Халык җәүһәрләре безнең арабызда, ул халыкныкы, ул безнеке. Әмма ул җәүһәрләрне барлап, кадерләп халыкка җиткерүчеләр – алар шушы асылташларны барлаучылар бит. Бу уңайдан Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның хезмәте бәяләп бетергесез. Республиканың төрле районнарындагы иң талантлы, иң булдыклы егет-кызларны кулларыннан җитәкләп диярлек зур сәхнәгә алып чыкты ул.
– Бүгенге салкын көндә, халык бик килмәс дип тә курыккан идек. Сез безнең җәүһәрләребезне, бигрәк тә Рисәнә Мостафинаны чын күңелдән яратасыз. “Балан” җырыннан соң, чыгуым табигый. Букетымда балан чәчәкләре дә бар. “Балан” җыры Рисәнә Мостафина башкаруында аерым бер тема. Җырчыны җырчы иткән җыр була. Җырны җыр иткән җырчы була. “Балан” җыры Рисәнә Мостафинаны киң халыкка таратты. Аны күпләр башкаралар. Әмма барыбер ул җыр Рисәнә Мостафинаныкы, – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты “Халык җәүһәрләре” проектының генераль продюсеры Рифат Фәттахов. Ул тамашачыларга да, җырчының үзенә дә зур рәхмәтләрен җиткерде. Рифат Фәттахов шулай ук Саба районына рәхмәтләрен белдерде. “Безнең бөек язучыбыз Туфан Миңнуллин әйткән, безне бик күп илләрдә данга күмеп тә, якташларым минем хакта бер җылы сүз әйтмиләр икән, башкаларның данлавының миңа бер тиен дә кирәге юк дигән. Бүген Рисәнәнең якташлары чыкты, бик җылы сүзләр әйттеләр. Матур биюләр бүләк иттеләр. Бу кадер хөрмәт өчен Саба районы халкына, Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – диде ул.
“Халык җәүһәрләре” проекты җитәкчесе әлеге юнәлешкә мөстәкыйльлек тә бирмәкче.
– Бу проектын икенче ел алып барабыз. Максатыбыз – әлеге проектны Рәшит Ваһапов фестиваленнән чыгарып, үзбашка җибәрү. Мөстәкыйль милли мәдәни фестиваль итеп үткәрәсебез килә. Бу проект безнең халыкка кирәк, – ди ул.
Рисәнә Мостафинаның тамашачысы да үзгә аның. Аны белгән, дистә еллар аның иҗаты белән кызыксынып яшәгән, гомер буе тугрылыклы калган тамашачылар алар. Алар әле Рисәнәнең К.Тинчурин, Г.Камал театры сәхнәләрендә концертлар куйган чакларын яхшы хәтерли. Аның моңы һәркемнең күңелендә аерым урын алган. Әнә бит залда 91 яшьлек тамашачысы да, яшьләр дә җырчының иҗатына мөкиббән.
Сәхнәнең сихри көче дә җырчыны үзеннән җибәрми әле. “Синең тугры сүзле булуыңа, синең моңына, синең чибәрлегеңә сокланмый мөмкин түгел. Сөбханалла дип карадык без. Сөбханалла Рисәнә!” – дип үзенең ихлас хисләрен җиткерде концертны алып баручы Динә Латыйпова. Бер учка җыелган асылташлардан торган бәйрәм кичәсе бер сулышта узды да китте. Рисәнә Мостафинаның концертын халык җәүһәрләре Азат Нургалиев, Миргаяз Шәрәфиев кебек талантлы егетләр дә бизәде. Асылташлар төрле булган кебек, халык җәүһәрләре дә төрледән-төрле. Аларны саклыйсы һәм яклыйсы иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар