16+

Рәсим Низамов ник югалып торган?

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов концертларда да, телеэкраннарда да сирәк күренә башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

Рәсим Низамов ник югалып торган?

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов концертларда да, телеэкраннарда да сирәк күренә башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

– Тамашачыга ярап булмый бит. Еш күренә башласам: «Һаман шул!» - диярләр иде. Сүз дә юк, хәзер мин сирәгрәк күренәм, чөнки башка шөгыльләрем дә бар. Əмма тамашачы өчен мин бары тик җырчы. Кайда нәрсә эшләп йөрүем аларга кирәк тә түгел.

Бүгенге көндә яңа җырлар өстендә эшлим. Иҗатыма 20 ел тулды, юбилей гастроль туры хакында да уйлар бар.

Популярлык - ул стабиль булмаган әйбер, гел популяр гына булып тора алмыйсың. Мода алышына, аның артыннан халыкның зәвыгы үзгәрә, яңа җырчылар туа... Əмма, популярлык төште бит әле дип, төшенкелеккә бирелеп юкка чыкмадым. Күңелне илһам ташлап киткән чаклар булды, әмма бу - вакытлыча. Тамашачы каршына кабат чыгасың да, аларның җылылыгын тойгач, бар да үз урынына әйләнеп кайта.

Гаиләмә килгәндә, бар да яхшы. Хатыным - балалар бакчасы мөдире. Җырчы һөнәрен үзләштерсә дә, тәрбия эшен сайлады. Кече улым 5нче сыйныфны тәмамлады, ә өлкәне әле Төзелеш институтында сессиясен тапшырыа йөри. Бар да яхшы, Аллага шөкер!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен жырлавыгыз мина бик охшый,башка шогыльлэрегез булса да,сэхнэдэн китмэгез,сез катнашкан киноны да яратып карадым.

    Мөһим

    loading