16+

Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз"

Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.

Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз"

Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.

- Үз кибетегезне кайчан ачтыгыз?

- Элек балалар киеме кибетен ачкан идем. Быелның гыйнварында хатын-кызлар киеме кибетен булдырдым. 

- Кибет ачу кыенмы?

- Җиңел түгел, әлбәттә. Ябып куясы килгән чаклар да булды. Ләкин сабыр итәргә һәм яхшыга өметләнергә кирәк. Шуны уйлап, шуның белән янып яшәргә кирәк, шул вакытта барысы да килеп чыгачак. Бизнеста гына түгел, һәр җирдә шулай. 

- Кайсысы авыррак – балалар кибетен алып барумы, әллә хатын-кызларныкынмы?

- Шәхсән миңа хатын-кызларныкы белән эшләү җиңелрәк.

- Акчасыз утырган чакларыгыз булдымы?

- Әлбәттә! Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Хәзер мин аларны елмаеп искә алам һәм ни дәрәҗәдә көчле булуымны аңлыйм. Мин кичергәннәре һәркем дә кичерә алмый. Аллаһка шөкер, мин сынмадым. 

- Аерылышу карарын ничек кабул иттегез?

- Авыр булды. Озак әзерләндем. Ике еллап.

- Татар эстрадасында кем белән дус сез?

- Беркем белән дә түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

1

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икене ел! Димәк икккеее ел алдап яшәгәнсез

    Мөһим

    loading