16+

Суд Зәлиләгә 500 мең сум штраф салган. Тагын 1 миллион булырга мөмкин...

Продюсер Рифат Фәттаховтан яшь җырчы Зәлилә белән мөнәсәбәтләрдә соңгы яңалыкларны белештек. Моңа кадәр ул суд карары чыкмыйча, бу хакта тәгаен үк җавап бирмәве турында әйткән иде. Билгеле булганча, элегрәк ул Зәлиләне продюсерлык килешүен бозуда гаепләгән иде.

Суд Зәлиләгә 500 мең сум штраф салган. Тагын 1 миллион булырга мөмкин...

Продюсер Рифат Фәттаховтан яшь җырчы Зәлилә белән мөнәсәбәтләрдә соңгы яңалыкларны белештек. Моңа кадәр ул суд карары чыкмыйча, бу хакта тәгаен үк җавап бирмәве турында әйткән иде. Билгеле булганча, элегрәк ул Зәлиләне продюсерлык килешүен бозуда гаепләгән иде.

“Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгьвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу – килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш.

Дөрес, ул суд карарларын, суд утырышларын санга сукмаска маташа бугай. Хәер, бу инде безнең проблема түгел. Суд карары булды, ул үз көченә керде. Хәзер бу эш белән суд приставлары шөгыльләнәчәк.

Реклама

Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме – 1 млн. сум. Юристларыбыз, бу эшне дә җиңәрбез, дип ышандыра”, - дип сөйләде Рифат Фәттахов.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тавыш булу аз шул, акыл кирэк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Абаууу бигерэк куркыныч кеше, шуның белән ещё горурланып сөйли

      • аватар Без имени

        0

        0

        Андый акчалар Сезгә сөенеч китерерме? Кеше язмышы белән уйнау Сезне куркытмыймы?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азрак булса ярамыймени. Кайдан ящь кызда шулкадэр акча?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Филюс Каһировларга теше үтмәде

            Мөһим

            loading