Җырчылар гайбәтне начар гамәл дип саныйлармы әллә киресенчә, бушану һәм эмоцияләр белән алышу өчен уңай күренеш дипме?
Үзләре турында ишеткән иң истә калган нинди гайбәт бар? Җырчыларга шундый сорауларны бирдек.
Лилия Хәйруллина гайбәт дигән нәрсәне яратмый, шулай ук үзе дә башкалар турында артык сөйләшкәне булмавын әйтте. “Үзем турында төрле сүзләр ишеткән булды. Чит илдә торасың икән, дигәне бигрәк тә елмаерга мәҗбүр итте. Гайбәтне начар дип тә, яхшы дип тә әйтә алмыйм. Тормышның бер алыштыргысыз күренеше бит инде ул, чөнки һәр кеше кем турында булса да сөйли, сөйләшә. Артист халкы өчен бу бигрәк тә табигый хәл, халык җырчыларның шәхси тормышы турында күбрәк белергә, кызыксынырга ярата”, диде Лилия.
«Дин ягыннан башкаларны сөйләү зур гөнаһ, шуңа гайбәт сөйләргә тырышмыйбыз. Зинира белән теләр-теләмәстән эш буенча сөйләшкәндә ялгыш кына кешене сөйләшеп алырга мөмкинбез, шайтан котырта», – дип көлә Ризат Рамазанов. Рамазановлар гаиләсенең үзләре турында сәер гайбәтләр ишеткәннәре шулай ук бар икән. «Бергә тормыйлар икән, дип тә сүз чыгарганнар иде. Шулай ук бер клип төшергәннән соң вертолет алганнар, хәзер авылга вертолетта гына кайтып йөриләр, дип тә сөйләделәр», – дип бүлеште җырлы гаилә.
«Иң якын сердәшчем – әнием! Сөйләшкәндә, гайбәте дә буладыр инде. Әни генә ситуацияне аңлап, дөрес киңәш бирә. Якын дустым – Алия дә бар, аның белән телефоннан сәгатьләр буе сөйләшә алабыз», – диде яшь һәм сәләтле башкаручы Хәят. Җырчы үз күзләре белән күрмичә, гайбәткә ышанмавын әйтте. «Үзем турында ишеткән гайбәтләрнең берсе – иренен кабарткан, диюләре – ә мин кабартмадым. Бу кыз такмаклар башкаручы, дип сөйләгәннәрен ишеттем, һич алай түгел, рәхәтләнеп үзебезнең халык җырларын бормалый-бормалый, сузып җырлыйм мин», – дип гайбәтләргә нокта куйды Хәят.
«Дуслар белән башкаларны сөйләшергә мөмкин, әгәр ике арадан чыкмаса», – диде Гүзәл Идрисова. Гомумән алганда, кешене чәйнәргә ярамый, дигән фикер яклы җырчы. «Гайбәтнең исә плюсы да, минусы да бар. Син гыйбрәт аласың, болай эшләргә ярый-ярамый, дип уйлана башлыйсың», – диде Гүзәл. Үзе турында борыны күтәрелгән, дигән сүзләрне еш ишеткәне бар икән. «Хейтерларым күп түгел, әллә ниләр ишеткәнем юк», – дип елмайды җырчы.
«Гайбәт сату – начар гадәт, кеше турында начар сөйләргә ярамый, сөйләсәң бары яхшыны гына ярый, дип тәрбияләделәр безне кечкенәдән», – ди Фирүзә. Шуна күрә дә җырчы гайбәт сатарга яратмый. «Кеше сөйләшеп утырырга вакытым да юк, әгәр гайбәт сатканны ишетәм икән ул булмәдән, гомумән, чыгып китәм. Гайбәт сөйләү – бәлки кем өчендер бушанудыр, шәхсән минем өчен негатив, тискәре эмоция», – диде үзе турында гайбәтләр ишеткәне булмаган, бик тәртипле артист.
Аиша гайбәтне начар дип санамый, башкалар турында якыннары белән генә сөйләшергә мөмкин. Анысы да начар мәгънәдә түгел. «Әгәр күңелне, эмоцияләрне бушатырга ярдәм итә икән, нишләп әле юк?», – ди ул. Үзе турында ишеткән иң сәер гайбәт белән дә бүлеште Аиша. «Баламның әтисен Казанда танылган, бай кеше дип сөйлиләр иде», – дип көлә җырчы.
«Мизгел эчендә аралашкан кешеләр арасында бер-береңне сөйләшеп алу була инде ул. Әмма кемнеңдер гайбәтен сатып, берәр кеше турында начар сөйләшеп утырган юк. Аңа, дөресен генә әйткәндә, вакыт та юк», – ди Миләүшә Сафина. «Кеше сөйли инде ул, тел сөйләшер өчен бирелгән бит. Аллам сакласын, кеше рәнҗешеннән бик куркам. Уйлап сөйләргә кирәк һәр сүзне», – диде җырчы. Миләүшәнең исә үзе турында ишеткән, иң истә калган гайбәте кызы Мәрьямнең дәвалануына акча җыйган чорда булган. «Кредитка иске генә машина алган идем ул вакытта. Аны кеше кызына акча җыеп, машина алды дип тә сөйләде. Артымда ниләр генә ишеткән булмады, кыскасы. Тик шунысы хак – синең артыңда сөйләшәләр икән, димәк, син алдан барасың», – ди җырчы.
Зәмирә Рәҗәпова элек гайбәткә бик тыныч караган, заманында кемнедер утырып сөйләшә дә алган. Әмма хәзер дингә якынайгач, барысы да башкача. «Гайбәт саткан җирләрдә булмаска, кысылмаска, тыңламаска тырышам. Кешене сөйләүгә бик тискәре карыйм. Үзем турында исә нинди генә гайбәт ишетмәдем, алар бик күп. Иң истә калганы: Айдар Фәйзрахманов белән тапшыру эшли башлагач, безне йөри дип сөйләгән булганнар икән. Бер сабантуйда Себердән кайткан ханым моны миннән туры бәреп сорады, егылып китә яздым. Янымда ирем Макс та басып тора иде. Бу гайбәтнең дөрес түгел икәнлеген әйткәч, ирем белән таныштыргач, теге апа бик шатланды, хәтта мине кочаклап та алды», – дип хатирәсен яңарта Зәмирә.
Комментарийлар