16+

Сиринә Зәйнетдинова: «Җырларым-моңнарым дога булып ирешсен сиңа, әти җаным....»

15 декабря 2024, 19:02
6058
2
7
Уку өчен 4 минут

Җаннарны айкап татар моңы агыла. Милли моң. Бу моң җиhанга таралып, сихри манзара тудыра, күңелләрне иркәләп, рәхәтлек бирә.

Сиринә Зәйнетдинова: «Җырларым-моңнарым дога булып ирешсен сиңа, әти җаным....»

Җаннарны айкап татар моңы агыла. Милли моң. Бу моң җиhанга таралып, сихри манзара тудыра, күңелләрне иркәләп, рәхәтлек бирә.

Аның тавышы - сандугачлар сайравын хәтерләткән хиссияти бер моңлы чишмә. Сәхнәдә күркәмлеге, эчкерсезлеге, тыйнаклыгы hәм ягымлылыгы белән аерылып торган җырчы Сиринә Зәйнетдинова җырын суза. 

Сиринә - татар моның ярып салучы җырчы. Халыкның, милләтнең җанын саклаучыларның берсе диеп тә өстәр идем. Аның тавышы күңелнең hәр күзәнәгенә үтеп кереп, яланаяклы балачакка, хәтфә үләнле болыннарга, чиләк- көянтәле чишмә юлына, нигез йортка, әти- әни янына алып кайта, бәгырьне актара. Авылга багышлаган җырын сузганда ул әйтерсең лә әтисенә дәшә. 
"….. Әтииии..  Белсәң иде ничек сагынганымны?! ...Кочагыңа сыеныр идем исән булсаң, яңа җырларымны башкарыр идем, ә син горурланып тыңлар идең...Канәгать катыш балаңның уңышларына куану, хөрмәт хисе белән.  Мин беләм, син минем җырлавымны ярата идең бит, әтиииии. Кара әле, минем алдымда тулы заллар белән тамашачы утыра. Мине яраткан тамашачы. Татарстанымның кайсы шәhәренә, авылына бармыйм, халык җыела. Синең кызың Сиринәне тыңларга, әти... Минем җырым сиңа, күкләргә ишетеләдер сыман тоела. Сөенәсеңдер анда да. Җырларым-моңнарым дога булып ирешсен сиңа, әти җаным...." 

Сиринәнең күзләре мөлдерәмә  яшь кенә. . Моңлы җырларны башкарганда , күңел халәте , хис- тойгылары, кичерешләре, шулай ук югалту ачысы аеруча сизелә. Гади авыл кызының әтисен өзелеп сагынуы, шул төзәлмәслек йөрәк ярасы белән яшәргә тырышуы, илаhи моң булып тавышында яңгырый. 

Сиринәнең hәр җырына  авыл гадилеге, җанга якын табигате, әти- әни хакы салынган. Аның hәр башкарган җыры үзенә килешә. Репертуарын сайлаганда, көенә дә, сүзләренә дә игътибар итүе сизелеп тора. Яңалык кертәм диеп,  концертыннан шоу ясамый. Юк-бар сөйләми. Моңлы тавышы белән халык күңелен яулый. Сиринә кебекләр бүгенге сәхнәдә күп түгел. Татар моңын алга этәрүчеләр, бөтен энҗе- мәрҗәннәре, борылмалары белән башкару осталыгынына ия булган җырчылар рәтенә куям мин аны. Гадәти тормышта да сүзләрен дә, гамәлләрен дә чамалый ул. Берничә тапкыр Сиринә белән сәхнә артында очрашкалаганым булды. Тәкәбберлекнең эзе дә юк. Тыйнак холыклы, елмаючан hәм уйчан, саф күңелле авыл баласын сәнгать дөньясы яңа биеклеккә күтәргән. Бу аның җырларында гына түгел, кешеләр белән аралашу осталыгында да сизелә. Һәркемгә карата йөзе якты, күңел капкалары ачык. 

Сиринә сәнгать дөньясында күптән иҗатта кайнаган җырчы.  Соңгы араларда хитка әйләнгән "Көчле хатын-кызлар" җыры белән яңа яктан ачылды. Композитор Гүзәлиягә  рәхмәт, тексттагы мөhим сүзләргә музыкаль басым ясый белгән. Тормышның һәр мизгеле күңел җылысы белән сугарылган хатын-кыз нинди чибәр дә, көчле дә була белә икән дигән фикер тудыра.     

Сиринә Зәйнетдинованың репертуарында Гүзәлиянең җырлары шактый. Быелгы концертларында  махсус кунак булып Гүзәлия үзе дә катнаша. Татар эстрадасына иң шәп хитларны язучы автор башкаручының чыгышын да Чаллы халкы яратып кабул итте, алкошларга күмде. Фотограммаларсыз, халык алдында тере,  көчле тавышка җырлаучыларны тыңлап утыруы үзе бер дөнья рәхәте. Концертны оештыру эшләренә килгәндә, Сиринәнең продюссеры -  татар эстрадасының бөтен нечкәлекләрен белгән, тәҗрибәле hәм талантлы Динә Гәрәева. Концерт директоры - эшмәкәр ханым Айзилә Вәлиева. Туры сүзле. Төпле, кыю фикерен әйтә белә, иң мөhиме - оештыру сәләтенә ия, эшен җиренә җиткереп башкара, команданы тоя hәм тота белә. Афәрин, бу яктан да Сиринәгә бәхет елмайган! 

Концертта ләззәтләнеп, ял итеп утырдым. Гадәтем шундый, залдан чыкканда, тамашачыларның да сүзләренә колак салам. Җырчы, концертны оештыру дәрәҗәсе, сәхнәдә  барган тамаша, алып бару тәртибе турында шәhәрдәшләрнең шактый фикерләрен ишеттем: "Карале, сүзләрен сайлый белгән...Нәкъ үзебезчә җырлый....Шулкадәр тыйнак.... Өйгә үз туганым кайтып кергәндәй булды... Киемнәре дә килешле....Зал белән сәхнә арасында  нинди җылы мөнәсәбәт урнаштырды...." - дигән сүзләрне ишеткәч, тамашачылар да минем фикерне аклыйлар дигән уй килде башыма. Күңелгә рәхәт булып китте.

Җыр ул - моңлану, шатлану гына түгел. Ул- рухи тәрбия чыганагы да. Күңелләрне савыктыру чарасы да, җан авазы да. Кайбер җырлар шулкадәр көчле тәэсир калдыра күңелдә, күр әле, ничек дөрес әйтелде бит җырда диеп байтак уйланып йөрисең... 

Мин дә концерттан уйланып кайтам. Күңелемнән Сиринәнең җырларын көйлим. Кайтаваз булып аның моңы яңгырый. Ул кичке тынлыкка кергән шәhәр тормышына кушыла. Бөтерелеп яуган энҗе кар бөртекләре дә Сиринә моңы белән серләшә. Дөнья үзенә күрә бер сихри матурлыкка күмелә. Якты сагышка, моңга тулган күңелләрне Сиринә җыры  озатып бара ....
Гомер юлын җырлап үтсәң иде 
Узмасын тик юкка көнләшеп 
Яшәү матур, яшәү шундый матур 
Дусларыңа моңнар өләшеп... 
Шулай яшә, моңлы сандугач. Халкыбызның күңелен юатып, яралы җаннарга өмет утын кабызып яшә. Иҗат юлың бәрәкәтле булсын! 

Лилия Хәмидуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЛИЛИЯ, сез минем фикерләрне тулысы белән ачып салдыгыз, остәр сузләрне дә калдырмыйча рәхмәт сезгә. СИРИНӘБЕЗ ул бер генә, берәу генә, уңышлар аңа, ныклы сәламәтлек телибез!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лилия сезнен язманы укыганда куземнэн яшьлэр чыкты, шундый матур теэсирле ттеп язгансыз, кунел кылларына хэтлек утеп керде. Эйе,hичшиксез шулай, Сиринэ татар эстрада ынын монлылардан монлы сандугачы!

      Мөһим

      loading