Яшь автор-башкаручы, алып баручы, “Татар радиосы” диджее Миндияр Шәймардановны күпләр белә, әле күптән түгел табадан төшкән “Бер кош сайрый” җырын исә яше дә, карты да көйләп йөри.
Ә аның тормыш юлын, балачак хатирәләрен кемнәр белә икән?
- Балачактагы һәм хәзерге Миндияр нинди ул?
- Урамнан, уеннан кайтып керми торган идем мин. Уенчык бүлешеп, сугышып та йөргәнмен заманында. Әбиләр сүзенә ышансак, бин бик чая булганмын биш яшькә кадәр...
- Ә биш яшьтән соң нәрсә үзгәрде?
- Әти-әни аерылышты, без Теләче районы Ямбулат авылыннан әнинең туган җиренә – Алан авылына күчендек. Олыгаеп киткәнмендер күрәсең, шуклык та качкандыр бераз. Бу вакыйгалар кечкенә балага йогынты ясамый калмагандыр. Күңелемә якын ала идем бөтен нәрсәне, кызлар сыман бик нечкә күңелле идем мин мәктәптә укыганда. Кешегә ялгыш сүз әйтергә, үпкәләтергә курка идем. “Сугышып йөрмә. Кешене рәнҗетмә” дип үстерде. Тора-бара тормыш “катырак” булырга өйрәтте. Һәрбер әйткән сүзгә үпкәли башласаң, егылып үлергә дә күп кирәкми. “Кеше сүзе кеше үтерә”,– дип юкка гына әйтмәгәннәр инде.
- Шул чорларда әти тәрбиясе җитеп бетмәде, дип уйламыйсыңмы?
- Әти тәрбиясе бик кирәк иде. Әниләр бит инде ул: “сугышмасын, теләсә-нишләп йөрмәсен”,– дип тукып, борчылып тора, ә әтиләр башка төрле киңәш бирә. Миңа да: “Үзең өчен җавап кайтара бел, нык тор, кирәксә, сугыш”,– дип әйтер кеше җитми иде янда. Хәзер дә әти сүзе кирәк вакытлар шактый булгалый...
- Әтиегез белән аралашмадыгыз, димәк? Үкенеч калмадымы?
- Үкенәм. Әти үләргә бер-ике атна кала миңа шалтыратты, аңа кадәр нәрсәдер булып, “бүтән синең белән сөйләшәсем килми” дип трубканы өзеп куйганым хәтердә. Безне күрергә дип авылга да килгән иде, мин чыкмадым... Хәзер шул 15 яшьлек Миндиярны якасыннан тотып, әтисе белән сөйләштерер идем, тик, кызганыч, үткәнне кире кайтарып, нәрсәнедер үзгәртеп булмый.
- Син бит әле анда бөтенләй бала булгансың, 15 яшь...
- Әйе, еллар узып, үзеңнең гаиләң барлыкка килгәч, әти булгач кына күп нәрсәне аңлыйсың икән ул.
- Төшләреңә кермиме әтиең?
- Күптән кергәне юк. Кызым тугач, ап-ак күлмәкләрдән елмаеп-көлеп кергән иде, шатлануы булгандыр, күрәсең. Аңа кадәр бакыйлыкка күчкәннән соң ук борчылып-елап кергән иде. Аның гангрена башланып, аягын кискәннәр иде. Шул аякны әллә күмәргә онытканнармы икән, дип борчылып, әби белән белешеп йөргәнем хәтердә. Күмелгән булып чыкты.
Балалар үзара төрттерергә, котыртырга да ярата. Сине дә кечкенә вакытта гаиләң тулы булмаганлык белән чеметтереп алалар идеме?
Әти булмаганлыгы кыерсытулардан да сизелә иде. “Әтисез, димәк, моның яклар кешесе юк”,– дигән мөнәсәбәт сизелә иде мәктәп чорында. Елмаган чаклар да, әнигә кайтып әләкләгән вакытлар да булды. Әни аңлый, хәлгә керә иде, әмма мәктәпкә барып бервакытта да “разборка”лар оештырып йөрмәде. Икетуган абыйларым бар иде, еш кына мине яклап алар чыкты. “Берәрсе тисә, кыерсытса, әйт”,– диләр иде. Үсә төшкәч, үземне-үзем якларга өйрәндем. Менә шул вакытларда әти сүзе бик кирәк булган инде ул.
- Кызыңа нинди тәрбия берергә тырышасың?
- Кызлар бик йомшак була икән ул, үзен якларга-сакларга өйрәтәм. Балачакта миңа җитеп бетмәгән ата тәрбиясен һәм назын һәрвакыт бирерггә тырышам.
- Хатының белән ничек таныштың?
- ВКонтакте аша таныштык. Төгәл датаны әйтә алмыйм, әмма ул чорда әле “Синең карашларың” җыры язылмаган иде. Хәтерлим, календарь битләрендә 2016 елның февраль ае, мин автобуста кайтып барам, ул вакытта әле машина да юк. “ВК”да кемдер “лайк” куйды, шунда ук кереп карадым – Ләйлә. Ике дә уйламыйча, башлап үзем яздым. Фотосурәтләрен карап чыктым, матур кыз, ошаттым мин моны чөнки. “Сәлам. Ничек хәлләр?”,– дигән баналь смс-хәбәр белән башланып китте аралашу тарихыбыз. 1-2 атнадан соң очрашуга чакырдым.
- Тәүге күрешүегезне дә сөйлә инде.
