Әминә - Ләйсән Мәхмүтова:
- Ул елларны гел сагынып искә алам, чөнки яшьлекнең матур мизгелләренең берсе. Фильмда катнашырга режиссерыбыз Нурания апа чакырды. Мин кастинглар узып тормадым. Әлеге рольне Раушания Юкачева уйнарга тиеш иде, әмма гастрольләргә чыгу сәбәпле, катнаша алмады.
Ә нинди җитди кастинг булганын ишетеп беләм. Мин соңрак килдем.
Минем рольгә килгәндә, әлбәттә, тырышып эшләргә туры килде. Үземне жәллим дә әле: мине бит иремнең кызы Дилбәр яратмады. Әлбәттә, якты йөз белән каршы алмагач, мин дә шундук холкымны күрсәтә башладым. Әмма, ни кызганыч, Әминәләр бүгенге тормышта бик күп. Тик мәхәббәтсез бәхетле булып булмый, анысы көн кебек ачык.
Әминә образы белән охшаш якларым да бар. Әгәр дә минем җенемне котыртсалар, «кыздырсалар», җен пәриләрем шундук чыга һәм бик каты әйтеп куюым бар. Әмма мин беркайчан да кеше язмышы белән уйный алмаячакмын. Кешене яратмыйм икән, байлыгына кызыгып, аның белән булу уе бөтенләй дә юк. Кешеләрне кыерсытып яшәргә дә намусым рөхсәт итми.
Әминәне җиренә җиткереп, рәхәтләнеп уйнадым. Фильм чыкканнан соң, ике-өч ел мине хатын-кыз тамашачы күрә алмады, ә ир-атларга ошый идем. Рольнең шул күңелсез ягы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар