16+

“Мунча ташы” театрының автобусы “конфисковать” ителгәч...

Ягъни, соңгы көннәрдә һава торышының бозылуы гастрольләргә кузгалырга торган “Мунча ташы” театрының автобусын, кем әйтмешли, “конфисковать” иткән.

“Мунча ташы” театрының автобусы “конфисковать” ителгәч...

Ягъни, соңгы көннәрдә һава торышының бозылуы гастрольләргә кузгалырга торган “Мунча ташы” театрының автобусын, кем әйтмешли, “конфисковать” иткән.

Алай да югалып калмаганнар, буран котыру сәбәпле,  йөк машиналары белән автобуслар өчен юллар ябылса да, артистлар җиңел машиналарга утырып, Азнакайга кузгалганнар.
– Кеше гомере белән тамашачы. 19 гыйнвар көнне шуларның икесен сайлау алдында уйланып калдым. Азнакайга шалтыратам, бездә кояш көлә, нинди буран дуласын, диләр. Тәрәзәдән карасам – буран дулый. Егетләр белән бер рәткә басып, өйлә намазын укыдык та, юлга кузгалдык, – ди Гамил абый Әсхәдулла.
Әлфис Кәлимуллинның 10 еллап намазда икәнлеген белә идем, димәк, сәхнәдәшләрен дә үз артыннан иярткән. Афәрин!  
– Бездә шайта суы белән күптәннән булышмыйлар инде. Рөстәм Рахманкул да, мин дә биш еллап намазда, шөкер. Элек тә догасыз эш башламый идек. Калган егетләребез дә җомга намазларына йөриләр, бәлки, көндәлек фарызларны да укый башларлар, дип өметләнәм. Аллаһыга мең шөкер, Азнакайга авырлык күрми генә килеп җиттек. Без чыкканда буран ул кадәр көчле түгел иде, юлда бирде инде кирәкне. 
– Гамил абый, юлга ничә машина белән чыктыгыз соң? Аппаратура, сәхнә киемнәрегезне ничек сыйдырдыгыз?
– Өч машинага сыешып беттек без, сеңлем. Берсе “Ларгус”, беләсез ул җиде урынлы. Рульдә – Ринат Гәрәй. 6 ел зур фурада эшләгән егет, нинди генә юлларны күрмәгән, дигәндәй. Калган икесе джип. Берсендә үзем рульдә, икенче джипта – йөртүчебез, аңа прицеп тактык. Без инде мондый көннәргә электән әзер. 
– Азнакайга ничә сәгать бардыгыз соң?
– 3 сәгатькә якын. Түбән Камадан 180 чакрым ераклыкта ул. Иң кызыгы, барсак – чынлап та кояш! Зал тулы тамашачы. Сагынганнар! Ярый әле бураннан куркып ятмадык, көткән тамашачабыз янына килдек, дип сөенүләребез. Мунча белән буран төшенчәсе, ничектер бер-берсенә бик якын бит ул. Буранлы көнне мунча керәсе килә, урамда җилләп буран котырганда эсседә тирләп-пешеп утыруы да күпкә рәхәтрәк. Менә шулай, буранлы көндә Азнакай сәхнәсендә учак ягып, җылындык без!
– Сез кайтып киткәндә Азнакайда да буран кузгалгандыр?
– Азнакайда кунып калдык. Менә бүген Әлмәткә килдек. Иртәгә Актаныш көтә, аннары Мөслимгә. Ә 9-18 февральгә кадәр Казанга киләбез. УНИКС концертлар залында булачак “Безнеңчә...” исемле тамашабыз, эш көннәрендә кичке сәгать җидедә, ә ял көннәрендә кичке сәгать биштә башланачак, – ди Гамил абый.
Пәри туеннан да уздырып котырынган бураннардан курыкмыйча, үз тамашачылары янына ашыккан “Мунча ташы” театры егетләренә хәерле, имин сәфәрләр телибез. Казанда күрешербез!    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading