16+

Россия Президенты Путин Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләгән

Омск казармасы җимерелгәннән соң исән калган блогер, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев Дуслык ордены белән бүләкләнгән. Бу хакта ул ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.

"В.В.Путин мине Дәүләт бүләге - Дуслык ордены белән бүләкләде. Бу катлаулы вәзгыять чорында *дуслык* төшенчәсе минем өчен аерым мәгънәгә ия. Спорт вәкиле буларак, экспедицияләрем аша, безнең берләшүебезне һәм кешеләр арасындагы бәйләнешнең саклануын күрсәтәм. Россиядә милләтләр бик күп, мине башка илләрдән дистәләгән мең спортчы күзәтә. Минем эшчәнлегем кешеләрне дәртләндерә, тынычлыкны, дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә. Мин бу бүләк өчен рәхмәтемне белдерәм һәм туган илемнең вәкиле булуыма шатмын!",- дип язган Нәбиев.

Исегезгә төшерәбез, танылган блогер Рөстәм Нәбиев моңа кадәр кулларында гына тауга менгән иде. Ул яңадан-яңа рекордлар куеп тора. «Бик азлар гына ышанды, әмма мин аны эшләдем», – дип шатлыгы белән бүлеште ул. 

Рөстәм 8163 метр биеклеккә кулларында менә. «Замана альпинизмы тарихының яңа битен яздым. Сигез мең метр биеклеккә кулларында гына күтәрелгән дөньяда беренче кеше мин», – ди ул. 

Фото: https://vk.com
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading