- Мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Театр училищесын тәмамлаганга 13 ел булды. Ниһаять, тәвәккәлләдем. Бу хәлгә иң күп сөенүче кеше әни булды. Югары белемле булуымны теләгәндер инде. Студент булу бик кызык икән ул. Беренче көннәрдә: «Кая килеп эләктем?», «Нигә кирәк булды соң бу миңа?» - дип бик...
- Мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Театр училищесын тәмамлаганга 13 ел булды. Ниһаять, тәвәккәлләдем. Бу хәлгә иң күп сөенүче кеше әни булды. Югары белемле булуымны теләгәндер инде. Студент булу бик кызык икән ул. Беренче көннәрдә: «Кая килеп эләктем?», «Нигә кирәк булды соң бу миңа?» - дип бик аптырап йөргән идем. Бик күңелле икән. Үзе яңа, үзе иске тормыш. Иске дим, чөнки студент еллары әллә кайда калган кебек. Хәзер шуны яңартам. Яңа танышулар, һава алыштыру бик мөһим икән. Яшь егетләр, яшь кызлар «абый», «абый» дип йөриләр. Беренче курсның беренче сессиясен менә бүген (1 февраль) яптык. Аллага шөкер, койрыклар юк. Үземне бик бәхетле хис итәм. Хәтта портфель дә сатып алдым. Дәфтәр, ручканы да күптән тоткан юк иде. Аларны куллану бәхетенә дә ирештем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар