16+

Рината Тэй: "Ирем кайда эшләгәнен, нинди машинада йөргәнен хәтерләми"

2019 елның 25 октябрендә җырчы Рината Тэйның ире коточкыч юл фаҗигасенә эләкте. «Исән калмас» дисәләр дә, Аллаһы Тәгалә бу гаиләне ярдәменнән ташламады. Дөрес, Сагир урын өстендә, әмма алга китешләр бар. Бу хакта Рината белән сөйләштек.

Рината Тэй: "Ирем кайда эшләгәнен, нинди машинада йөргәнен хәтерләми"

2019 елның 25 октябрендә җырчы Рината Тэйның ире коточкыч юл фаҗигасенә эләкте. «Исән калмас» дисәләр дә, Аллаһы Тәгалә бу гаиләне ярдәменнән ташламады. Дөрес, Сагир урын өстендә, әмма алга китешләр бар. Бу хакта Рината белән сөйләштек.

«Хәзерге вакытта Сагирны трахеостомия тишеген ябу максаты белән хастаханәгә салдык. Сөйләменә зыян килүе шуның аркасында дип уйлыйм. Аннары апрель аенда Мәскәүгә тернәкләндерүгә барачакбыз, Аллаһы боерса. Анда кимендә бер ай булырга кирәк”, - ди җырчы.

Мәскәүнең тернәкләндерү үзәгендә бер тәүлек өчен 23 мең сум акча түләргә кирәк. Шуңа да Рината кабат халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр. “Атлаган саен акча кирәк. Бер тапкыр халыктан ярдәм сорап акча җыйган идем, бик ярдәм иттеләр. Бу юлы да акча сорарга мәҗбүрмен. Әлегә Мәскәүгә бару көне билгеле түгел. Билгеле булгач та, хәбәр итәчәкмен. Акча җыю - иң курыккан эшем, чөнки ул зур җаваплылык таләп итә. Һәр тиен өчен халык алдында хисап тотарга кирәк. Мин һәркемгә исәнлек-саулык телим”, - ди ул. 

Табиблар Сагирда динамика, ягъни алга китеш күргән. “Мондый нәтиҗәләргә чыгу – зур уңыш, ди алар. Безгә ул күренми, чөнки ирем һаман да йөри алмый, утырмый, башын тотуы да авыррак. Кайвакыт шулкадәр авыр була, күз яшьләремне мендәр генә күрә”, - ди Рината.

Сагирның башына кан саву аркасында, хәтере начарланган. “Элек кайда эшләгәнен, нинди машинада йөргәнен хәтерләми. Ләкин балачагын, хәтта укытучыларының исемнәрен бик яхшы белә. Аварияне бөтенләй хәтерләми. “Мин авариягә эләктеммени? Зыян күрүчеләр юкмы? Беркем дә үлмәдеме?” - дип сорый. Кайвакыт: “Ни өчен булды бу хәл? Мин бит беркемгә дә начарлык эшләмәдем”, - дип әйтә. Мин тынычландырам: “Безне киләчәктә зур планнар көтә! Гастрольләргә бергә йөриячәкбез, Аллаһы боерса” - дим”, - дип сөйләде безгә Рината Тэй.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Рината Тэйның Саклык банкына бәйләнгән телефон номеры +7 919 697-77-22.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аякка басырга язсын? Халык ярдэм итмичэ калмас?? Туземлек барлык туганнарына , тормыш иптэшенэ?

    Мөһим

    loading