16+

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: җырчы-ботаниклар һәм атказанганнар фәлсәфәсе (беренче бүлек)

“Казан Экспо” залында XXVI “Татар җыры” фестивале тәмамланды. Дөрес, быел “Татар җыры”н ике тапкыр карадык. Әле март аенда гына юбилей “Татар җыры”н уздырган идек.

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: җырчы-ботаниклар һәм атказанганнар фәлсәфәсе (беренче бүлек)

“Казан Экспо” залында XXVI “Татар җыры” фестивале тәмамланды. Дөрес, быел “Татар җыры”н ике тапкыр карадык. Әле март аенда гына юбилей “Татар җыры”н уздырган идек.

Хәер, марттан алып та эстрадада үзгәрешләр күп булды. Җырчылар яңа җырлар иҗат итте, кемдер шатлыклы хәбәрләр белән сөендерде, кемдер көендерде. Кыскасы, нәтиҗәләр ясар вакыт.

Быел да чараны Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Алар тамашачыны сәламләп, сәхнәгә “Барс-медиа” ширкәте хуҗасы - Камил Гәрәевне чакырды. Ул тамашачыларны җыр бәйрәме белән котлап, сәхнәдә “Алтын барс”ны Идрис Газиевка тапшырды. Сүз уңаеннан, концерт башланыр алдыннан “Алтын барс”лар буенча абсолют рекордсмен Айдар Галимов - Илнат Фәрхуллин, Нурминский һәм Шәрәпҗанга да “Алтын барс” сыннарын өләште. Шул мизгелдә үк, быел “Татар җыры” иҗади яктан төрлелек белән сөендерәчәге билгеле булды. Бу сүзләргә бер әйләнеп кайтырбыз әле.

Ел вакыйгалары: Егор Крид белән Гөлназ Асаеваны нәрсә бәйли?
Алып баручылар чараны ел вакыйгаларын барлаудан башлады. “Элвин Грей быел зур скандал ясамады дисәк була, Асаф Вәлиев турында бөтенләй берни ишеткәнем юк, Салават Фәтхетдинов намазга басмады”, - ди Гөлназ. Аңа җавап итеп Айрат: “Мирзаяновлар икенче тапкыр әти-әни булдылар, Вадим Захаров 400 килограмм, ялгыш, 400 граммга ябыккан, Данир Сабировның песие югалды, Илсөя Бәдретдинова концертларын куеп бетергәч кияүгә чыга ди имеш”, - дип өстәде. Шулай да алып баручылар бер “конкрет” (үзләре шулай әйтте) яңалыкка тукталды. “Быел Ришат Төхвәтуллинга Башкортстанның халык артисты исеме бирелде, ә Егор Крид - Башкортстанның атказанган артисты булды”, - ди алып баручылар. “Исемнәрдә буталып бетмәсәк ярар инде” дип өстәп куйды Рамил Шәрәфиев. Шулай, бер авыз пеште бит инде... Узган ел Айрат Ильясов Гөлназ Асаеваның Башкорстанның атказанган артисты булуын әйтергә оныткан иде. Шуннан соң халык бер шаулап алды. Карагыз әле, Гөлназ Асаева белән Егор Кридның уртак ягын таптык бит. Икесе дә атказанганнар. Әле Гөлназга бу исем иртәрәк тә бирелде. Ярый, Гөлназ өчен бу исем бик кадерледер. Ә менә Егор Кридка бу исем кирәкме икән? Башкортстанның атказанган артисты дип атап сәхнәгә чыгарганнарын күргәнем юк әле. Алай булса да, күршеләребездән шәп пиар-адым булды бу. Бөтен Россия Башкортстанны сөйләде. Бәлки, безгә дә алай булгач, Тиматига Татарстанның атказанган артисты исемен бирергәдер. Әтисе - татар бит. Ятим калдырмыйк инде. Егор Кридтан көнләшкәндер, шәт.

“Җырчы-ботаниклар” клубы: Илнат, Ильмира, Руслан, Әнвәр...
Узган елны “Каеннарым сагындыра, чишмәләрнең челтер-челтер аккан сулары ни тора”, - дип җырлап йөргән идек. Быел “Бер карыйм каеннарыма, бер карыйм имәннәргә”, - дип көйлибез. Рөстәм Асадуллин үзенә уңыш китергән каен ботагын Ләйлә Галиевага тапшырган, ахры. Быел “Каенкаем” җыры бар үтүкләрдән яңгырады. Гомумән, ел дәвамында кайда карасаң да, Ләйлә Галиева иде. Алып баручылар да: “Ләйлә ашарга да әзерли, балаларын да карый, чыгышлар да ясый - барысы бер кул белән генә. Икенчесендә телефон, чөнки ул - блогер да әле”, - ди. Моңа өстәп сату эшләре дә гөрли. Бу кадәр энергия, көч-куәтне үзендә ничек тотып торган икән? Әллә инде тотып торганнармы... Моны инде Рөстәм белән Ләйлә генә беләдер. Нәрсә булса да, ахыры хәерле булсын. 

Татар халкы элек-электән табигатькә якын булган инде. Зөфәр Хәйретдиновны, мәсәлән, җырларында табигать образлары күп булгач, Салават Фәтхетдинов “композитор-ботаник” дип атый. Миңа калса, хәзер эстрадада “җырчы-ботаник”лар төркеме дә оешып килә. Мәсәлән, Илнат Фархуллин. Быел “Татар җыры”нда ландышлар турында җырлады. Аның әле роза, сириннәр, хәтта лаванданы телгә алган иҗат “чәчкәләре”  дә бар. Ильмира Нәгыймова да, карлыганнар турында җырлады. Аның да “чәчәкле” җырлары күп. 

Берничә ел “Татар җыры”н калдырган Руслан Кираметдинов та, быел “җырчы-ботаник”. “Алтын барс”ны “Мәтрүшкәләр” җыры белән отты. 
- Бу җыр иҗатыма яңа сулыш бирде. Дөресен әйткәндә, башта бу җырга күңел тартмаган иде. Миннән Әнвәр абый Нургалиев янына киткән. Шулай итеп, тегендә-монда әйләнеп йөрде дә, барыбер минеке булды. Димәк, миңа язган булгандыр, - дип сөйләде Руслан. 

Борчылмагыз, Әнвәр Нургалиевның да “чәчәкле” җырлары җиткәрлек. Быел “Татар җыры” сәхнәсендә “Ак розалар” турында җырлады. Җырлап кына калмады, аның чыгышыннан соң кайбер гүзәл затларга ак розалар да тапшырдылар. Элек тамашачылар җырчыга чәчәк “ташый” иде, хәзер, киресенчә, җырчылар тамашачыга чәчәк бирә. Дөрес инде бу, иҗат кешесен - халык, тамашачы “ашата” бит. 

Әнвәр Нургалиевны телгә алгач, әйтми калып та булмый. “Яшьлек эликсирын тапкан җырчы” дип Айдар Галимовны атыйлар иде. Күрәсең, Айдар абый яшьлек серен Әнвәр Нургалиевка да ачкан. Яше барган саен яшәрә, ичмасам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading