16+

"Җырчылар, 22 заводка фрезеровщиклар җитми, диләр... Барасызмы әллә?"

Журналист һәм блогер Рәсим Хаҗиев җырчыларга эләктереп алган. Кемдер килешер, кемдер юк. Һәркемнең үз эше.

"Җырчылар, 22 заводка фрезеровщиклар җитми, диләр... Барасызмы әллә?"

Журналист һәм блогер Рәсим Хаҗиев җырчыларга эләктереп алган. Кемдер килешер, кемдер юк. Һәркемнең үз эше.

"Татар эстрадасы артисты Илсөя Бәдретдинова әллә ничә пункттан торган эмоциональ пост элде: имеш, кеше тормышы белән, акчасы турында кызыксынмасыннар, бөтен җырдан моң эзләмәсеннәр, яшь артистларны чукымасыннар һәм башкалар. Шуның белән, мөгаен, халык "йолдызларга" сораулар яудыра, аларның тормышы белән кызыксына, төрле әйберләр язалар димәкче булганнардыр инде, ә бу артистларга ошамый, ахры. Сүзем Илсөя турында түгел, ә шуның кебек уйлаучыларга багышлана, чөнки андыйлар җитәрлек, шул исәптән татар эстрадасында да. 

Соң, егетләр һәм кызлар, сез үзегез бу юлны, бу язмышны сайладыгыз бит! Сезгә бит сәхнә, иҗат, тамашачы мәхәббәте, дан-шөһрәт, акча кирәк! Шулай булгач, русча әйтмешли, "будьте добры", шул юлдан йөрергә риза булып яшәгез. Юк икән, урман эченнән утын ягып җылытыла торган өй аласың да, шунда күченәсең. Анда сине беркем дә борчымаячак, сораулар бирмәячәк. Йә башка һөнәрне сайлыйсың, әнә 22 заводка фрезеровщиклар җитми, диләр. Үзең утырган ботакны кисеп ни файда?", дип язган ул Инстаграмдагы сәхифәсендә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энем акыллы сузлэр язгансын, дорестэндэ кем сон эле ул Илсояр закон чыгарып ятырга карап торамда бу артисларга тагы бер карап куям,бик кубэйделэр хэзер, хокумэт аздырды ,..карап торсан ..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энем молодец та икэнсен,

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дөрес язган Илсөя! Хуплыйм! Кемнең кемдә эше бар? Керәләр дә кеше аккаунтына теләсә нәрсә язалар, и бу тыншык борыны, үзе шундый бер хейтр булгач шул хейтрларны яклап ята. Үзең шулар кебек эшләп кара башта, аннан әйтерсең.

        Мөһим

        loading