16+

Татар эстрадасы йолдызларының суыткычында һәрвакыт нәрсә бар?

Ә кайсы продукт күз ачып йомганчы бетә?

Татар эстрадасы йолдызларының суыткычында һәрвакыт нәрсә бар?

Ә кайсы продукт күз ачып йомганчы бетә?

Төнлә суыткыч янына, аш бүлмәсенә чыгып ашарга яраталармы? Суыткычта башкалардан ризык яшергәне бармы? Сораштыру тәкъдим итәбез. 

Рәзил Камалов, җырчы, баянчы: 
– Безнең суыткычта һәрвакыт кишер һәм кәбестә бар. Бер әйбер дә озак тормый, житәрлек кенә итеп алабыз да, вакытында бозылганчы кулланабыз. Төнлә ашау гадәте юк, бәрәкәтле һәм дөрес туклануны кулай саныйбыз. Беркайчан да ризыкны исраф итмибез, балаларга да шуны сеңдерәбез. Шоколадны балалардан еш кына яшергәлибез. Аннары онытабыз, тапкач, үзебезгә рәхәт булып китә (көлә).

Ризат Рамазанов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган  артисты:
– Суыткычыбызда һәрвакыт сөт, май, ит бар, бәләкәй малаебызның йогуртлары тора. Безнең гаилә артык ашамсак түгел, кибет ризыгына исебез китми. Дөрес туклану яклыбыз, ризыкны үзебез пешереп ашарга яратабыз. Концерттан төнлә кайткач, бик ашыйсы килсә, искәрмә ясап алырга мөмкинбез үзе: Зинира белән тәмле ипигә сыр-казылык куеп, сөтләп чәй эчәбез дә, ятып йоклыйбыз. Суыткычта бары тик бер генә очракта ризык яшерәбез – малай күп итеп шоколад ашый башласа!

Зилә, җырчы:
– Безнең гаиләдә күп бала булгач, бөтен әйбер күз ачып йомганчы бик тиз бетә. Суыткычта һаман да мескен кишер, чөгендер, суган һәм йомырка ята. Кайчак кунаклар булганда яки өйдә кеше күп вакытта тәм-томнарны яшереп куйгалыйм. Халык китеп беткәч, ашарга дип, мәсәлән. Балалардан исә беркайчан бернәрсә дә яшергән юк.

Илсур Шәрипҗанов, җырчы:
– Суыткыч – кеше тормышында иң кирәкле җиһазларның берсе. Яңа фатирга, йортка күчкәч тә, кеше беренче эш итеп кер һәм савыт-саба юу машинасын да, плитә дә алмый, суыткычны хәстәрли. Суыткычта исә өч ел торган консервалар, тозлы кыяр-помидорлар бар. Тиз бетә торган ризыкларга килсәк, ул – казылык һәм майонез. Сүз уңаеннан, авылга кайткач аппетит ачыла минем, үткән-сүткән саен суыткычны ачып карыйсы килә. Качып калган әйберләр дә нәкъ менә шул авыл суыткычында була инде ул: кәнфит-шоколад. Шәһәр суыткычында барысы да кырып-себерелеп бетеп бара (көлә).

Асылъяр, җырчы:
– Суыткычта бөтен кешедә дә була торган  әйберләр тора. Шулар янында пешергән аш яисә һичшиксез икенче ризык (второй) була. Үзем пешергән медовый торт бик тиз бетә. Еш булмаса да, бик ашыйсы килсә төнлә дә тамак ялгап алырга мөмкинмен. Йокларга ятар алдыннан көн саен диярлек “әйбәтләп” чәй эчәм. 

Рафил Җәләлиев, алып баручы, җырчы:
– Яшерен-батырын түгел, мин үзебезнең суыткычта нәрсә бар икәнен дә белмим. Әгәр миңа нәрсә дә булса алып биреп ашатмасалар, мин булганын да алып ашый белмим (елмая). Күп очракта безнең суыткычтагы вазгыятьне Эльмира контрольдә тота, суыткыч хуҗасы нәкъ менә хәләл җефетем. Концерт-мәҗлесләрдән кайткач, элек утырып ашый идек, бер ярты ел чамасы бу гадәтне бетердек, төнлә ашамаска тырышабыз.

Алсу Сөнгатуллина, “Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның халык артисты:
– Суыткычыбызда һичшиксез сөт булырга тиеш, чөнки мин чәйне һәм каһвәне һәрвакыт сөт кушып эчәм. Сыр, эремчек, йомырка бик тиз бетә бездә, гаилә белән шушы продуктларны бик яратып ашыйбыз – алар файдалы һәм фигурага зыян китермиләр. Без исә үзебезне формада тотарга тырышабыз. Төнлә суыткыч янында бик йөрмим, ятар алыдыннан ашамыйм. Мин үз-үземә гел: “Алсу, суыткычтан синең яраткан ризыкларың качмый, иртә белән рәхәтләнеп ашарсың" ,– дип кабатлыйм.

Аиша, җырчы:
– Суыткычымда һәрвакыт сөт, йомырка, яшелчә торырга тиеш. Шулай ук минем өчен мөһим әйбер – кимчи. Кемнәр белми, бу ачы Корея ризыгы. Төнлә еш ашыйм дип әйтә алмыйм, әмма ашыйсым килә икән, тамак ялгап алырга мөмкинмен. Башкалардан ризык яшергәнем юк. Киресенчә, кунаклар килсә, суыткычта нәрсә бар, бөтенесен өстәлгә куям. Кунакларны сыйларга бик яратам!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading