуллин да, Ришат Фазлыйәхмәтов та булмады. 

“Мин барыбер алай эшләмәс идем”
Лилия Хәйруллинаны рәсми рәвештә декрет ялыннан чыгуы белән котларга мөмкиндер. Быел Лилия дә премия лауреатлары рәтендә. Аның белән сәхнә артында бераз сөйләшеп алдык. Бер елны премиядә җырчылар Лилиянең “Алтын йолдыз”ын да ватканнар икән.
- Бик яхшы хатирә дип әйтмәс идем. Кәеф төште бераз. Әмма алтын йолдыз ватылганга түгел, ә гримеркада булган җырчыларның үз гаебен танымавына. Мин җырлап бетергәч, статуэтканы бүлмәдә калдырып чыгып киткән идем. Янәдән бүлмәгә кергәч, өстәлдә бер ватык “Алтын йолдыз” сыны гына ята иде. “Алтын йолдызлар”да махсус язулар булмагач, кем җитешкән, шул алып калган инде. Миңа шул ватылган статуэтка калды. Мин барыбер алай эшләмәс идем. Әгәр ваткансың икән, гафу үтенәсең инде. Барыбер кешелеклелекне саклап калырга кирәк. Әмма мин ачу сакламыйм. Шул ватылган “Алтын йолдыз”ымны әле дә саклыйм, - ди Лилия Хәйруллина.

Сүз уңаеннан, “Җылыт” җырының авторы Гүзәлия дә Милли премиядә бүләкләнде. Ул бу җырны Лилия Хәйруллинага бүләк иткән. Әйе, җырны бүләк итү хәзер дә бар икән. Җырның сүзләре һәм көйләре авторларын бүләкләү “Болгар радиосы” премиясен аерып торучы матур гадәт. 
- Милли премияне көй авторы буларак алу күңеллерәк. Үземне җырчы дип атамыйм, мин – автор-башкаручы. Төрле стильләрдә иҗат итәргә тырышам. Җырчы бит җырга үз төсмерен бирә, әле аранжировка да бик зур роль уйный. Милли премиядә аранжировка ясаучыларны да бүләкләр идем. Җыр – ул күмәк эш. Анда көй һәм сүзләр авторлары, башкаручы, студиядә эшләүчеләрнең хезмәте чагыла. Дөрес, хәзер җыр авторларына игътибар җитеп бетми. Премияләр күп, әмма “Болгар радиосы” премиясе генә авторларны да хөрмәтли, - ди Гүзәлия. 

Быел Милли премиядә иң еш бүләкләнгән сүзләр авторы Гөлфия Шакирова булды. Ул сәхнәгә 6 тапкыр чыкты. Аннан шагыйрә Айгөл Вәлиуллина да калышмый. Аның 4 җыры җиңү яулады. Көй авторлары арасында беренчелекне Айдар Тимербаев белән Риваль Хисмәтуллин бүлә. Аларның өчәр җыры Милли премия лауреаты булды. 

“Җырчылар бер кибеткә йөри, ахры”
Илсөя Бәдретдинова Казан концертыннан очып кына килгән, күрәсең. Җыры да “Аэропорт” дип атала. Илсөя Бәдретдинованың төркеме елдан-ел ишәя бара. Сәхнәгә бер самолет экипажы чыкты, билләһи. Җырчыны ал күлмәге аерып торды. Гомумән, быел премиядә һәр җырчының киемендә диярлек ялтыравыклар иде. Бер кибетләргә йөриләр, ахры. Гәрчә, 2025 елны яшел төсләрдә каршы алырга киңәш итәләр. 

Элвин Грей премиядә мәрхүмә Вәсилә Фәттахова репетуарыннан “Туган як” җырын башкарды. Легендар җырны начар башкарып булмыйдыр ул. Радик Юльякшин җырга заманча караш өстәгән. Әлбәттә, Милли премиядә Элвин Грейның автор җырлары да яңгырый ала иде. “Бу егетнең үзенең җырлары юк бугай”, - дигән фикер менә шулай тарала инде. 
 Күптән түгел генә операция кичергән Гүзәл Уразова тантананы йомгаклады. “Чирләрне үтеп, аякка басып, премиядә катнаша алдым. Хәзер барысы да яхшы”, - диде ул. Милли премия милләтпәрвәр “Алга атларбыз” җыры белән тәмамланды. Гүзәл дә бар кыенлыкларны артта калдырып алга атлый. 

Соңгысы: Милли премиядә артык сүзләр булмады, чамасын белеп кенә сөйләделәр. Башкаручылар исемлегенә дә сораулар юк, әмма өстәргә теләгән җырчылар бар, әлбәттә. Яшь башкаручыларга да урын бирү премиянең матур гадәтенә әверелде. Сәид Галиуллин һәм Рөстәм Хөсәенов кебек сәләтле яшьләр булганда, киләчәк өметле. 

Җиңүчеләр исемлеге:
1.    Салават Фәтхетдинов
2.    Гүзәл Уразова
3.    Зәйнәб Фәрхетдинова 
4.    Әнвәр Нургалиев 
5.    Илсөя Бәдретдинова 
6.    Элвин Грей 
7.    Рифат Зарипов 
8.    Филүс Каһиров 
9.    Винера Ганиева 
10.    Вадим Захаров 
11.    Марат Яруллин 
12.    Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар 
13.    Алсу - Азат Фазлыевлар 
14.    Ильшат Сафин 
15.    Илназ Баһ 
16.    Игорь Дмитриев һәм Ямьле 
17.    Энҗе Шәйморзина 
18.    Илфир Искәндәров 
19.    Гөлназ Асаева 
20.    Зәринә Хәсәншина 
21.    Сиринә Зәйнетдинова 
22.    Раяз Фасихов 
23.    Зинира-Ризат Рамазановлар
24.    Лилия Хәйруллина 
25.    Альберт Вәлиуллин 
26.    Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева 
27.    Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев 
28.    Эльмира Кәлимуллина 
29.    Гөлус Хәбибрахманов 
30.    Марина Карпова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Руслан кираметдинов кына лаек

    Мөһим

    loading