- Авылдан килешли үзәктә калдым, сумка-сумка кишер-бәрәңге, йомырка... Свиданиегә болай барып булмый бит инде. Дус егетләргә пакетларны алып китәргә куштым, үзем Ләйлә белән очрашуда калдым. Казан урамнары буйлап катып-өшеп йөрдек, көне бик салкын иде. Кинога барырга тәкъдим иттем, бу “юк” дип тә әйтми, ризалашмый да. Бер җавап та булмагач, “Ярар, әле синең белән тагын очрашабызмы-юкмы, акча яңа калыр”,– дип туры бәреп әйттем һәм таксига утыртып кайтарып җибәрдем. Беләсеңме, хәтта таксига да түләмәдем шул вакытта. Мине дә аңлап була инде, студент бит, акча артык күп түгел. Әле дә беренче свиданиебезне көлеп искә төшерәбез.
- Син – танылган шәхес: атна саен банкет-мәҗлесләр алып барасың, җырлыйсың, һәрвакыт кеше янында йөрисең... Хатының көнләшмиме?
- Өйләнгәнче көнләшә иде, чөнки банкетлардан соң кызлар да языштыргалый иде. Хәзер көнләшү дигән нәрсә юк, чөнки хатыным тулысынча гаилә кешесе икәнемне аңлады. Мин кая барсам да, хәләл җефтем, балам янына өйгә кайтырга ашкынып торам. Ләйлә дә минем сыман гаилә кешесе. Бервакытта да бер-беребезгә көнләшергә сәбәп биргән юк.
- Гаиләгездә кем хуҗа?
- Без бөтен нәрсәне киңәшләшеп эшлибез, ул-бу хуҗа, дигән әйбер юк. Нәрсәдер сөйләшенмичә эшләнелә икән савыт-саба шалтырый башлый аннары. Мин хәтта яңа җыр чыгарганда да Ләйләнең сүзенә колак салырга тырышам. Аның эчке тоемлавы бик яхшы эшли, кайсы җыр хит буласын алдан ук әйтә. Хатынымны тыңламый гына, киреләнеп 1-2 җыр чыгарып карадым – “атмады”. “Чик-чирик” җырын да (“Бер кош сайрый”) беренчеләрдән булып аңа тыңлаттым. “Күтәреп алачаклар”,– диде, шулай булды да (көлә).
- Миндияр, сине халык автор-башкаручы буларак белә, ә башка кешеләрдән дә җырлар сатып алганың бармы?
- Күбесенчә репертуарымда үзем иҗат иткән җырлар, әмма сатып алынганнары да бар. Үзең язган иҗат җимеше күңелгә якын була, кайсы җирен ничек башкарасын беләсең, тоемлыйсың. Башкаларның җырын кабул итүе бераз кыенрак миңа.
- Кайсы җырларың сине танытты, дип уйлыйсың?
- “Синең карашларың”, Илназар көе, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән “Болытларга яздым исмеңне”... Бераз туктап тору чоры да булды минем, популяр җырларым артык күп дип әйтмим.
- Ни өчен иҗатың туктап торды, “янган” вакытларың булды әллә?
- Өйләнгәч, акча күбрәк гаиләгә китә башлады: торыр урын, машина кирәк. Финанс як иҗатта мөһим роль уйный икәнен ассызыклап узарга кирәк биредә. Сынган, “янган” вакытлар да аз булмады. Әтинең әнисе – Разыя әбиемнең үлемен бик авыр кичердем. Бик ярата идем аны. Студент чорда матди яктан гел ярдәм итте, беренче клибыма да (“Синең карашларың”) акчаны әбием бирде. “Телевизордан күрәсе, радиодан ишетәсе килә”,– дип гел үсендереп торды. Аның да тормышы җиңелләрдән булмады, бала кайгысын кичергән кеше ул. Ике улы үзеннән алда китеп барды: башта – әти, бер көннән соң аның бертуган абыйсы үлде... Әти ягыннан туганнар белән аралашып торабыз, Аллаһка шөкер. Үткәннәр өчен ачу сакламыйбыз!
- “Татар радиосы”на килүеңне дә сөйләп кит әле. Биредә төнлә дә эфирларга чыгарга кирәк бит, гаиләң моңа ничек карый, кыен түгелме?
- Үземне күптәннән радио алып баручы итеп сынап карыйсым килде һәм кастингка килеп карыйм әле, дип Зөлфәт Зиннуровка яздым. 31 яшемдә әлеге хыялым чынга ашты. Мин, сүз уңаеннан, киресенчә, көндез йокларга яратам. Бөтен эшләремне диярлек төнлә башкарам: китап укыйм, җырлар иҗат итәм, гитарада уйныйм. Күршеләр ияләнеп бетте бугай инде. Иртән лифтта очрагач, “Кичә матур җырладың”,– дип шаярталар. Кыскасы, мин – төн кешесе. Радиода кичке сменада эшләү кыенлык тудырмый, гаиләм дә каршы түгел, бу бит минем эшем.
- Радиода эшли башлаганнан соң тормышың үзгәрдеме?
- Ни дисәләр дә, радио популярлык өсти. Банкетлар алып барганда да хәзер җиңелрәк фикер йөртәм, тел шомарды, импровизация яхшы эшли. Алга таба яраткан эшемдә хезмәт куярмын дип өметләнәм, ягъни – иҗат өлкәсендә. Мин, мисал өчен, мебель фабрикасында да эшләп карадым, тик бу минеке түгел...
Комментарийлар