16+

Җырчы Лилия Хәйруллина: "Талчыктым, һава җитмәде..."

Бәби алып кайтырга җыенучы җырчы Лилия Хәйруллина йөклелек чорының ничек узуы турында сөйләде.

Җырчы Лилия Хәйруллина: "Талчыктым, һава җитмәде..."

Бәби алып кайтырга җыенучы җырчы Лилия Хәйруллина йөклелек чорының ничек узуы турында сөйләде.

“Беркөнне, артык талчыгу сәбәпле, хәлем китә язды. Һава җитмәде, йокым килде (бу вакытта мин өйдә түгел идем), тирә-якта кеше күп... аппетитым бозылды... бераз башым әйләнде...

Үз хәлемә кайту өчен ике көн вакыт кирәк булды. Организмның никадәр бирешүчән булуы гаҗәеп күренеш. Мөгаен, һәр авырлы хатын-кызның тизрәк бала табу теләге, корсак белән йөреп арган мизгелләре буладыр. Мин бу халәттән бик нык ардым дип әйтә алмыйм. Бәлки бу тиздән җәй җитү белән бәйледер. Кояш һәм йомшак җил хәлне җиңеләйтә. Кәбестә кебек киенәсе дә юк. Кайвакыт башкалар минем авырлы икәнемне белми дә сыман. Ләкин үземә видео һәм фото аша читтән карасам, көләсе килә. Карбызга әверелгәнмен икән бит! 

Актив буласы, йөгерәсе, сикерәсе килә. Элек фитнес белән шөгыльләнүем үзен сиздерә. 
Әлегә мин 5 кг авырлык җыйдым. 

Көтәм...
Миңа язылган барлык авырлы хатын-кызларга сәламәтлек, түземлек телим!” - дип язган Лилия Хәйруллина инстаграмда.

Җырчы бәбиен җәйгә алып кайтачак, Аллаһы боерса.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading