Артист кешегә бигрәк авыр инде. Һәрвакыт күз алдында булгач, тикшерәләр, сөйлиләр, гайбәтен дә саталар. Булмаганны да булган дип сөйлиләр.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның туганы, җырчы Айдар Фәтхетдинов турында да башка сыймаслык ялган уйлап чыгарганнар. Янәсе, Айдар вафат булган. Әле җитмәсә, бу сүзне Айдарның әнисенә җиткергәннәр.
“Үзем дә аптырап калдым. Каян уйлап чыгарганнардыр. Бу хакта әнигә Яңавыл шәһәреннән шалтыратып әйткәннәр. “Калтырап төштем”, - ди әни. Мине үлгән дип, Яңавылдагы туганнар минем янга барырга җыенган булган. Аллам сакласын, бер дә үләсе килми бит әле”, - дип сөйләде безгә Айдар.
Айдарга да, якыннарына да озын гомер, нык сәламәтлек телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар