16+

«Төннәрен йоклый алмый, температурасы югары. Җил чәчәгенә җитди карамыйбыз бит...»

“Казан егетләре” төркеме солисты Айсаф Хаҗиев гаиләсе карантинда икән. Җырчының кызы һәм тормыш иптәше җил чәчәге белән авырыйлар.

«Төннәрен йоклый алмый, температурасы югары. Җил чәчәгенә җитди карамыйбыз бит...»

“Казан егетләре” төркеме солисты Айсаф Хаҗиев гаиләсе карантинда икән. Җырчының кызы һәм тормыш иптәше җил чәчәге белән авырыйлар.

– Кызга садиктан ветрянка биреп җибәргәннәр әле. Кечкенә чакта авыргач, аның нәрсә икәнен дә белми идем. Менә хәзер кызым алып кайтып күрсәткәч, аңладым. Ике атна карантинда ятты, кашытмаска тырыштык инде. Аның авыруы кечкенә булгач, җиңелрәк үтте. Хәзер тормыш иптәшем җил чәчәгеннән интегә. Балачакта авырмаган икән. Кайнана аны авырган балалар янына алып барып икешәр көнгә калдырып та караган. Организмы бик көчле булган, күрәсең. Ике бала тапканнан соң, барыбер, иммунитеты бераз хәлсезләнгәндер. Төннәрен йоклый алмый, температурасы югары. Җил чәчәгенә җитди карамыйбыз бит. Рәзиләнең бөтен тәненә, чәч араларына, хәтта күзенә, авыз эченә кадәр җил чәчәге чыкты. Күзгә күренеп артып кына торалар. Гел майлап кына торабыз инде. Рәзиләнең ашыйсы килми, интегә. Эзләре кала күрмәсен инде. Хәләлем түзә, Аллаһ ярдәм бирсен. Кыскасы – галәмәт! Улыма җил чәчәге йокмады әле. Әнисе кочаклап та йөри, иммунитеты көчледер. Балачакта авырып калырга кирәк икән. Сәламәт булыгыз, – дип сөйләде Айсаф.
Җырчының гаиләсенә сәламәтлек телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading