16+

Аккош күлендә — Сабантуй рухы: җыр, көрәш һәм бердәмлек бәйрәме

Казан бүген иртәдән үк бәйрәм сулышы белән яшәде. Аккош күле янындагы мәйданга юл тоткан халыкның йөзендә - елмаю, күңелендә - Сабан туе көткән шатлык.

Аккош күлендә — Сабантуй рухы: җыр, көрәш һәм бердәмлек бәйрәме

Казан бүген иртәдән үк бәйрәм сулышы белән яшәде. Аккош күле янындагы мәйданга юл тоткан халыкның йөзендә - елмаю, күңелендә - Сабан туе көткән шатлык.

Ишеп - ишеп яңгыр яуса да, бәйрәм рухын берни дә сүрелдерә алмады. Милли киемнәрдән килгән кунаклар, кулларына балаларының кулын тоткан әти-әниләр, читтән килгән мөхтәрәм кунаклар -  барысын да бер мәйданда татар халкының яраткан бәйрәме каршы алды.

Быел Казан Сабантуеның бер мәйданчыгы Аккош күле янындагы урман паркында урнашты. Биредә бәйрәм кунакларын Татарстанның алты муниципаль районы әзерләгән үзенчәлекле хуҗалыклар каршы алды. Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары үзләренең гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен, милли ашларын һәм мәдәни байлыгын тәкъдим итте.

Һәр йорт - аерым бер дөнья. Кайдадыр чигүле сөлгеләр җилферди, кайдадыр оста куллар агачтан бизәкләр ясый. Милли ризыкларның хуш исе еракларга тарала. Кама Тамагы районы ишегалдында кунакларны кызарып пешкән коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Биредә Сабантуйның төп мәгънәсе -  кунакчыллык, ачык күңеллелек һәм бер-береңә хөрмәт аеруча ачык сизелде.

Бәйрәм мәйданында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та булды. Ул Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков белән районнар әзерләгән мәйданчыкларны карап чыкты, бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар белән аралашты.

— Сабан туе күптән инде сабан бәйрәме генә булудан туктады. Ул - күпмилләтле халкыбызның күңеле, — диде Марат Әхмәтов. — Татарстанда төрле милләт вәкилләре бер зур тату гаилә булып яши. Сабан туе шул дуслыкны, хөрмәтне һәм бердәмлекне күрсәтә.

Аның сүзләренчә, милли бәйрәмнәрнең иң зур бурычы буыннар бәйләнешен саклау. Яшьләр тарихын, телен, мәдәниятен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Сабан туеның тантаналы ачылышы Идел буе халыкларының традицияләренә багышланган театральләштерелгән пролог белән башланды. Сәхнәдәге күренешләр аша тамашачылар Татарстанның төрле төбәкләренә сәяхәт кылгандай булды: авыл тормышы, борынгы йолалар, халык уеннары һәм милли үзенчәлекләр бер зур мәдәни тамашага әверелде.

Ә мәйданның иң көтеп алынган мизгелләренең берсе, әлбәттә, көрәш. Милли көрәш ярышларына яшьләр дә, тәҗрибәле батырлар да чыкты. Кемдер көч сынашты, кемдер батырларга көч биреп, аларны алкышлады. Сабантуйның иң кадерле күренешләренең берсе булган көрәш мәйданы гасырлардан килгән традицияләрнең бүген дә яшәвен күрсәтте.

Бәйрәм дәвамында кунакларны төрле күңел ачу чаралары, халык уеннары, сәүдә нокталары һәм милли ризыклар белән танышу мөмкинлеге көтте. Килгән кешеләр сувенирлар, кул эшләре, татар ашлары белән танышты.

Сабантуй сәхнәсе дә буш тормады. Тамашачыларны татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары сөендерде. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Марат Галимов, Марат Яруллин, Иркә, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясады.

Бәйрәмгә быел Россия АСЕАН саммиты кунаклары да игътибар бирде. Чит ил вәкилләре татар халкының кунакчыллыгын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үз күзләре белән күрде.

Яңгырлы көндә дә күңелләрне җылыткан бу бәйрәм тагын бер кат милләтләрнең бердәмлеген  дәлилләде: Сабан туе халыкның йөрәгендә яшәгән, еллар узган саен яңарган кадерле традиция.

Казан бүген бер мәйданга җыелды. Һәм анда яңгыраган җырлар, балаларның көлүе, батырларның көрәш авазы бер генә сүзне кабатлады: Сабан туе рухы яши һәм яшәячәк тә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading