16+

“Студент чакта йоклаганда да радио кабызып йокладык...” яки җырчылар музыкасыз яши аламы?

Бик беләсегез килсә, бүген 21 ноябрьдә “Музыкасыз көн” дип исемләнгән бәйрәм билгеләп үтелә.

Бик беләсегез килсә, бүген 21 ноябрьдә “Музыкасыз көн” дип исемләнгән бәйрәм билгеләп үтелә.

Без бу датаны җыр-моңнан башка уздырырга җыенбыйбыз, юк, ә яраткан артистларыбыз арасында кызыклы сораштыру уздырып алырга план корабыз. Алар җырларны, радионы, аудио китапларны яки подкастларны күбрәк кайчан һәм кайда тыңлый? Душ яки ванна кергәндә җырлыйлармы? Нинди төр музыканы үз итәләр? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез.

Зәмирә Рәҗәпова музыканы күбесенчә машинада тыңлый. “Рульдә барганда рәхәтләнеп җыр тыңлыйм, кушылып җырлыйм. Шулай ук аш бүлмәсендә берүзем генә булганда моңланырга яратам: йә радионы кушып куям, йә колакчыннар аша җырлар барлыйм. Ә менә душта җырлаганым да, музыка тыңлаганым да юк”, – ди җырчы, алып баручы. Зәмирә татарча ретро җырларга мөкиббән, шулай ук 1960-1970 еллардагы чит ил джазын да ярата ул. 

Миләүшә Сафина, гадәттә, җырларны музыкаль станцияләрдән һәм сирәк булса да радиодан тыңлый. “Вакытым булса, душ кергәндә дә музыка белән керәм, тиз-тиз юынып чыгасы булганда алай иркенләп йөреп булмый, әлбәттә. Күбрәк чит ил җырларына күңелем ята. Мин Америкага барып кайткан кеше, инглиз телен беләм, җырларны да аңлап тыңлыйм. Әмма күбрәк музыкасына игътибар итәм”, – дип бүлешә җырчы.

 “Музыкасыз яши алмыйм”, – дип сүз тотты үзе дә көйләр язучы Нияз Хаматшин. “Һәрбер төр музыканы яратам. Һәрберсенең үз аудиториясе бар, һәрберсе кирәк һәм урынлы. Ә аудиокитапларны һәм радионы күбесенчә машинада һәм эш урынымда тыңлыйм”, – дип бүлеште җырчы. 

Киләсе җырчы Лилия Хәйруллина төрле төр музыканы үз итә, кәефенә карап тыңлый ул аларны. “Күбесенчә машинада һәм аш бүлмәсендә җырлар тыңлыйм. Аудио киноларны тыңларга яратмыйм, кәгазьләрен үз итәм”, – ди җырчы һәм музыканың роле искиткеч зур икәнен ассызыклый. “Кәефне күтәрәсе килсә дә, бераз моңсуланып алырга уйласаң да музыка кирәк”, –  ди ул. 

“Яшьрәк вакытта машинамның “магнитола”сы булмаса, йөрисем дә килми иде. Студент чакта йоклаганда да радио кабызып йокладык. Укып бетереп, авылга кайткач, өйдәгеләр бу гадәтне оныттырды”, – дип елмая Наил Галиев. “Душ кергәндә кайчак, кәефем бик шәп булса, үзеннән-үзе җырлап җибәрәм. Рок, рептан башка барлык төр музыканы да тыңлыйм”, – дип сөйли бер көнен дә музыкасыз үткәрмәгән җырчы. 

“Музыка туйдырып жибәреп, сүндереп куйган вакытлар да булгалый, ләкин озакка тугел”, – дип сүз тотты Рамил Гәрәев. “Мин һәрвакыт музыка тыңлап йөрим: машинада да, эштә дә, поездда да, самолетта да, хәтта душта да. Татарча жырлар тыңлыйм күбесенчә, Салават абый, Вадим Захаров стилен бик ошатам”, – ди яшь башкаручы. 

“Җырларны машинада, ә аудиокитапларны, подкастларны тыныч җирдә тыңлыйм”, – ди Гөлүс Хәбибрахманов. “Душта озаклап, бутап-чутап, юынган вакытта музыка тыңлап ятмыйм, тиз-тиз чыгам. Ә менә мин  тыңлаган музыка бик төрле, минем репертуарым сыман күп кырлы”, – дип елмая җырчы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading