16+

ТМТВ премиясе: Данир Фирдүстән курка, Шәрәповның йөрәге сикерә, Дилә авырга узган?

27 майда “Пирамида” концертлар залында ТМТV премиясен тапшыру тантанасы узды. “Чиксез музыка” исеме астында оештырылган тамашага 8 яшь икән инде. Быел эстраданың 30 артисты премия белән бүләкләнде. Хәер, артистлар гына түгел, араларында җырлаучы блогерлар да бар иде. 

ТМТВ премиясе: Данир Фирдүстән курка, Шәрәповның йөрәге сикерә, Дилә авырга узган?

27 майда “Пирамида” концертлар залында ТМТV премиясен тапшыру тантанасы узды. “Чиксез музыка” исеме астында оештырылган тамашага 8 яшь икән инде. Быел эстраданың 30 артисты премия белән бүләкләнде. Хәер, артистлар гына түгел, араларында җырлаучы блогерлар да бар иде. 

Традиция буенча тантана кызыл келәмнән башланып китте. Гадәттә, кызыл келәмнән узучы артистлар тамашачыны төрле кызыклы образлары белән шаккаттырырга тырыша. Иң ошаганы Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов булды. Булат “Тәмле көрәш” тапшыруындагы алъяпкычын кисә, Ләйсән социаль челтәрдә популяр булган Җиләк Кычытканова булып килде. Сәпите дә бар, сәпитендәге кәрзиненә бакчасында үскән яшелчәләрне салган.

Рамил Шәрәпов та кызык образ уйлап тапкан. “Кавказская пленница” фильмы геройлары булып киенгән иде алар. Дилә Нигъмәтуллина, Данир Сабиров эт ияртеп килгән. Кызыл келәмнән эт белән узу яңалык булмагач, аларның болай килүе әллә ни гаҗәп тоелмады. Бәлки эт урынына башка хайван белән узарга кирәк булгандыр? Мәсәлән, ат яки кәҗә?..

Элек “Барс Медиа” компаниясе журналистларга концертны утырып карарга урын бирми иде. Күз алдына китерәсезме, ничә сәгать буе аягүрә басып концерт кара. Әле кулда нидер теркәп куярга блокнот белән телефон да бар. Ел да, ел да әйтә торгач, ишеттеләр – журналистларга да урын бирә башладылар. Тик быелгы урыннар бер дә канәгатьләндермәде, иң кырыйга нәкъ багана турысыннан урын бирделәр. Мин утырган рәттә бер танышым очрады. Аның урыны яхшы җирдә. “Кичә 3500 сумга билет алдым, янәшә урыннар буш иде, утыр шунда”, - дигәч аның янына кунакладым. Әйбәт булды.

Концертны Марат Яруллин ачып җибәрде. Ул сәхнәгә сәхнә артыннан чыкмады, залдан менде. Кара күзлек киеп, репертуарындагы җырлардан попурри башкарды. Аннары Башкортстан егете Лев Кулушев чыкты. Гөлназ Сәфәрова аның исем-фамилиясен “кешенеке төсле түгел” диде. Элина Әхмәдуллинаны беренче күрүем, мондый җырчы барлыгын белми идем. Сәхнәдә үзен бик тыйнак тотты, оялды да бугай. Хәер, башлаганда барысы да тыйнак була шул алар... Роман Плехановны моңа кадәр дә ишеткән булды, тавышы да шәп, тик менә никтер күтәрелеп китә алмый.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасын Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов, Аннсу белән Рамил Шәрәфиев, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов алып барды. Бәйрәмовлар үзләре дә премиягә лаек булды. Алар алып барганда, теге кызык образларына кереп тә сөйләште. Ләйсәннең көлүе үзе бер кызык! 

Гомумән, алып баручылар төрле темаларга шаяртты. Гөлназ артистларның пластик операция ясатулары турында әйтеп алды. Данир Сабиров – колак, Лилия Хәйруллина – күкрәк, Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей теш ясаткан. Моның яхшымы, начармы икәнен генә әйтмәде Гөлназ. Бу хакта фикерен ишетәсе килгән иде. 

Данир Сабиров җыр башкарганчы, пародияләр күрсәтте. Әнвәр Нургалиевны эстраданың “ловеласы” диде. Ловелас – хатын-кызларны үзенә гашыйк иттерүче ир-егет. Әнвәрнең исемен әллә ялгыш, әллә юри “әрмән” дип тә җибәрде, ә “Кочаклама яратмыйча” җырын “нервыга тия” диде. Данир үзен дә, Җәвит Шакировны да “подкаблучник” диде, ягъни хатынына буйсынып яшәүче ир була инде ул. Данирның юморы бигрәк үткен инде. Бөтен артистлар да юморны аңламаска мөмкин бит, үпкәләмиләрме икән аңа?.. 

Фирдүс Тямаевны Данир туры сүзле Салават Фәтхетдинов белән чагыштырды. “Мин Фирдүстән куркыбрак та торам, сөреп килә бит ул. Иң мөһиме – юлында тормаска. Кырыйга чыксаң, үтеп китә ул”, - ди. Интеллигент Айдар Галимов турында болай диде: “Ул Салават абый кебек өч хәрефле җиргә җибәрә алмый. Культурасы рөхсәт итми. Ул аны башка кеше аркылы эшләячәк”, - диде. Ришат Төхвәтуллинны Габделфәт Сафинга охшатты. “Габделфәт абый үзен бик эксклюзив дип саный, үзен ярата. Үзенә үзе “сез” дип эндәшә. Ришат та нәкъ шундый”, - диде. Данир “теща”сының аерылган булуына ишарәләп, аның турында да шаяртып алды. 

Юморлы чыгышлар башка булмады дисәм, Рамил Шәрәповныкы кызык булды. Ул җырлаганда, сәхнәдә гәүдәле бер кыз рәхәтләнеп биеде. Акробатик сәләтен дә күрсәтте Рамил. Шуннан соң Рамилнең йөрәге “сикерә” башлады һәм сәхнәгә ашыгыч ярдәм кешеләре чыкты. Баксаң, бу медицина хезмәткәрләре тантананың иганәчеләре икән. Кыскасы, монысы реклама булып чыкты. Реклама дигәннән, тамашаның тагын бер иганәчесе фойеда тамашачыга бушка лимонад өләште. “Пирамида”дан шешә күтәреп чыккан халыкны күргәч (мин дә шулар рәтендә), ниндидер төнге бардан чыккан сыман булды.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Әниемә” җырын җырлаганнан соң, аларның залда утырган әниләренә зур чәчәк бәйләмнәре чыгардылар. Алып баручылар аларга шундый кыз һәм ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Зәринә Асылкаеваның киеме ошады, ә менә нәрсә җырлаганы бик үк аңлашылмады. Мәктәп укучысы Җәмилә Әсәдуллина белән Илгиз Шәйхразиев уртак номер әзерләгән. Автор-башкаручы Фирүзә үзе язган “Бер сүз” җырын башкарды. Күп кенә җырчыларга аранжировка ясаучы Давлян да ТМТВ премиясенә лаек булды. 

Оештыручылар игълан иткәнчә, татар шоу-бизнесының астын өскә китергән премиягә күбәләктәй җиңел, җитез Илнат Фәрхуллин, яшь һәм талантлы җырчы Игорь Дмитриев, “Яңа йолдыз” проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова, Мәскәү кунагы Эльнара Ганиева, Шәкүр белән Рината Тэй да лаек дип табылды. Ә менә Юлия һәм Иршат Нәбиевлар дуэты яңалык һәм зур ачыш булды. Алар җырлаудан тыш, блогерлык белән дә шөгыльләнә. Блогерлар да җырлый башлады хәзер.

Дилә Нигъмәтуллинаның образы татар эстрадасына хас түгел иде. Янымда утырган танышым болай диде: “Бу образ чит илдә “мода”да, әмма Диләнең тамашачысы моны аңламас дип уйлыйм”. Аннан миңа таба борылып: “Авырлы бугай ул”, - диде. Диләгә тормыш иптәше чәчәк бүләк итте. Эльмира Кәлимуллина, Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов та үзенчәлекле киенгән иде. 

Тамашада эстраданың легендар артисты Газинур Фарукшин да бар иде. Ул тамашага чакыруны бик шатланып кабул итеп алган. Кызганыч, Газинур абыйга әлегә кадәр Татарстанның халык артисты исемен бирмиләр. Ә бит ул моңа һичшиксез лаек. Хәер, “атказанган” исемен дә 60 яше тулгач кына алды. Филүс Каһировның да чыгышы иң көчле, шәп чыгышларның берсе иде. Халыкчан җыр башкарган Гөлназ Асаеваны да халык җылы кабул итте.

Тамашачы яратып кабул иткән җырчылар ахырга таба чыкты. Алар – Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рифат Зарипов. Әле танылып кына килүче Альберт Вәлиуллинны да бик яраттылар. “Араларга ятлар кермәсен” җырын күп тапкыр ишеткәнсездер инде. Тавышы, җырлау манерасы Салаватныкы кебек. Альберт аның шәкерте икән. Иң күп чәчәк бәйләме алучы да Альберт булды.

Ильмира Нәгыймованы алып баручылар кызык тәкъдим итте. “Бу җырчыны Марат Яруллин белән йөри дип сөйләделәр. Аның ялга кем белән ничә тапкыр баруын санап бардылар, нинди машина алганын белделәр. Игътибар үзәгенә эләгү өчен Ильмира бары тик бер нәрсә эшләде – аерылды”, - диде Гөлназ. Айрат моны хуплап ялгыш “Браво!” дип ычкындырды. Ильмирага аерылышу “килешкән”, тагын да чибәрләнгән. “Кочакладым” җырын кемгә багышлады икән?..

ТМТВ премиясен Әнвәр Нургалиев тәмамлады. Айрат Ильясов әйтүенчә, Әнвәр быел Мәскәүдә ике көнгә дүрт концерт биреп рекорд куйган. Әнвәр башкалардан аермалы буларак ике җыр башкарды. Җырчылар составына игътибар итсәгез, монда Иркә, Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова кебек популяр артистлар булмады. Хәтта компания җитәкчеләре дә сәхнәгә менеп котламады. Хәер, анысына сөендем генә, чөнки рәсми чыгышлар тамашачыны ялыктыра, концерт та сузыла. Ә менә зур артистларның булмавын оештыручылар игътибарны күбрәк яшьләргә юнәлтү белән аңлатты. Дөрестән дә, зур артистлар өчен “Татар җыры” фестивале бар. 

Тамашачыны борчыган һәм кызыксындырган сорау – ТМТВ премиясенә кемнәр лаек була? Ни өчен бу премия популяр артист Филүскә дә, колак ишетмәгән Элинага да бирелә? Миңа калса, әлеге премия сәхнәгә чыгып килүче талантлы яшьләргә генә бирелергә тиеш. Талантлыларны барлау кыен түгел, тере тавышка җырлау – төп шарт булырга тиеш. Әйе, ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында фонограмммага җырлаучылар булмады түгел. Шуңа күрә тере тавышка җырлаучы артистлар, чынлап та, премиягә лаек булачак һәм тамашачыда да артык сораулар уятмас иде дип уйлыйм. Әмма кызганыч, шоу-бизнесның үз кануннары...

TMTV-2023 премиясе лауреатлары:

1. Марат Яруллин – Поппури
2. Лев Кулушев - «Бер матур сүз»
3. Элина Әхмәдуллина - «Елмай әле»
4. Ләйсән Гыймаева – Булат Бәйрамов - «Рәхәт яшәргә дөньяда»
5. Роман Плеханов - «Ике ярда»
6. Дилә Нигъмәтуллина - «Сурәт»
7. Җәмилә Әсәдуллина – Илгиз Шәйхразиев - «Ташлама»
8. Зәринә Асылкаева - «Уйлар»
9. Шарапҗан - «Йөрәгем сикерә»
10.Фирүзә - «Бер сүз»
11.Давлян - «Учак янында»
12.Салават Миңнеханов – Гүзәлем - «Әниемә»
13.Эльмира Кәлимуллина - «Сүзем калды»
14.Филүс Каһиров - «Балаларым»
15.Газинур Фәрукшин - «Йөрәк»
16.Илнат Фәрхуллин – «Күбәләк
17.Юлия – Иршат Нәбиевлар - «Гел бергә»
18.Данир Сабиров - «Магнита»
19.Шакур – Рената Тей - «Pink Floyd»
20.Эльнара Ганиева - «Сөйгәннәрнең белик кадерен»
21.Рәфинә Гәниуллина – Рәзил Камалов - «Җаным»
22.Игорь Дмитриев - «Үкенмим»
23.Фәридә Ибраһимова - «Син бар»
24.Азат – Алсу Фазлыевлар - «Бие, бие бас кына»
25.Альберт Валиуллин - «Араларга ятлар кермәсен»
26.Гөлназ Асаева - «Саубуллашу»
27.Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар «Өзеп ал»
28.Илмира Нәгыймова - «Кочакладым»
29.Рифат Зарипов - «Тәрәзәңдә ут сүнгән»
30. Әнвәр Нургалиев - «Аңлат әле», «Сөйгән яр»

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading