Сиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова белән шәхси тормышы - ире белән аерылышып, яңадан кавышулары турында сөйләштек.
– Сиринә, ничә яшеңдә кияүгә чыктың?
– Айрат – беренче мәхәббәтем. Танышканда, мәктәп баласы гына идем әле. Ә ул миннән 5 яшькә өлкәнрәк. Һәрвакыт үземнән 5-6 яшькә зуррак кешеләр белән аралаштырга яраттым. Айрат белән аның икетуган апасының өендә таныштык. Аның әле игезәк сыңары да бар. Айрат белән беренче караштан ук бер-беребезгә гашыйк булдык. Ул – бик укымышлы, китап укырга ярата иде. Бик озак очрашып йөргәннән соң, 20 яшьтә Айратка кияүгә чыктым. Кызыбыз Ильвина туды.
– Ләкин өч елдан соң гаиләгез таркалган. Ни өчен?
– Яшь чак – җүләр чак, диләр. Өлкән буын бала хакына дип түзгән, яшәгән. Хәзер алай түгел шул. Яңа гына гаилә корган ике яшь йөрәк арасында төрле хәлләр булды, нәни кызыбыз белән икебезнең яныбызда аның булуы җитмәде. Икебез дә уртага салып сөйләштек тә, аерылышырга булдык. Бәлки бер-беребездән ял итеп торырга кирәк булгандыр. Шуннан соң Айрат та өйләнде, мин дә никах белән яшәдем. Ләкин никахыбыз күкләрдә язылган булгандыр, 10 елдан соң Айрат белән кабат кушылдык.
– Ничек яңадан кавыштыгыз?
– Шушы 10 ел дәверендә барыбер аралашып тордык, чөнки ул кызыбыз белән күрешә иде. Кавышуыбызның төп сәбәпчесе дә – кызыбыз. Бервакыт әтисе кинога ике билет алды, әмма Ильвина ардым дип барырга теләмәде, миңа тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Ильвина урынына кинога мин бардым. Кинода утырганда, икебезнең арада ниндидер җылылык барлыгын тойдым. Ни дисәң дә, ул – баламның әтисе, ул миңа якын, үземнеке. Минемчә, аның хатыны белән, ә минем ирем белән ике арада ниндидер бушлык, өметсезлек бар иде. Икебез дә соңгы ноктага килеп терәлгән булганбыздыр инде. “Бер киселгән икмәк кире ябышмый”, – диләр. Ә без ябыштык! Шунысы гаҗәп: аның да, минем дә икенче гаиләдә балаларыбыз булмады. Балаларымның бер каннан, бер әтидән булуын теләдем. Гел шул турыда уйладым.
– Сиринә, тагын бала алып кайту теләгең бармы?
– Әлбәттә, бар. Мин балага уздым. Ләкин салкын тидерүем аркасында дүрт айлык көмәнем төште. Табиблар, малай туачак, дигән иде. Бу югалтуны бик авыр кичердем. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Әмма өметемне өзмим, миңа 38 генә бит әле. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде дип телим.
– Иҗатка килсәк, сиңа эстрадада авырмы?
– Авыр. Бүген кешегә шоу, якты утлар, матур биюләр, дәртле җырлар кирәк. Ә минем җырларым да, күңел халәтем дә андый түгел – моңлы, эчтәлекле җырлар башкарам. Ләкин хәзерге заман тыңлаучыларына ошар өчен генә үземнең юлымнан тайпыласым килми.
– Шуңа да карамастан, син җиңел генә теләсә кайсы рольгә кереп китә аласың.
– Үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясе төшергән “Килегез, без көтәбез” фильмын әйтәсеңдер. Әйе, үземне актриса буларак сынап карарга туры килде. Һәм миңа бик ошады! Дөрес, миндә актерлык сәләте барлыгын сизә идем. Балачакта актриса булып кыланганнарым да истә. Әни дә: “Син бер мизгелдә берничә төрле образга керә аласың”, – дип әйтә иде. Узган ел балалар өчен “Золушка” әкиятен сәхнәләштердек. Баксаң, татарча гына түгел, русча да уйный алам икән бит мин! Алай гына да түгел, бии дә, бии-бии җырлый да алам икән. Ике ел дәверендә үземне бөтенләй икенче яктан ачтым.
– Сиринә, без белмәгән тагын нинди сәләтләрең бар?
– Кулдан килмәгән эш юк бугай. Бакча эшен дә, аш-су өлкәсен дә яратам. Пандемия вакытында визажистка укырга, тегүче булырга, өй ризыклары ясап сатарга уйлаган чаклар булды. Ләкин сәхнәгә чыгып кергәч: “Эх, юләр, син бит җырлар өчен яратылган”, – дип көлдем. Моң әти-әниемнән күчкәндер, икесе дә бик моңлы алар. Кайбер җырларымның көйләрен дә үзем иҗат итәм. Әмма анысы илһам килгәндә генә була.
– Бүген нинди уйлар белән яшисең?
– Бер канатым сынып, әтиемне югалтканнан соң, яңадан сәхнәгә чыгып, ничек җырлармын икән дигән борчулы уйлар бар. Тик әтием миңа көч биреп, ярдәм итеп торыр дип ышанам. Янымда пар канатым Айратым, бәгырь җимешем, тормыш чәчәгебез, кызыбыз Ильвинам, миңа җан иңдергән, минем өчен борчылып яшәүче газиз әнием, ике бертуган сеңлем, якыннарым, дусларым, яраткан эшем бар. Әгәр алар булмаса, бу кайгыны җиңеп чыга алмаган булыр идем.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 май 2023 - 11:17Без имениСиринанын жырларын бик яратабыз. Унышлар телибез 🙏
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәин
-
2 апрель 2022 - 14:14Без имениМин бик тэ яратып тынлыйм, Сиринэнен жырлавын.
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.3501
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.3200
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә.4000
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.5201
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.16000
-
6 июнь 2023 - 10:08Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан котлады Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз. Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.5900
-
6 июнь 2023 - 10:00Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?.. Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.8801
-
6 июнь 2023 - 09:18Ялгыз калгач, ашарга да пешерәсе килми Хатын белән өч ел элек аерылыштык. Ул турыда язасы килми, чөнки аерылышуны кичерү авыр булды. Тормышымның асты өскә килде, барысын да яңадан башладым.22901
-
6 июнь 2023 - 09:15"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..." Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...79714
-
6 июнь 2023 - 06:10"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз" Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде. Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...93404
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?46000
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.106726
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.131204
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.195300
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.682005
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.737901
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.47300
-
6 июнь 2023 - 14:31Күрше өлкәдә Африка дуңгыз чумасы таралган, сак булырга кирәк Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Корбан гаетенә багышланган матбугат очрашуында, республикага йогышлы терлек авыруларын кертүне булдырмау турында сөйләгәндә, сүз уңаеннан күрше Ульяновскида Африка дуңгыз чумасы авыруы таралуын да әйтеп үтте.1500
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.376608
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.250804
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.71701
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.105501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика