Дәртле, күңелле җырлары белән татар эстрадасында урын алып торган җырчы берникадәр югалып торды һәм хәзер кире сәхнәгә әйләнеп кайтырга ниятли.
«Эх дәрт бар иде,
Киң урамнар тар иде.
Ут кебек егетләргә
Чибәр кызлар пар иде», – дип җырлый торган иде Рамил Закиров. Менә шундый дәртле, күңелле җырлары белән татар эстрадасында урын алып торган җырчы берникадәр югалып торды һәм хәзер кире сәхнәгә әйләнеп кайтырга ниятли. Яңа җырлар, клиплар әзерли. Рамил журналист кызга өйләнгән. Тормыш иптәше Илүзә җырчыга кыз бүләк иткән.
- Рамил, кайчандыр «Эх, дәрт бар иде» җырың белән атылып чыккан идең. Аннары югалдың. Нәрсә булды? - Короновирус ишекләрне шакыгач, бөтен дөнья ябылгач, эш бетте. Ул бөтен өлкәләргә дә кагылды. Аеруча да артистлар концертларсыз калды. Эш беткәч, гаиләне дә туендырырга кирәк дип, альтернатив юнәлеш алырга булдым. Онлайн бизнес белән шөгыльләнә башладым. Маркетплейсларның иң чәчәк аткан чагы. Өйдә утырган кешеләр барысы да онлайн рәвештә әйберләрне сатып ала башлады.
- Димәк, маркетплейста сатасың? - Әйе. Кытай белән эшлим. Кытай әйберләрен сатам. Дүрт төрле юнәлештәге әйберләр – автомобиль, туризм, өй һәм балалар өчен кирәкле аксессуарлар. Россия маркетплейсларына кергәндә зур акчалар кирәк. Анда 2-3 миллион белән керсәләр, Казанныкыннан 300-500 мең сумнан да башларга була иде. Чөнки 2-3 миллион акчам булмады. Шуңа мин Казан маркетплейсына гына кердем. Әйләнешләрне киңәйтеп эшлим. Әкрен-әкрен генә популяр булган маркетплейсларга да керә башладым. Максатым маркетплейсларда «топ-селлер» (яхшы сатучы) булырга түгел. Алай-болай коронавирус, локдаун кебек ситуация булган очракта, минем альтернатив керемем бар. Максатым шуны гына булдыру иде. Бүгенге көндә мин аны булдырдым һәм яңадан татар эстрадасына чыга башладым.
- Сатып алучылар күбрәк кайсы товарларыңны ала? - Әлбәттә, иң зур әйләнеше булган товарлар – бала әйберләре. Аның төрле сегментлары бар. Нигездә, арзан әйберләрне сатып алалар. Мәсәлән, балаларның соскасы өчен контейнерлар. 150 сумнар тирәсе бугай. Кыйммәт тә түгел. Маркетплейс шунды әйбер: кемдер арзан әйберне күп итеп, ә кемдер кыйммәтле әйберне аз итеп сата. Бу өлкәне ныклап өйрәндем. Әмма үземне «акула бизнеса» дип әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, бизнес – вакытны күп ала торган әйбер. Шуңа күрә иҗатка вакытым бик калмый иде. Кала иде, әмма кирәкле дәрәҗәдә түгел. Хәзер маркетплейсларда кирәкле дәрәҗәгә җиттем. Бөтен нечкәлекләрен дә өйрәндем диярлек. Товарыңны складка илтеп куйдың гына түгел. Эше күп. Сатарга кирәк.
- Маркетплейсларда яңа гына сата башлаучыларга нинди киңәш бирер идең? - Теләсә кайсы мәйданчыкта сатар өчен белем кирәк. Миңа шунысы җайлы булды. Дус егетем ул маркетплейсларда сата иде. Ул башыннан алып ахырына кадәр бөтен нечкәлекләрен сөйләп бирде. Нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Ул аңлаткач, миңа башлап җибәрергә авыр булмады. Бизнес барышында, бу әйберне дөрес эшләмәгәнмен икән дип, үзгәртә башлыйсың. Әгәр яңа гына маркетплейсларда сата башлаучыларга килсәк, аларга анализ ясый белергә кирәк. Интуиция белән генә булмый. Менә мин мондый әйбер алыр идем, шуны сатыйм әле, дип кенә түгел. Ә төптән аналитика ясарга кирәк. Шул ук бала әйберләрен алыйк. Бала әйберләре – иң конкурентлы. Һәрбер товар буенча төпле аналитика кирәк.
- Миллионлык әйләнеш эшли алдыңмы? - Әйе. Әлбәттә, миллион – ул әйләнеш. Аның чиста кереме – башка сумма. 15-20% дип алсак була. Һәрбер бизнеста шундый әйбер бар. Эшне тапшыра белергә кирәк. Синең көчле командаң булырга тиеш. Үзеңә генә авыр. Шуңа татар эстрадасына кире кайтыр өчен, беренче итеп, эшне команда җыюдан башладым. Музыка буенча җаваплы кешем – якын дустым Айнур Шәрәпов. Ул үзгәрешсез кала. Аңа 100% ышанам. Нәрсә кирәклеген, нәрсә җырларга теләгәнемне ул яхшы белә.
- Айнур Шәрәповны, Альберт Нурминскийга гына яза, диләр бит? Әллә юкмы? - Юк. Дусларча миңа да җырлар яза. Айнур – минем сөяк. Җырчы булам дисең икән, яхшы, сыйфатлы музыка булырга тиеш. Югалып торган Рамил Закировны исләренә төшерсеннәр өчен яңа материаллар өстендә эшлибез. Әкренләп гастрольләргә чыгарга исәп. «Юношеский максимализм»ны алып аттым. Элек бер 3 ай эчендә Татарстан буенча тур ясыйм дип әйткән булсам, бу – реаль әйбер түгел. Бөтен эштә тәртип, структура булырга тиеш. 3, 5, 10 елга план төзи башладым. Нинди стратегия белән барырга, нәрсәләр эшләргә кирәк.
- Кайсы хатын-кыз җырчы белән дуэт башкарыр идең? - Бу турыда уйланганым булмады. Ошый торган артистларны алсак, Илсөя Бәдретдинова бик ошый. Аннан соң Лилия Хәйруллинаның иҗаты. Бөтен җырлары да түгел, әлбәттә. Әмма ошый. Иркәнең җырлары ошый. Минем белән дуэт җыр яздыртырга кем ризалышыр икән? Уйга калдырдың бит әле син (елмая).
- Хәзер син – әти. Кызыңа ничә яшь булды? - Кызыбыз Амиләгә 2 яшь тә 7 ай булды. Исемне хатыным Илүзә белән уйладык. «Амил» минем исемнең бер өлеше, «ә» – Илүзә исеменнән. Икебездән алган исем дә түгел. Ничектер үзе килеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, исемне озак сайладык. Амилә «эшчән» дигәнне аңлата.
- Амилә нишли белә? Әйбәт сөйләшәме? - Теле иртә ачылды. Чиста сөйләшә. Татарча гына сөйләшә. Чөнки без аның белән бары татарча сөйләшәбез. Русча белми. Әле татарча сөйләшә. Менә балалар бакчасына китсә, татарча сөйләшерме? Менә шунысы бар. Чөнки татар телле балалар бакчасына йөрүче балалар үзара барыбер рус телендә аралаша. Хәзер бөтен нәрсәне күрә, аңлый, отып алырга тырыша. Кибеткә кергәч, русча сөйләшкәнне ишеткәч, татар теле тормышта кирәкми икәнлеген аңларга мөмкин. Кая гына барма, кеше белән коммуникация рус телендә. Без инде кечкенәдән аңа аңлатырга тырышабыз. Өйдә татарча сөйләшергә тиешбез, дип әйтәбез. Урамга чыгабыз икән, анда апалар белән русча сөйләшергә тиешбез, дибез. Кибеттә, хастаханәдә һәм башка урыннарда. Аллага шөкер, рус сүзләрен кыстырмый гына татарча чиста сөйләшә.
- Беренче әйткән сүзе нәрсә булды? - «Әттә» диде бугай (елмая). Хәзер ике телдә аралаштырырга өйрәтәбез өйрәтүен. «Эт» русча «собака» була, дип әйтәбез. Уен мәйданчыкларында уйнаганда балалар янына килә дә, «давай, поиграем» диләр. Амилә аптырап карап тора. Чөнки русча әйткәнне аңламый. Шуңа күрә, алдагы тормышында проблема булмасын өчен, ике телне дә белергә кирәк. Шулай да татар теленә басымны күбрәк ясыйбыз. Аннары балалар бакчасының татар телле булуын телибез һәм эзлибез. Әлегә баланы бирергә ашыкмыйбыз. Хатыным Илүзә аны «развивашкага» йөртә. Нәрсәне сиздек: татар телендә генә бара торган балалар бакчасы бик күп түгел, дигән фикергә килдек. Татар телен өйрәтүче дәүләт балалар бакчалары бар. Шәхси балалар бакчалары.
- Шәхси балалар бакчасына бирәсезме? - Шәхси балалар бакчасына бирергә уйлыйбыз. Чөнки бу – фәлсәфи тема. Бала үсеше турында бик күп укыдым, өйрәндем. Ни өчен балалар бакчасына балаларны бирәләр? Иң беренче чиратта, әни кешегә авыр. Әни кеше көне буе бала белән. Акылдан язарга мөмкин. Кайвакыт бала белән көненә 3 сәгать торып карыйм. Икенче сәгать инде арый башлыйсың. Балага 100% вакыт, игътибар кирәк. Беренчедән, әни кешегә ял булсын өчен балалар бакчасына бирсәләр, икенчедән, әни кешегә эшкә чыгарга кирәк. Тормыш шулай корылган.
Ни өчен баланы шәхси балалар бакчасына бирергә телибез? Чөнки шәхси балалар бакчасындагы бер группада 10ар бала. Ә дәүләтнекендә 30га җитә. Тәрбияче бар игътибарын, мәхәббәтен 30 балага да җиткереп бетерә аламы? Аннары финанс ягы да бар. Дәүләт балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күп түгел. Эшкә карашлары да зур түгелдер, дип уйлыйм. Минем гаепләп әйтәсем килми. Укытучыларның да аз. Минем әнием укытучы. Аның гомере буе шулай аз булды. Үзеңнең эшеңне яратсаң гына ул эшкә барып була. Мотивация юк. Шәхси балалар бакчасында мотивация бар. Хезмәт хаклары югары. Әйтик, бер баладан гына 15-20 мең сумны алып барсаң, әйбәт хезмәт хакы түләргә була дигән сүз. Шуңа шәхси балалар бакчасына бирергә телибез. - «Кызыбызны бөтенләй балалар бакчасына бирмәс идем» дип, хатын белән сөйләшәбез. Үзеңнең ресурслар, финанслар рөхсәт итсә, бирмәсәң дә була.
- Балалар бакчасында балалар белән бергә уйныйлар, үсәләр. Ни дисәң дә, үсеш өчен кирәк, дип әйтәм. - Әйе, социализация дип әйтәләр инде. Илүзәне дә аңлыйм. Ул нык арый.
- Бала туганнан соң була торган депрессия булдымы? Ничек кичердегез? - Булды бугай. Илүзәгә берникадәр җайлы булды. Чөнки мин дәүләт эшендә эшләмим. Иртән 7дә торып, кичке 5кә кадәр эшләмим. График дигән әйбер юк. Балабыз тугач, мин 2 ай гел өйдә булдым. Бала турында бик күп китаплар укыган идем. Хәтта видеокурслар карадым. Бөтенесендә дә «бала туганнан соң балага гына игътибар бирмәгез, аның әнисенә дә игътибар бирергә кирәк» диелгән. Бала өчен иң мөһиме – әнисенең тыныч, әйбәт булуы. Моңарчы мин боларны белми идем. Укыгач кына барысын да аңладым. Бала таптың да, әнине чакырдың да, үзегез хәл итегез, түгел. «Мин акча эшләргә киттем» түгел, дип әйтүем. Ә ул алай түгел икән. Бу хакта дуслар белән дә дискуссия булып ала. Дусларым арасыннан 90 % кеше аңламый. Ә мин аны аларга аңлатырга тырышам. Хатынның эмоциональ халәте баланың эмоциональ халәтенә бәйле. Аларның эмоциональ халәте бөтен гаиләнең эмоциональ халәтенә бәйләнгән. Шуңа беренче 2 ай өйдә генә булдым. Төннәрен баланы үзем карый идем. Ашатырга булганда, Илүзә янына сала идем. Ашыйсы килмәгәндә, күтәреп йөреп, йоклата идем. Илүзәгә тынычлап йокларга бирә идем. Бала темасы миңа бик кызыклы. Сәгатьләр буе сөйли алам.
- Кара әле, син идеаль ир, әти икәнсең бит. - Тырышам.
- Намазга да баскансың икән. Салават Миңнеханов белән дус булуның нәтиҗәсеме? - Әйе, Салават Миңнехановның йогынтысы булды. Ул мине: «Әйдә, әйдә, намазга бас», – дип өндәп йөрмәде. Аның белән дуслашып, аның тормышын күзәтеп бардым. Менә шул күзәтү миңа үзенең өлешен кертте инде. 5 вакыт намазны да укыйм. Илүзә дә намазда. Яулык бәйләде. Әле Илүзә миннән бер 5 ел элек намазга баскан иде. Минем намазга басканыма 1 ел булгандыр. Харам әйберләрдән баш тарттым. Дингә килү тормышымны яхшы якка үзгәртте. Элек гел ниндидер проблемалар белән яши идем. Монысы болай, тегесе тегеләй дип, аларны чишү юлын эзлисең. Ә син хәзер беләсең, барысы да яхшы булачак. Аллаһы Тәгалә үзе юлларын ача. Мәсәлән, финанс авырлыклары булганда, Аллаһы Тәгалә бер көтмәгән җирдән заказ чыгара иде. Хәзер туйлар алып баруны да туктаттым диярлек. Беренчедән, харам. Икенчедән, үземне алып баручы буларак күрмим. Популяр алып баручы буласым килми. Минем җырчы буласым килә. Төп максатым, хыялым дип әйтик, күбрәк чыгыш ясау. Туктаткан очракта да, шалтыратып, туйлар алып барырга чакыралар. Хәләл никах, туй булса гына алып барам, дип әйтәм. Туйларны алып баруны туктаткач, маркетплейсларда әйләнешем күбәя башлады. Туйлар алып баруым харам иде. Аллаһы Тәгалә барыбер тигезли. Ярдәменнән ташламый. Аллага шөкер, барысы да әйбәт.
- Сакал да үстергәнсең. - Әйе, намазга басар алдыннан, үстереп карыйм әле, дигән идем. Хәзер менә шулай сакал белән йөрим. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый. «Фу, кәҗә сакалы, кырып ат», – дип Илүзә дә әйткән иде. Миңа ошый. Шундый бер гадәтем бар. «Кырып ат» диләр икән, димәк, мин аны үстерәм. Киресен эшлим. Хәзер Илүзә күнекте. «Сиңа сакал килешә икән», – ди (көлә).
- Хәзер җырчылар да күп. Тамашачыны нәрсә белән шаккатырырга уйлыйсың? - Махсус, тамашачыны шаккатырырга телим дип, үзеңә туры килмәгән әйберләрне эшләргә кирәк түгелдер. Мәсәлән, кешеләрне шаккатырырга теләп, Элвин Грей кебек киенә башлыйм, ди. Миңа андый киемнәр ошамый, яратмыйм. Шундый булам дип, алай эшләргә кирәк түгелдер дип уйлыйм. Теләсә кайсы җырчының үз тыңлаучысы була. Үземнең уңай якларымны булдырырга тырыштым. Мин күңелле, гаилә җанлы, юмарт җырчы буларак кеше күңелендә калырмын дип уйлыйм. Безнең эстрадада популяр, гиперактив, энерджайзер Фирдүс Тямаев. Ул беркемне дә кабатламый. Тормышта да шундый. Ниндидер образ алып, шул образында уйнап йөрми. Ничек бар, шундый. Күп кеше аңарда үзләренә якын булган якларын, сыйфатларын таба. Илсөя Бәдретдинова да беркемне кабатламый.
- Илсөядә нинди сыйфат? - Туры сүзле, мишәр, «мощный» хатын. Хатын-кызлар гомер-гомергә лидер булган. Мин аны дөрес әйбер дип уйламыйм. Гаиләнең башы ир-ат булырга тиеш. Әмма заманасы шундый булган. Яшерен-батырын түгел, безнең гаиләдә дә минем әни – лидер. Соңгы сүз хатын-кыз артында булган. Үзеңнең тамашачыларыңны табып, аларны шаккатырыйм әле дип эшләргә кирәк түгелдер. Бәлки, киләчәктә фикерем үзгәрер.
- Гастрольләрне кайчан көтәбез? - Бер ярты елдан соң.
- Уңышлар! – Рәхмәт!
Эльза Газизова, "Интертат"
Комментарийлар
3
0
Мин Бер Дэ килешмим имеш гос.садикта карамыйлар,игьтибар житми,наоборот анда карыйлар даже 30 бала булсада,вот част.садиктан килгэн балалар абсолютно бернэрсэ Эшли белмилэр,даже элементарный эйберен Дэ белмилэр,ул част.садиклар акча убыры гына,акчасы тулэгэнме булган кене буе уйнап ерилэр шунда,гос садикта хотя бы горшокка,киенергэ эйрэтэлэр самый элементарный эйберлэрне ,хэрефлэргэ хэтле ,башкасын эйтмимдэ,ул част.садикка биру кешедэн аерылу имеш байлар дип эйтулэредер инде!!!!!!!!!!!
0
0
2
0
Частный садикларда хезмәт хакы гос садикларга караганда да түбәнрәк, һәм тәрбия, мәктәпкә әзерлек тә түбәнрәк, наивный кеше бу
0
0
0
0
Узен курсэтэсе килэ инде
0
0