16+

Зөфәр Хәйретдинов: ““Өч тапкыр үлемнән калдым”

Салават Фәтхетдинов аны “композитор-ботаник” дип атый, чөнки җырларында – шомырт, миләшләр, сирень, кура җиләк, абага, алмалар...

Зөфәр Хәйретдинов: ““Өч тапкыр үлемнән калдым”

Салават Фәтхетдинов аны “композитор-ботаник” дип атый, чөнки җырларында – шомырт, миләшләр, сирень, кура җиләк, абага, алмалар...

Эстраданың иң танылган автор-башкаручыларының берсе, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән тормыш йомгагын бергә сүттек. Иҗат, эстрада, гаилә турында сөйләштек. 

– Бик ишле гаиләдә дөньяга килгәнсез икән. 11 балага әти-әниләрегез ничек игътибар биреп җитеште?
– Без үскән вакытта бу гадәти күренеш иде. Туган авылым, Татар Казысында (Питрәч районы – Авт.) күрше дүрт өйне генә санаганда да, 41 бала булганбыз икән. Күз алдына китерегез 4 футбол командасы. Гаиләдә 10нчы бала булып дөньяга килдем. Урамнарыбыз гөрләп торды. Балачагыбыз бик күңелле үтте. Аралашырга, уйнарга кеше бар иде. Иң бәхетле чорым – балачак. Әлбәттә, авырлыклары да булды. Әти-әнигә ярдәм итеп яшәдек. Алар колхозда эшләде. Элек хезмәт хакын да акча белән алучылар сирәк иде. Безгә өс киемнәре алыр өчен әти-әни йон, май, йомырка сатты. Ни гаҗәп, безгә барысы да җитте. 

– