Минем "Елама, ярсыма" җырыма яңа сулыш бирде. Мин шатмын. Җырларым яшьләргә калырга тиеш тә. Радик әле дә башка җырларым өстендә эшли, тиздән сәхнәгә алып чыгачак.
- Иҗат итү эшенә килгәндә, бер композиторга башта шигырь кирәк, ул шуңа көй яза, ә кемдер киресенчә иҗат итә.
- Миңа башта мәгънәле шигырь кирәк. Шигырьнең сүзләренә карата бик бәйләнчек мин. Шуңа күрә теләсә кайсы шагыйрь белән дә эшли алмыйм. Озак еллар Рамил Чурагол белән эшләдем, хәзер, нигездә, искиткеч шагыйрь, язучы, нәфис сүз остасы Марат Кәбиров белән хезмәттәшлек итәбез. Әйткәндәй, яхшы җыр текстын язучылар бик сирәк! Барлык шагыйрьләр дә җыр сүзләре яза алмый.
Кайбер яшьләр сүзен дә үзе яза, көен дә, аннан үзе чыгып җырлый да. Кагыйдә буларак, аннары кулны да үзенә чабарга туры килә.
- Сезнеңчә, җыр нинди булырга тиеш? Татар эстрадасында сезгә ошаган композиторлар бармы?
- Җыр яше дә, карты да җырларлык, табыннарда гөрләтеп җырлап утырырлык булырга тиеш. Илгиз Закиров, Урал Рәшитов, Роберт Тимербаев, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка композиторларның иҗатын хөрмәт итәм.
- Ни өчен Альбина Хәкимова сольный карьерасын эшләргә ашкынып бармый, үзенең аерым концертларын куймый? Аны һаман да әтисе күләгәсендә генә йөри, дип уйламаслармы?
- "Әти, син сәхнәдә булганда, мин синең яныңда гына булачакмын", - дип еш әйтә ул. Аңа нинди генә продюсерлар тәкъдим ясамады, Татарстанга да чакырдылар, әмма әлегә ризалашып бармый. Киләчәктә мин аны "Нәфисә" эстрада-җыр театрының эшен дәвам итүче итеп күрәм. Аллага шөкер, буй-сыны да килешле, тавышын да халык ярата - аның барысы да алда әле!
- Яңадан-яңа гүзәл әсәрләр иҗат итәргә илһам каян аласыз?
- Әлбәттә, халыктан, җырларымны яратып тыңлаучы тамашачымнан. Ул иҗатымны кабул итә икән, миннән дә бәхетле кеше юк! Ә аннары, кызларым, оныкларым дип янып яшим. Аларның яхшы кеше, тәрбияле булуына сөенеп бетә алмыйм. Ике кызым да иҗат юлын сайлады. Илнара, икътисад институтын тәмамлаган булса да, бүген яраткан эше белән шөгыльләнә. Мәскәүдә флорист-дизайнер курсларында укып, бүген йорт эчләрен, кибетләрне бизи, гадәти булмаган букетлар ясый.
- Иҗатыгызда кризис чорлар булдымы һәм сез аны ничек җиңеп чыктыгыз?
- Андый вакытларны хәтерләмим. Нәфисә үлгәч тә, иҗат бер генә минутка да туктамады. Җыр бит тыныч чакта түгел, я кайгылы, я шатлыклы вакытларда туа. Кайгылу чакта, онытылырга була, тагы да бирелеп эшлисең. Нәфисә киткәч, аның истәлегә, бер диск та чыгардым. Анда кергән "Исмәле җил", "Хәлләрең ничек, дип сорама" җырларын халык аеруча яратты.
-Ризван әфәнде, Сезгә иҗади ачышлар һәм концертларыгызда тулы заллар телибез. Искиткеч моңлы һәм матур эчтәлекле җырларыгыз белән халыкны һәрвакыт сөендереп яшәгез!
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар