16+

Пандемия вакытында Зинира һәм Ризат Рамазановлар да тик ятмаган. Нәтиҗәсен көтәбез

Пандемия вакытында артистларның кайсы йорт сала, кайсы тавык асрый, кайсы бала ясый дигәндәй, һәркем үз эше белән мәшгуль булды. Зинира һәм Ризат Рамазановлар да тик ятмаган бит!

Әйе, бу хакта "Шәһри Казан"га үзләре сөйләде.

- Дөнья хәлен белеп булмый дип, туган ягым Сабада әти-әниләргә бер айлык 60 бройлер, Зинираның туган ягы Башкортстанда 40 бройлер алып бирдек. Спонсорларыбыз әти-әни һәм абзардагы үгез, дип сәхнәдә көлеп сөйли идек. Дөрестән дә, Башкортстанда һәм Сабада үзебез алып биргән үгезләр бар. Көз көне суйгач, акчасы булачак, Алла теләсә. Шуларны карадык, чебиләрне үстердек, ашлык белән дә булыштым, - дип сөйләде Ризат.

Коронавирус вакытында Рамазановларның тагын бер һөнәре барлыкка килгән - бәлеш пешерергә өйрәнгәннәр. "Гел гастрольдә йөргәч, духовканы сирәк кабыза идек. Камыр ризыклары пешереп рәхәтләндек", - ди җырчы.

Ризаттан "Кызыгыз Айгизәгә иптәш ясыйсызмы соң?" дип сорамыйча булдыра алмадым. "Көн-төн тырышып ясадык, нәтиҗәсен көтәбез", - дип җавап бирде Ризат. Хәерле сәгатьтә булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading