16+

Римма Никитина: "Әти үлгән көнне сигез тапкыр аңымны җуйдым"

Римма Никитина – эстраданың үзенчәлекле җырчысы. Күпләр аның уңышка ирешүенә, танылуына ышанмады. Әмма ул – үз көче белән максатына таба атлаучы тырыш кыз.

Римма Никитина: "Әти үлгән көнне сигез тапкыр аңымны җуйдым"

Римма Никитина – эстраданың үзенчәлекле җырчысы. Күпләр аның уңышка ирешүенә, танылуына ышанмады. Әмма ул – үз көче белән максатына таба атлаучы тырыш кыз.

– Римма, ялгышмасам, әти-әниең сине малай була дип көткән?

– Безнең дүрт яшькә өлкәнрәк бертуган апабыз Альбина бар. Шуңадырмы, әти әнигә: “Ун кыз тапсаң да, бер малай алып кайт миңа”, – дигән. Без туганчы, әни балаларының игезәк икәнен белмәгән, шуңа да малай була дип көткән. Игезәк сыңарым – 3500 грамм, ә мин 1900 грамм булып туганмын. Тугач та, кычкырмаганмын, мине үлә дип уйлаганнар. Кечкенә булгач, кулга тотарга да курыкканнар. Әни Венера исемен кушмакчы булган, ләкин әти: “Минем кызым Римма Никитина булачак”, – дигән. Игезәк сыңарым –  Тимофей исемле.  

– Җырчы булу балачак хыялымы?

– Бу күбрәк әтиемнең хыялы, ул артист булуымны теләде. Тавышым әбинекенә охшаган, әнинең әнисе нәзек тавыш белән җырлаган. Әни үзе дә матур җырлый ул. Мин көненә алты чакрым йөгерә идем. Шуңа күрә полициядә җинаять эшләре бүлегендә эшләргә теләдем. Тик мин каннан нык куркам, анализ биргәндә дә аңымны югалтырга мөмкинмен. Нәтиҗәдә Казан дәүләт мәдәният институтының иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетына укырга кердем. Вокал бүлегенә керергә акча кирәк иде, андый мөмкинлек булмады. Ә балачак хыялымны клипларымда тормышка ашырам: еш кына хәрби образларда төшәм. 

– Син бик яшьли әтисез калгансың. Әти кызы булуың, аны яратуың җырларыңда чагыла... 

– Әтием 11 ел элек 3 гыйнвар көнне 49 яшендә китеп барды. Чынлап та, мин – әти кызы. Бүгенгә кадәр әтине юксынып яшим. Әти авариягә эләккәннән соң, өч ай гына яшәп калды. Үлер алдыннан “Кабергә чәчкәләр салам” җырымны еш тыңлаган. Китәсен сизгәндер инде. Әти белән бәйле бер әйбер күңелдә үкенеч булып калды. 2011 елны каршы алырга авылга кайтам дип әтигә вәгъдә биреп киттем. Ләкин ул елны шундый көчле буран булды, әни: “Юлга кар салган, кайта күрмә берүк, китә алмассың”, – дип шалтыратты. Чөнки концертлар белән гастрольләргә китәсе бар иде. Кайтам дип китеп, кайтмавым күңелдә калды. Яңа ел төнендә телевизордан Илсөя Бәдретдинованың чыршы турындагы җырын куйганнар. Мин анда куян булып биеп йөрдем. Әти мине күреп: “Минем кызым бит бу!” – дип горурланып караган. Әти үләсе көн алдыннан Кировка концертка бардык. Клуб шундый салкын иде, аякларым берни дә тоймады. Шулчак күңелдә, нәрсәдер була ахры, дигән уй узды. Шул көнне әтинең үлгәнен төштә күрдем. Әти үлгән көнне сигез тапкыр аңымны җуйдым. Әни бу бала үлер инде, дип курыккан.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading