16+

Мурат Гайсин: “Бәхетле идем мин...”

Татар эстрадасы артисты һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Кайвакыт начар кәеф белән йөрсәң дә, сәхнәгә чыгуга бөтен проблема онытыла. Сәхнә белән яшим", - ди ул.

Мурат Гайсин: “Бәхетле идем мин...”

Татар эстрадасы артисты һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Кайвакыт начар кәеф белән йөрсәң дә, сәхнәгә чыгуга бөтен проблема онытыла. Сәхнә белән яшим", - ди ул.

– Җырларны кайчан яза башладың?

– 16 яшемдә. Иң беренче җырымны Мостай Кәримнең “Хыял” исемле шигыренә яздым. Башта Россиянең танылган артисты Алсу белән танышып аңа тәкьдим итеп карадым, ул җыр аңа бармагач, Башкортстандагы бер җырчыга бирдем. Минем җырларны Салават абый Фәтхетдинов белән Радик Юльякшин гына җырламый, дип шаяртырга яратам. Чөнки җырларымны башкаручы артистлар күп. Көйләрне хәзер күбрәк рояльдә язам. Гадәттә, җырлар төнлә яки кич белән языла.

– Җырыңның бәясе ничә сум?

– Быел җыр бәяләрен күтәрдем, элек 8-10 мең сум иде. Кайберәүләр: “Җыр бушка бирелергә тиеш”, – дип әйтер. Килешмим, бу бит минем эш. Мин теш табибы яки чәчтарашка барып, бушка теш куегыз әле яисә бушка чәчемне алдырыгыз әле дип сорамыйм бит. Һәр эш түләнергә тиеш, заманасы шул бит аның хәзер. Бушның атасы үлде. 

– Плагиатлык, ягъни җыр урлау белән очрашканың бармы?

– Бар. Хәтта бик танылган җырчылар да урлый. Әйтик, син “минор”да язасың, ә алар “мажор”да чыгара. Мин ул кешеләргә, популяр җырчы турында сүз барса да, җырларымны җибәрүдән туктадым. Автор бер булса, җырларның стильләре охшарга мөмкин. Әмма охшаш җырларның авторлары төрле булса, бу – плагиатлык. Яисә пентатоника турында. Биш ноталы оборотны күп җырларда ишетеп була. Аның өчен миңа бер бәйләнгәннәр иде, ләкин исбат итә алмадылар.

– Сәхнәдән кала, башка җирдә эшли алыр идеңме?

– Юк, минем урыным – сәхнә. Сәхнә мине яшәтә, миңа көч бирә. Кайвакыт кибеткә ипигә кергәч, чиратта торган апалар танып алып исәнләшә дә шундук күңелем күтәрелә. Сәхнәгә чыккач, елыйсы да, көләсе дә килә. Элек алай түгел иде. Сәхнәгә ничек дөрес җырларга, үзеңне дөрес тотарга дип уйлап чыгам идем. Хәзер инде анысы автомат рәвештә көйләнгән, хәзер тамашачы белән бер дулкында булып рәхәтлек кичерәм. Кайвакыт начар кәеф белән йөрсәң дә, сәхнәгә чыгуга бөтен проблема онытыла. Сәхнә белән яшим. 

– Концертларыңның идеясен кем уйлап чыгара?

– Үзем. Төнлә уйлап ятам да теркәп куям. Аннары профессиональ сценаристлар белән сөйләшеп, киңәшләшеп матур программа төзибез.

– Хатының Альбина белән ничек таныштыгыз?

– Альбина мине концертта күреп ошатып калган да, интернетта язды. Шулай танышып киттек. Бер ел эчендә 5-6 тапкыр гына күрештек. 2010 елның  30 апрельдә Альбина белән никахыбыз булды. 12 ел гаилә булып яшәдек. Кызганыч, узган ел без аерылыштык. Эш күптән шуңа таба бара иде инде. Мин үземне идеаль дип әйтмим. Гомумән, идеаль кешеләр юк ул. Әмма үзем кешеләрне идеальләштерергә яратам. 

– Кызың Мәрьям белән күрешәсезме?

– Мәрьямгә – 2,5 яшь. Янәшә йортларда гына яшибез. Аның белән күрешсәм, үзем балачакка кайткан шикелле, ике бала кебек рәхәтләнеп уйнап ятабыз. Ул да яратуымны сизә, очрашканда “әттәкәне яратам” дип каршыма йөгереп кочаклап ала. Үзем бик иртә әтисез калгач, Мәрьям әти-әниле булу бәхетен күрсен иде, аңа булган мәхәббәтебезне тойсын иде дип телим. Ешрак күрешәсе килә, мөмкин булса, көн саен очрашыр идем.

– Хәзерге халәтеңә кайсы җырың туры килә?

– Һәрбер җыр кадерле анысы. Шулай да башыма  Шәмсия Жиһангированың шигыренә иҗат ителгән (минем өчен махсус язган!) "Сайра тургай" hәм “Рәнҗетмәгез, туганнар” җырлары килде. Аларны үзем башкарам. 

– Ә миңа калса, “Гафу ит мине” дигән җырың хәзерге халәтеңә күбрәк туры килә... 

– Килешәм. Рөстәм Гыйзәтуллин җыры ул. Хәзер бу җырны аеруча бирелеп башкара башладым. Концертымда җырлаганда, бөтен гомерем шул җырда чагылган сыман була. Аны яңадан, башкача эмоцияләр белән яздырырга җыенам.

– Нинди гамәлне гомереңдә дә эшләгәнең юк?

– Парашюттан сикергән юк, сикермәс идем дә. Вертолетта очкан юк, самолетны да авыр кичердем.

– Мурат, хәзерге вакытта сине нәрсә борчый?

– Кызыма гаилә саклый алмавым борчый. Көтелмәгән, рухи хыянәткә күңелем әрни. Хатын-кызларга бөтенләй ышана алмыйм хәзер. Мин дөреслек яклы, гаделсезлекне күтәрә алмыйм. Кеше булып калыйк. 

– Үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?

– Бәхетле идем мин. Кызым тугач, аның белән яшәгән вакытым иң бәхетле мизгелләрем булды. Хәзер дә үземне бәхетсез дип әйтергә ярамый. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау. Аерым яшәсәк тә, якыннарым сау-сәламәт, Аллаһка шөкер.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading