Римма Никитина яңа клибы чыккач, тамашачы күңелендә туган барлык сорауларга да ачыклык керәчәк дигән иде, сүзендә торды. Аның алты айлык гомер юлын үткәндәге сынаулы көннәрен без дә экраннар аша аңа кушылып бергә кичердек.
Ләкин җырчыга яудырасы сорауларыбыз әле шактый икән... Римма белән кара-каршы утырып сөйләштек.
– Бу көннәрдә сорау арты сорау язалар, рәхмәт, минем иҗатымны яраткан тамашачым шәхси тормышыма, кичергән сынауларыма да битараф түгел. Аларның мине рухландырып, алга барырга көч биреп язган сүзләреннән шуны аңладым, мин ялгыз түгел – туганнарым, дусларым һәм яныма кыя булып басардай киң йөрәкле тамашачыларым бар, мин алар булганда һичшиксез икеләтә көчле!
– Клиптагы герой, чынлап та, сине яраткан, синең йөрәгеңне яуларга теләгән егет үземе?
– Әйе! Ул! Һәм ул менә шундый. Бу хакта әнидән кала әлегәчә берәү дә белмәде, хәтта туганнар да! Дус кызларыма да, сәхнәдәшләремә дә әйтмәдем. Клипны карагач, абый: “Менә ни өчен Римма егете белән таныштыруны гел кичектерә килгән икән, хәзер аңладым, молодец, юлның иң авырын, әмма йөрәге шулай кушкан икән, дөресен сайлаган. Хәлдән килгәнчә без дә ярдәм итәрбез, без – бертуганнар, димәк, бер йодрык булып яшәргә тиешбез!” – дигән. Егетем үзе дә, туганнарым белән танышыр өчен аягына басканны көтте. Төрле сүзләр килеп ирешә, артымда чыш-пыш килүчеләр дә бар. Кеше сүзләренә бөтенләй дә исем китми. Аллаһы биргән язмышлардан кемнең качып котыла алганы бар? Сынау килгән икән аны кичәргә, язылган язмышларны горур үтәргә кирәк, егетемә дә шулай дим. Иң мөһиме – алга бару. Без – бер-беребезгә терәк, димәк, барысын да бергә җиңәчәкбез. Куркып калмагансың, сокланам, диючеләр дә күп. Язмышларны бәйләү дә, берең тезләнгәндә икенчең ярдәм кулы сузу да уен эш түгел, һәрхәлдә ахырын да уйларга кирәк. Егетем Наил исемле, аның яраткан сүзе – ярый әле син бар, Римма! Шулай ди ул миңа. Күп егетләргә бик авыр, ләкин аларны алга җитәкләп барырга минеке кебек Риммалары юк шул, ди. Очрашканбыз, табышканбыз икән, димәк, юкка түгел.
– Әйдә танышуыгыз тарихын башыннан башлап сөйлә, зинһар. Озак көттек, өтерен дә калдырмыйча тыңларга без күптән әзер.
– Узган елның гыйнвар аенда ул миңа хат язды. Наил блиндажда минем фотоларны карап утырганда, иптәш егете, их, бу гади генә кыз түгел бит, сиңа борылып та карамаячак, үзенә хат язсаң да укымас, укыса да иртәгәсен үк онытачак, аңа синең кебек гашыйк егетләр муеннандыр, дигән. Икесе хәйләгә керешкәннәр, Римма, синең җырларыңны бөтен Европа тыңлый бит, дип миңа хәрбиләрнең үлеп бетеп минем җырларымны тыңлауларын видеога төшереп җибәргәннәр. Ничек күңелең булмасын моңа, ут эченнән чыккан егетләр хәл алган арада синең җырларыңны тыңлап юаналар икән, йөрәгеңә бал бит бу! Башта мин аңа, энем, кайт кына, иң матур кызны сиңа кәләш итеп димлим дип сөйләшә идем. Шул шаяру үз башыма кабар дип кем уйлаган? Ул чакта да, юк, миңа син генә кирәк, диде. Мине концертлар белән чакырды һәм мин аңа барырга сүз дә биргән идем, ләкин ниятем тормышка ашмый гына калды. Тик, беләсезме, Наилне мәхәббәт фронтында мине яуларга гел көч биреп торган дусты яуда шартлап, батырларча һәлак булган... Без аны гел искә алабыз, исән булса туебызда шаһит булып утырачак иң кадерле кунак иде дә бит...
– Наилне әйтәм, бик тәвәккәл егет! Ерактан торып йөрәгеңне барыбер яулады.
– Наил минем тормышыма җитди үзгәрешләр кичергәндә килеп керде. Казаннан Мәскәүгә күченгән чагым, анда үз продюссерым бар, яңа проектка алындык, көннәр буе яңа җырлар өстендә эшлибез, планнарым да зурдан – рус эстрадасында таныласым килә. Сентябрь ае бу, Наил кайтып төште. Мин аны каршы алдым, бик матур күрештек. Утырып сөйләштек, ул хисләр, эмоцияләр... Бер-беребезгә бик якын икәнлегебезне тагын бер кат аңладым. Эшем Мәскәүдә булгач, гел ике арада йөрелде, йә мин кайтам, йә ул килеп җитә дигәндәй. Аның Казанда документ эшен җайлап бетерәсе бар иде. Октябрь ае да шулай үтте безнең. Мәскәүдә яшәлгән көннәрем, Наилгә шалтыратам, телефонын алмый. Аптырадым. Бөтенләй сүндереп куйган. Утка сикереп төшкәндәй булдым. Бер урында тыныч кына басып тора алмас чиккә җиткәч, продюссерыма, мин барысын да ташлап, Казанга кайтып китәм, мин аңа кирәгерәк, мәйтәм. Тегене корт чактымыни, акылдан шашар чиккә җитте, ничек кенә үгетләмәде, сүгеп тә карады, хәтта миңа үпкәләде дә. Шул кадәр эшләр эшләнгәч, никадәр авырлыкларны җиңгәч, рус эстрадасына аяк баскач, кире борыл әле... Аллаһы әгәр дә Мәскәү сәхнәсендә миңа танылырга язган икән, иртәме-соңмы, мин чишмә кебек тигез җирдән дә барыбер тибеп чыгам – җырчы булып танылам, әгәр дә язмаган икән, бу тырышуларым да юкка гына булачак дип, язмышыма кочак җәеп каршы йөгердем. Кайтып төшсәм, Наил үз эченә бикләнгән, дусларыннан да, миннән дә борылган, дөньясына кул селтәгән – сынган мәле. Миңа күтәрелеп карады да, үзенең күзләре яшьле, мин сиңа тиң түгел, минем өчен тормышыңны җимермә син, ди. Ах, әле син шундый уйлар белән яшисенмени, мине яратсыңмы, үзеңә кияүгә чыгуымны телисеңме, бергә никадәр юл үттек, кешеләргә ышанычыңны, тормышның ямен күрмисең икән, киттек психологка, күзләреңне ачар ул синең, дип, мин аны шул минутта ук табибка җитәкләп чыгып киттем. Психологка бер генә бармадык, шактый шакыдык ишеген. Беләсезме, монысы да табигый хәл, кайткач та аларның барысы яхшы гына була да, тегендәге хис-кичерешләре ике айдан әйләнеп килеп чыга икән. Психологлар ярдәме белән шушы моментны тотып алып, уңай якка көйләп кенә җибәрергә кирәк. Шөкер, без монысыннан да имин калдык. Аннары минем Мәскәүне калдырып кайтуымда да ул үзен гаепләде. Мин тормышымда бар нәрсәдән өстен куйдым Наилне. Беләсезме, телефоннан видео элемтә аша сөйләшкәндә, үзе сиздермәсә дә, мин аның инде бер аягы юк икәнлеген сизгән, аңлаган идем, анда да куркып калмадым. Син ике аягыңа басып йөриячәксең, дидем, монысына да ирештек. Җиде миллион сумнан артыкка протезлар эшләттек. Әзер булгач, аларга басып йөрергә өйрәнергә кирәк бит. Икәү барабыз реабилитация үзәгенә, бастырам да чыгып китәм, ул монда елый, мин коридорда, бушанып кергәч, килеп кочаклыйм да, җитәкләшеп атлап карыйбыз. Булмый бит дисә, миңа өйләнергә телисеңме, мин сине бит гомерем буе күтәреп йөрергә җыенмыйм, туй күлмәгеннән загста син күтәрәчәксең мине, дим. Шулай дигәч, яшьләрен сөртә дә, тагын аягына баса. Бер генә адым да җиңел генә бирелми безгә. Шөкер, эчке ныклыгы да, минем яратуым да көч бирде бугай, ул үзе протезга тиз басарга өйрәнде. Инде тәмам ияләшеп бетерәсе генә бар. Шөкер, көн саен алга барабыз!
– Римма, синдәге батырлык, ләкин синнән мондый адым көтмәгән идек.
– Клип чыккач, Мәскәүдән продюссерым шалтыратты. Римма, мин сине хәзер аңладым, дөрес эшләгәнсең, син көчле кеше, авырлыкларны җайлагач, шалтыратырсың, мин сине көтеп калам, диде. Әни дә, балакаем, үзеңдә бар икән көч, мин синең мондый икәнлегеңне, әниең булсам да, белмәгәнмен икән, ди. Дус кызлар бөтенләй үпкәләделәр, бер сүз белән әйтсәң дә аңлый идек, кешегә чыгармый идек, диләр. Юк, мин берәүгә дә бер сүз дә әйтмәдем.
– Туганнары нәрсә ди?
– Протез аягын кигәч, әбисе-бабасы янына кайттык. Мине кочаклап алдылар. Алар миңа рәхмәт арты рәхмәт укыйлар, безнең бик бәхетле булуыбызны телиләр.
– Туй кайчан соң, туй?
– Наил белеме буенча юрист. Менә эш тапкач та, өченче йөзек белән букет бүләк иткәч тә туй көнен билгелибез!
P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз, Римма белән ачыктан-ачык сөйләштек, беркем дә белмәгән серләрнен сөйләде. Ләкин болары хакында соңрак, шуңа да безне күзәтеп барыгыз, болар турында беренче булып без язачакбыз, ләкин чак кына соңрак, төгәлрәге үз вакыты белән.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар