16+

Җырчылар нәрсә ашарга ярата вә яратмый?

6 мартта, бик беләсегез килсә, гурманнар көне билгеләп үтелә!

Җырчылар нәрсә ашарга ярата вә яратмый?

6 мартта, бик беләсегез килсә, гурманнар көне билгеләп үтелә!

Популяр артистларыбыз нинди ризыкны үлеп ярата һәм көн саен ашарга риза? Ә кайсы ашамлыкларны яратып бетерми һәм башка беркайчан да авызларына алмас иделәр? Кыскасы, барлык җавап та әлеге язмада! 

“Миңа калса, “гурман” сүзен татарчага әйләндерсәк, тәмле ашарга яратучы буладыр. Ә тәмле ашарга яратучы, тәмле итеп ашарга да пешерә белә”,– дип сүз тотты

Шәрипҗановлар гаиләсе. “Элек мандаринны яңа елда гына ашый идек, хәзер кибеттә ни генә юк. Әле менә манго алып кердем. Ризыкларга килгәндә, аларның тәкъдим ителеше, подачасы да мөһим. Әйтик, өчпочмак пешерсәк, янына яшеллек салынган шулпа да чыгарабыз бит инде. Без дә болай гына пешереп ашарга түгел, ризыкны матур итеп тәкъдим итәргә яратабыз. Хәтта әни әрли: “Балаларыгызны ресторандагы кебек ашатып, азындырып бетергәнсез” ,– ди. Үзем исә элек тиз әзерләнә торган токмачны яратып бетерми идем, соңрак тәменә төшендем”,– дип елмая Илсур. 

Аиша туйганчы диңгез ризыгын ашарга риза. “Балык, кысла, креветка, лобстерлар көн дә өстәлемдә булса, бик шат булыр идем. Кечкенә чакта селедка балыгын, макаронны яратмый идем, хәзер пилмәнгә артык исем китми”,– дип бүлешә җырчы. 

“Үлеп мичтә пешкән камыр ризыкларын яратам”,– дип бүлешә Гүзәл Идрисова. Җырчының табынында исә көн саен җиләк-җимеш, яшелчәләр булырга тиеш. “Яратмаган ризыкларны әйтә алмыйм, әмма бервакытта да авызыма тараканнарны алмас идем. Чит илләрдә крокодил ите, кызган бака, чикерткә-таракан ашыйлар бит инде. Мин гомеремдә дә бу адымга әзер түгел”,– дип бүлешә сарык итен шулай ук үз итмәүче җырчы. 

“Мин менә бәрәңге яратам, бигрәк тә кыздырылганын”,– дип сөйли Раяз Фасыйхов. Җырчы кәбестә пирогы, пешкән суган кебек ризыкларны ашый алмый икән. Кечкенә вакытта хәтта аштан пешкән суганны да иренмичә чүпләп чыга торган була ул. “Макарон ашамыйм диярлек, яратмыйм, карабодайның изелеп пешкәнен шулай ук ашамыйм... Диңгез деликатесларыннан аеруча керпе, устрица, креветкалар яратам. Казның эч-башыннан бәлеш, ат итеннән шашлык, ашларның бөтенесен диярлек үз итәм. Люциям тәмле пешерә, шуңа бүтән җирдә баналь ризыкларны да тиешенчә әзерләмәсәләр, ашамаска мөмкинмен. Тәмле ашарга яратабыз инде, нишлим соң, Аллаһ берүк ризыктан аермасын”,– дип йомгаклый сүзен Раяз. 

Лилия Хаснулова япон кухнясын үз итә булып чыкты. “Көн саен яратып ашый торган ашамлык юк диярлек. Рационда төрле ризыклар булса, яхшырак бит инде. Балык ризыкларын үз итәм. Аеруча иң яратканы – том-ям ашы. Балачакта да ризыкны сайлап ашамый идем , талымсыз мин”,– дип ассызыклый җырчы.

“Тәмле ашарга яратам. Үз иткән ризыкларым – авыл итеннән кәтлит һәм пилмән”,– дип тезеп китте Ризат Рамазанов. Гаилә башлыгы исә икенче рзыкларны яратса, Зинира аш вә шулпасыз тора амый булып чыкты. “Миңа көненә бер шәп итеп ашап куйсам, шул җитә. Зинирага өч сәгать саен ашап торырга кирәк”,– дип елмая борчак боткасын яратмаучы Ризат. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading