16+

Таһир Гайнуллин: "Беренче улым - Галиәскар Камал, икенчесе - Кәрим Тинчурин"

Танылган алып баручы Таһир Гайнуллинның 1 март көнне икенче тапкыр әти булуы турында хәбәр иткән идек.

Таһир Гайнуллин: "Беренче улым - Галиәскар Камал, икенчесе - Кәрим Тинчурин"

Танылган алып баручы Таһир Гайнуллинның 1 март көнне икенче тапкыр әти булуы турында хәбәр иткән идек.

Таһир улларына бик тә кызыклы исем сайлаган. Бу хакта ул безгә үзе сөйләде.

“Улыбызга Кәрим дип исем куштык. Бу исемне әнисе белән күптәннән уйлап йөри идек. Беренчесе Галиәскар Камал булгач, икенчесе Кәрим Тинчурин булсын дигән идем (көлә). Кичә Кәримгә исем куштырып кайттык”, - ди Таһир.

Гайнуллиннар өченче балалары кыз булса, Галиябану дип кушарга тели икән. Хәер, анысын вакыт күрсәтер. “Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар. Аллаһы Тәгалә ничек язган булса, шулай булыр. Кемгәдер бирми дә бит әле. Дөньялар, илләр тыныч, күкләр аяз булсын”, - диде Таһир Гайнуллин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading