16+

Зәмирә Рәҗәпова: “Җәмәгать, кеше буласыгыз килсә, йөрмәгез теләсә кайда, Татарстанга килегез”

Зәмирә Рәҗәпова инстаграм директына килә торган иң «хитовый» ун хатка җавап биргән.

Зәмирә Рәҗәпова: “Җәмәгать, кеше буласыгыз килсә, йөрмәгез теләсә кайда, Татарстанга килегез”

Зәмирә Рәҗәпова инстаграм директына килә торган иң «хитовый» ун хатка җавап биргән.

1. Башкортостаннан Татарстанга килеп кеше булды. (Җәмәгать, кеше буласыгыз килсә, йөрмәгез теләсә кайда, Татарстанга килегез!)
2. «Акча корты, акча дип күзең тонган. Бераз балаларың турында уйла!» ( Шул бала турындагы уйлар акча корты итә дә инде безне).
3. «Аязга игътибар җитми, читкә кагасыз! Аны да инстаграмга куегыз!» ( Балага игътибарны инстаграмдагы фото саны белән үлчи калсаң, бөтенләй ук яратмыйм түгел инде, бераз бар бит. Санап карагыз әле).
4. «Данилны оныттыгыз, Камиләгә бөтен игътибар. Бераз аны да яратыгыз!» (Точно. Безнең Данил исемле тагын бер бала бар бит әле! Гел онытылган. Рәхмәт, искәрттегез. Балалар күп булгач шулай инде, өстәвенә, «эпидуралка», наркоз чыгып бетмәгән, хәтер начарланды).
4. «Карт башың белән ничек яшь Макысны караттың? Хәзер китмәсен дип ябышып ятасың» (Миңа калса, ул миңа ябышып ята. Ике кечкенә баласы бар миннән. Бәләкәче ими ашый. Нишли ул ике бала белән, мин китсәм?)
5. «Йөр әле бизнес, дип. ТНВдан кусалар, бетте сиңа көн!» (Миңа калса, кумаслардыр шикелле кебек тоела! Аның өчен мине рәсми рәвештә эшкә алырга, аның өчен штат кирәк, минем кире ТВга кайтасы килү теләге, аннары эштән куарга кирәк... Мәшәкатьләнеп тормаслар ул!)
6. «Артык мактанасыз. Счастье любит тишину». (Тишину любит кладбище. А счастье – это жизнь. Она должна бурлить через край).
7. «Надаел уже, ник көн саен фото куясың?» (Куям, вот утыр менә. Беркая да чыгып китә күрмә минем аккаунттан).
8. «Туйдырды NL!» (Шулай итә ул NL. Безне дә NL туйдыра, Аллага шөкер!)
9. «Ник урыска кияүгә чыктың?» (Татарга чыгып карадым, что то барып чыкмады).
10. Все отписываюсь!!! (Аллага шөкер!)

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading