16+

«Таләпчән мишәр кызы икәнен бар да белә»: Гүзәлия концертыннан соң уйланулар

Казанның УНИКС концертлар залында композитор, җырчы , продюсер Гүзәлия үзенең иҗат кичәсен уздырды. Татарстанның hәм Башкортстанның иң популяр җырчылары меңнән артык көй авторын бәйләм-бәйләм чәчәкләр белән котларга килде.

«Таләпчән мишәр кызы икәнен бар да белә»: Гүзәлия концертыннан соң уйланулар

Казанның УНИКС концертлар залында композитор, җырчы , продюсер Гүзәлия үзенең иҗат кичәсен уздырды. Татарстанның hәм Башкортстанның иң популяр җырчылары меңнән артык көй авторын бәйләм-бәйләм чәчәкләр белән котларга килде.

"Язмышыма мин бик рәхмәтле...."

Юбилей концертында кемнәр генә катнашмады! Җырчының беренче иҗат җимешләрен башкарган Татарстанның халык артисты Алсу Әбелханова, Гүзәлия иҗатында тирән эз калдырган "Заман" төркеме, соңгы араларда халык мәхәббәтен яулаган , күкрәктән чыккан моңлы тавышлы , зыялы , затлы  Башкортстан егете Руслан Зөлкәрнәевны  әнә зал ничек кабул итте. Әйтерең юк, матур җырлый Руслан. Энҗе Егорова үзенең чыгышы белән безне самими балачакка алып кайтты... Елатты да, моңландырды да, уйландырды да. 
"Розалар" җырын концертта Әнвәр Нургалиев башкарды. Килешә аңа. Образына туры килә.  "Каеннар" җыры Ләйлә Галиеваны берничә баскычка күтәреп, соңгы араларда, Татарстан белән ызандаш Башкорстанда популяр итте. Вадим Захаровны ярата тамашачы. Гади, аңлаешлы, моңлы җырчы. Татарстанның халык артисты исеменә дә чынлап та лаек шәхес ул! Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова да милләтебезнең моңлы сандугачы. Бу җырчының  чыгышын тамашачы hәрвакыт көчле алкышларга күмә. Чәчкәләрен күтәреп, Гүзәлиянең үзе кебек туры сүзле Татарстанның халык артисты Фирдүс залга чыкты. Кайда Тямаев шунда адреналин күтәрелә. Моңланып, уйланып, елап утырган тамашачыны ул сикереп басып биергә, җырларга мәҗбүр итте. Зал белән идарә итү сәләте көчле Фирдүстә. Дөбер-шатыр китерде залны, билләhи. Шәп җырчы.

Мәскәү мишәрләре Гөлнара, Ренат hәм  Марат Яруллиннарның чыгышы да бәйрәм концертына ямь өстәде. Татарстанның халык артисты Филүс Каhиров Гүзәлиянең күп җырларын башкара. Яратып тыңладым бу юлы да. "Киек каз юлы"н, миңа калса, бөтен республика белә. Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйховны да зал җылы ксбул итте. Мәхәббәткә мәдхия җырлап, күңелнең бөтен почмакларына үтеп керде. Шулкадәр тавыш , мелизмнар белән уйный ки, hәр сүзен йөрәктән үткәрә. Техник яктан да тавыш мөмкинлекләренә сокланмый мөмкин түгел. Афәрин! Аккоштай гүзәл , халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова сәхнәгә чыгуга тамашачы гөрләтеп кул чапты. Хатын- кыз җырчылар арасында тиңләр юк , дияр идем. Матур да җырлый инде. Татарстанның hәм Башкорстанның халык артисты, итәгатьле, ипле Айдар Галимовны Гүзәлиянең hәр концертында күрергә була. Ул hаман шундый яшь, талантлы, чибәр кеше.  Бер дә үзгәрми.  Татарстанның атказанган артисты Артур Минhaҗев белән Гүзәлия дуэты - эстрадага заманча стиль, зәвыкъ кертеп, hәр чыгышларыннан театр ясарга сәләтлеләр.  Хәтта тамашачы күңелендә сорау да тудыралар. Юк, бу ике артистның  hәр җыр юлын тоемлап, үзе аша үткәрергә сәләте булудан туадыр мондый фикер. 

Аннан сәхнәдә юбиляр  Гүзәлия үзе калды. Зал җырчыны тын да алмый, йотлыгып, онытылып тыңлады. Бәрхет моңлы тавышы, киң күкрәкләрдән ургылып, диварларга таралды. Кайчандыр, Чувашстанның көчле татарлары белән дан тоткан Батыр районында, ишле гаиләдә 10 нчы бала булып дөньяга килгән кыз, Казанның шушылай  зур залларын тутырып, иң популяр артистларны җыеп, үзенең иҗат бәйрәмен үткәрермен дип уйламагандыр. Сәхнәдәге hәр җырчының моңлы көйләре бәллүр чишмә суыдай тамаша залына агылды. Алкышлар, алкышлар... Гүзәлиянең иҗатын зурлау түгел мени бу?! 

Юбилей концертын бу юлы өч конферансье - Гүзәлиянең туганы, дусты, якташы Ләйсән Ветрова, Газинур Фәйзуллин  hәм Гөлнара Яруллина алып бардылар. Концертта шулай ук матур тавышлы Илнар Миранов , "Ямьле" төркеме, Сөмбел Билалова, Марат Эксанов, Лилия Сабирова, Акбулат катнашты. Һәрберсенең иҗат юлында Гүзәлия зур роль уйнаучы композитор. 

Анын тирәндә яткан күңел дулкыннарын анлау өчен көндәлек тормышындагы һәм туктаусыз дәвам  иткән иҗатындагы эреле-ваклы бик күп детальләрне белү дә җитә.  Мин аның холкындагы менә нинди урыннарны ассызыклар идем. Җырлый белмәгән, тавышсыз җырчылар буталып йөрми янында. Таләпчән мишәр кызы икәнен бар да белә.  Иҗатта да, гадәти тормышта да  йөрәк тойгыларына тулаем ышана hәм эчке күнел сиземлеге белән эш итә. Аның  ижат итү алымы белән якыннанрак танышкач , чын музыкаль сәләт, үтә дә нечкә сәнгати тоем белән эш итә белүе беренчел икәнен аңлыйсың. Чөнки нинди җырның, кайсы җырчының иртәгә популяр буласын, алдан белә ул.

Тормышта сирәк очрый торган зирәк акыллы, рухи, чиста күңелле булуы белән үзенә җәлеп итә. Беренче карашка, артык җитди күренсә дә, үз-үзен якларга сәләтле булса да,  аның эчке дөньясы бу образ-сурәткә бөтенләй тәңгәл килми. Көндәлек тормыш ваклыкларына һәм тышкы мохит тәэсиренә бирешмичә, үзенең  җанындагы кыйммәтләрне сакларга тырышуы аеруча сокландыра.  Тормыш вәсвәсеннән дә өстен ул. Нәзберек жанында  авыр тойгылар да уятасы килми аның. 

Ирекле сәнгатькяр халәте белән дә канәгать Гүзәлия. һәм бу аның бәйсезлеккә омтылучан жанына бер таяныч, этәргеч булып тора. Мондый хәят яраланучан күңелле җырчы- композитордан кырыс мохитта башка сыйфатларны да таләп итәдер. Шунлыктан да аның турында кырыс ул дигән сүзләр йөри. Кырыс түгел ул. Булган, тырыш hәм hәр эшендә тәртип таләп итүче кеше. Беренче чиратта, үзенә карата таләпчән.  Аның киң күңеле булуы , кешеләргә һәрвакыт ихтирамлы вә игътибарлы мөнәсәбәт саклый алуы да мине таң калдыра. Иҗат, аның күңеле, тормышка карашы хакында бәхәсләшә- бәхәсләшә таң аттырган чакларыбыз да еш була.

Миңа Гүзәлиянең феномены әле дә аңлашылып бетми. Җырчы, композитор, шагыйрь, язучы, журналист, рәссам булсынмы - hәр сәнгать остасының иҗат җимешләрендә бер уртаклык була, охшашлык сизелә. Шул уртаклык, авторны таныта да инде. Ә Гүзәлияне алай дип әйтеп булмый. Бер мең җырның берсе дә икенчесенә охшамаган. Төрле стильдә, төрле жанрда hәм кабатланмас көй. Бу - югарыдан бирелгән серле, илаhи көчкә ия булган бирмештер. Әнә шул көч аны төннәрен гаҗәеп көйләр язарга, хисләр өермәсендә ургылып, ярсып, ашкынып, ташып hәм талпынып иҗат итәргә этәрә. Иҗат фантазиясен колачлап алырлык түгел. Хис дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган хәлдә, тулаем эчке дөньясына кереп бикләнә торган гадәте барлыгын да беләм. Аннан күк капусы ачылгандай, берничә көннән яңа идеяләр, яңа җырлар белән кояштай елмаеп килеп чыга. Бу - Гүзәлия. Ул шундый. Акыл белән аңлатып, әйтеп бетергесез. Ихлас ки, бу нәүбәттән аның кабатланмас иҗат юлы шушындый тирән уйларга  этәрә. 

Исәпкә корылган карашларны да өнәп бетерми ул, а жан җылысы белән өретелгән хисләрне тоюдан ләззәт алып, илhамланып яши белә. Мал-мөлкәт жыеп, дан-шөһрәт казану хәстәре белән яшәми ул.  Танылган композитор, җырчы, тулы заллар җыярга сәләтле Гүзәлиянең бүгенге көндә атказанган исеме дә юк. Кызганыч. Гәрчә, татар эстрадасына яңа сулыш өргән, иң шәп хитлар иҗат иткән композитор, җырчы буларак та, моңа күптән лаек. 

P.S. Ул рәхәт кеше. Яратам. Таланты алдында башымны иям. Йөрәгеннән чыккан хисләр агышында hәр күңелне тибрәтә алуына сокланам. Җанга кагылу сәләте сирәккешелергә бирелә. Ул шуларның берсе…. 

Лилия Хәмидуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    МИшэрлэр -алга булган бу.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Автор героеның иҗатына бик оста ачкан.Гүзәлиянен байтак җыры хатка әйләде.Итат уңышлары юлдаш булсын.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Автор героеның иҗат дөньясы оста ачкан.Гүзәлиянен байтак җыры хитка әйләнде,аларны танылган җырчылар башкаруы ук

        • аватар Без имени

          3

          0

          Гүзәлия шул кадәр җырчыларны популяр итә. Таң калырлык. Ә үзе кычкырынып, масаеп, мактанып, шапырынып йөрми. Дөрес юллар.

          Мөһим

          loading