Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов тамашачыларны үзенчәлекле тавышы белән генә түгел, төпле фикерләре белән дә үзенә карата.
Әңгәмә өстәле артында күрешкәч тә, җырчы белән фотога төшәргә теләүчеләр булды. Берсенә дә каршы килмәде.
– Кешеләр килеп фотога төшәләр, үзләренең фикерләрен җиткерәләр. Вакытым булганда тамашачыларга игътибар бирергә тырышам. Миңа калса һәр артист та шулайдыр. Бу бит безнең һөнәребезнең бер рәхәт ягы. Кемдер өчен михнәттер дә. Чын йолдызларның вакытлары минутлап бүленеп куелган, аларны да аңларга кирәк. Без аларга үрелеп җитә алмыйбыз. Аларның да кәефе төшкән, арыган вакытлары була. Бертуктаусыз камера астында яшәү – бер стресс. Безгә татар җырчыларына барыбер җиңел. Башка илләрне, шул ук Голливуд йолдызларын гына карагыз. Аларның һәр адымын төшереп торалар. Безнең тамашачыбыз тыйнак әле. Аннан күп әйбер җырчының үзенә барып тоташа. Әгәр артист шәхси тормышы турында ачык сөйли икән, тамашачы өчен дә бу нормага әйләнә. Мин шәхси тормышның нечкәлекләрен беркайчан күрсәтмәдем. Тормыштагы Раяз икенче төрле кеше ул. Берникадәр шоу-бизнес белән бәйле булсам да, аның барлык кагыйдәләре белән килешмим. Хайп ясауга алынмыйм, авырганымны да күрсәтмим. Мисал өчен, мин бармактан кан алдыртырга куркам. Кечкенәдән баянда уйнагач бармакларым бик нечкә тоемлы, шуңа күрә рәхәт түгел. Бу балачактан калган әйбер инде. Әмма хастаханәгә килгәч: “Бармактан кан алдыртасым бар, куркам. Нишләргә инде?” – дип видео төшерү, кешене жәлләтү миңа туры килми. Әлбәттә, тормышның кайбер мөһим мизгелләре белән уртаклашасың, әмма бөтен нечкәлекләрне ачу – артык.
– Күптән түгел генә мактаулы исем алдыгыз. Көттегезме?
– Республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бу иҗатымны дәүләт күләмендә бәяләү дигән сүз дә. Без бит эстрада артистлары гына түгел, милли сәнгатьне дә күрсәтәбез. Төрле чараларда үзебезнең сәнгатьне тәкъдим итә алабыз. Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллинны чиста шоу-бизнес артистлары дип әйтмәс идем. Татарның профессиональ сәнгате дә, җырчылары да бар. Бу безнең милләтне милләт итеп тотучы күрсәткеч.
– Хәзер профессиональ сәнгать икенче планда калып бара бит.
– Ничәнче планда булса да, ул яши. Горурланырлык шәхесләребез, татарны бөтендөньяга таныткан кешеләребез бар. Шоу-бизнес юкка гына бизнес дип аталмый. Җырчы иҗатын уңышлы бизнес-проектка әйләндерә һәм сата. Моны да хуплыйм. Без бит һәрберебез төрле ризык белән тукланабыз, менә бу очракта да һәркем үзенә охшаган җырны тыңлый. Кайвакыт җырны 2-3 еллап эшлисең, әмма тырышлыклар акланмый. Тиз генә студиядә яздырган җыр исә бик популяр булып китә ала. Мин беркайчан да җырны “монысы – яшьләргә, монысы – урта буынга” дип иҗат итмәдем.
– Сез концертларны да еш куймыйсыз, һәр ай җыр да чыгармыйсыз. Ни өчен?
– Алты ел Казанда концерт куйганым юк икән. Сәбәпләр булды инде, хәзер зарланып торасы килми. Шулай да концерт кую теләге бар иде, тамашачылар сагындырды. Кешене шаккаттыру максатым да юк. Бу әти вафатыннан соң беренче концертым. Әни киләчәк, әлбәттә. Һәрвакытта үз урынында, әмма аңа да бик моңсу. Әтинең вафатын авыр кичердем, аңа 70 яшь кенә булыр иде. Хәзер дә уйларымнан, күңелемнән китми ул. Тик яман шешкә каршы тора алучылар бик аз. Әти җырлары белән сәхнәгә тәүге адымнарымны атладым. Мин матур, мәгънәле җырлар тыңлап, бәхетле, иҗади мохиттә үстем. Әти дөрес җырлар сайларга да өйрәтте. “Җырның сүзләренә игътибар ит”, – дип әйтә иде. Мин хәзер дә бу кагыйдәгә тугры калам. Шигырь күңелгә үтеп керергә, эмоцияләр кузгатырга тиеш. Көйне бераз үзгәртеп була әле.
– Сыйфатлы шигырьгә кытлык бармы?
– Мәгънәле шигырьләр бар, эзләнергә генә кирәк. Хәзер кайбер җырчылар турыдан-туры шагыйрьләргә: “Җиңел генә җыр телим. Шушы темага языгыз әле”, – дип мөрәҗәгать итә ала. Дөрес аңлагыз, беркемне дә тәнкыйтьләмим. Кыскасы, әти мине шигырьгә карата таләпчән булырга өйрәтте. Хәзер профессиональ шагыйрьләр генә түгел, һәркем дә үз иҗаты белән бүлешә ала. Оста каләмле язучыларыбыз бар. Күп вакыт әзер җырлар килә.
– Җырдан еш баш тартасызмы?
– Әгәр җырга битараф калам икән, димәк аны репертуарыма алмыйм. Иҗат кешесенең хисләренә кагылмыйча гына баш тарта белергә дә кирәк. Әйтә башласам, үпкәләтермен дип уйлыйм. Дәшми калсам, алмыйм. Хәзер җыр авторлары да моңа күнекте. Кайвакыт: “Гафу итегез, бу җыр күңел халәтемә туры килми”, – дип әйтәм.
– Сезнең дә җиңел җырларыгыз бар бит.
– Әлбәттә. Гел трагедия, моңсу җырлар гына башкарып булмый. Сәхнәгә “Кыр казлары” белән чыккач, берара шундый җырлар тәкъдим итүчеләр күп иде. Концерттан соң: “Энем, синең тормышың авырмы? Хатыныңнан уңмадыңмы? Ятим баламы әллә? Ник гел моңланасың”, – дигән кайтаваз килеп иреште. Шуннан соң дәртлерәк җырларга алындым.
– Әтиегезнең ярдәмен сизәсезме?
– Әлбәттә. Башта әби китеп барды. Ул зур сәхнәләрдә җырлавым белән бик горурлана иде. Үзе дә бик матур җырлаган, әмма аңа җырчы булырга язмаган. Кечкенә вакытта шук бала идем. Әби мине бераз тынычландырыр өчен тальян гармун тоттырган, ә үзе җырлаган. Укырга кергәндә күп көйләрне уйный идем. Аларның ярдәмен тоеп яшәдем. Әти сирәк кенә төшләргә керә. Канәгатьсезлек белдергәне булмады, разый дип ышанасы килә.
– Әниегезнең хәле ничек?
– Әни үзе генә авылда тора. Без аның янына кайтып торабыз. Казанга кунакка да алып киләбез. Концертларга бик яратып йөри. Әтине юксына инде, әмма бирешми Тыштан тыйнак булса да, рухи яктан көчле кеше.
– Сез пародияләрне дә оста ясыйсыз.
– Үземне пародист дип әйтмәс идем, бераз сәләтем бар. Без Филүс Каһиров белән бер бүлмәгә эләксәк, узыша-узыша сөйләшәбез. Илһам абый Шакировны үзе исән чагында сәхнәдә күрсәткәнем булды. Камал театрында юбилей концертында чыгыш ясадым. Илдар абый Хәйруллин: “Җырның бер куплетын аның шикелле җырла инде”, – диде. Илһам абый шикелле җырладым, шуннан бераз тәнкыйть эләкте. “Үзе исән вакытта даһи Илһамыбыз кебек кыланды”, – диделәр. Әмма Илһам абыйга бу алым бик ошады. Без филармониядә эшләгән дәвердә таныштык. Ул миңа: “Балтач малае, тавышың бар. Җырлап китәрсең ахры”, – дия иде. Аны да искә алдык, урыннары оҗмахта булсын.
– Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрдә кризис чоры булдымы?
– Люция белән 2007 елны кавыштык. Гаиләнең тотрыклылыгы хатын-кыз кулында, аеруча иҗат кешеләре белән. Без кайвакыт хыялый да, усал да, төшенкелеккә бирелергә дә мөмкин. Люциянең күп нәрсәне аңлый, кичерә белде. Үпкәләгән вакытлары да булгандыр. Гаиләбез Люция тырышлыгы белән саклана. Өйдәге мохитне дә ул тудыра. Кирәк вакытта “мишәр” дә була белә, кайвакыт йомшак. Ул гомерен балаларга багышлады.
– Люция ханым эшләми?
– Миңа ярдәм итә. Люция булмаса, кыенга туры килер иде. “Һәр булган ир янында аның тормыш иптәше тора”, – диләр. Бөтен булганыбыз бергә эшләп алган байлыгыбыз. Мин рәхәттә яшим.
– Кичерерлек әйберләр эшләдегез әллә?
– Юк инде. Үземне уңган ир дип әйтмәс идем. Эшләргә тырышам йә чакыртып эшләтәм. Ул анысына да күз йома белән. Гаилә тормышы бер-береңә юл куюдан гыйбәрәт инде.
– Үзегезне яратасызмы?
– Яратып бетермим шул. Үземә ышаныч җитмәгән чаклар була. Бәлки, читтән караганда алай тоелмыйдыр. Мин һәркемне дә күңелгә якын китермим. Беренче очрашуда ук кешеләрнең эчке халәтен, уйларын сизеп алам. Менә шул тоемлауга ышанам. Күңелемне белгәннәр яхшы, тугры дус булуымны белә. Яхшы гаилә дусларыбыз бар. “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”, – диләр. Минем дуслар нәкъ шундый. Без бер-беребезне тулыландырып киләбез. Дуслык авыр вакытта түгел, сөенеч килгәндә чын йөзен ача. Кайгы уртаклашыр кешеләр табыла. Ә синең өчен ихластан шатланучылар күпме? Кайвакыт “дус” булып кыланып йөргән кешеләрне якынрак тоту да хәерле икән. Бу барысы да тәҗрибә белән килә. Аллаһка шөкер, тормышымда очраклы кешеләр юк.
– Иң зур үкенеч нинди?
– Яшь чакта тырышыбрак, башка төрле эшләргә кирәк иде. Хәзер хаталарымны таныдым инде, әмма вакыт үтте. Үз командамны җыеп эшләргә дә эшләргә иде. Ялгышымны күптән таныдым, әмма шоу-бизнес тәгәрмәчен янәдән әйләндереп җибәрү бик кыен. Кешегә һәрвакыт нәрсәдер җитми инде. Тормышымнан канәгать. Әлбәттә, яхшырак яшәгән саен тагын да зуррак максатлар куясың. Әмма бу начар сыйфат түгел, максатчанлык кына.
– Сез чак кына үлемнән калдыгыз дип беләм. Хакмы?
– Казаннан Мәскәүгә чыгыш ясарга барырга тиеш идем. Самолетка утырып, юлга чыктык. Аэропорттан кузгалдык, ә самолет нишләптер күтәрелми. Идел өстеннән очабыз. Командир: “Двигатель белән проблемалар. Кире Казанга кайтабыз”, – диде. Бу зур Боинг самолеты, багы тулы ягулык... Аэропортка гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм килгән иде. Барысы да күктәге самолетка карап тора. Утыра алырмы, юкмы? Шул вакытта Люциягә: “Безнең двигатель эшләми. Бәхил була күрегез”, – дип язып җибәрдем. Йөрәк “жу” итте. Аллаһка шөкер, исән-сау җиргә төштек. Нәтиҗәдә шул самолет барыбер һәлакәткә очрады бит.
– Сезгә бәхет елмайган...
– Аллаһка ышангач, бу хәлдән бер генә нәтиҗә ясадым: “Вакытым җитмәгәндер әле”. Котычкыч юл һәлакәтеннән дә исән калучылар бар. Кемдер таеп егылып китеп бара. Кешенең тәкъдире ничек икәнен белеп булмый. Ул самолетта вафат булганнарны бик жәллим. Гомумән, мондый коточкыч трагедияләргә битараф кала алмыйм. Һәрберебез кемнеңдер газиз баласы, яратканы бит. Тормышта киеренке мизгелләр күп булды. Барысын да күрсәтеп барсам, еларлар иде. Хәзер кешеләрнең хисләрендә уйныйлар. Мин аны хуплап бетермим.
– Хайп ясаучыларга нинди карашта?
– Беркемне дә тәнкыйтьләмим. Алар шундый юл сайлаганнар. Бу минем юлым түгел шул гына. Әгәр алар “хайп” белән оталар икән, яхшы. “Җиңүчеләрне тәнкыйтьләмиләр”, – дигән сүзләр дә бар.
– Балаларыгызның да җырга сәләте бармы?
– Әни белән әти иҗат ярдәмендә танышканнар. Әни – җырлаган, әти – гармунда уйнаган. Мине беркем дә мәҗбүри җырлатмады. Балаларыма да бу мәсьәләдә ирек бирәм. Икесенең дә сәләтләре бар. Иң мөһиме бәхетле булсыннар.

Комментарийлар