16+

Рөстәм Насыйбуллин өч хатын белән ял иткән

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин ялдан фото, видеолары белән бүлешеп торды.

Рөстәм Насыйбуллин өч хатын белән ял иткән

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин ялдан фото, видеолары белән бүлешеп торды.

“Өч хатын белән ялда”, - дип шаяртып әйткән сүзләрен чын итеп кабул итүчеләр дә булган. 

- Өч хатын  белән ял ничегрәк булды?
- Бик әйбәт. Без бу сәяхәткә ике көндә җыендык та, юлга чыктык. Курсташым Зәринә Хәсәншина, тормыш иптәшем Юлия һәм Гүзәлия “хатыннарым” булды инде. Өчесен дә “барлап”, “карап” йөрдем. Бик күңелле ял иттек.

- Бу шаяруны чын итеп кабул итүчеләр дә бардыр?
- Бәлки, булгандыр. Ринат Вәлиевка гына: “Синдә ике генә хатын, миндә өчәү булды”, - дип  төрттереп әйткән идем. Күрдеме икән, белмим. Ринат  абый юмор хисле кеше, ачуланмастыр дип уйлыйм.

- Рөстәм, шаяртырга бик яратасыз бугай.
- Шаярусыз яшәп булмый бит. Шулай да, телең сөйләп торса да, башыңны эшләтергә кирәк.

- Тормыш иптәшегез “хатыннарыгызга” каршы булмадымы?
- Юк инде, ул да юморны аңлый торган кеше.

- Нинди иҗади планнар белән янасыз?
- Яңа җырлар яздырабыз, Сабан туена әзерләнәбез. Сабан туйларны эшләп чыксак, фатирның дүрттән берен  түләп була. 

- Фатирыгыз ипотекадамы?
- Юк, шаяртам гына. Сабан туйлар күп эшләнде инде, түләп бетердек. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading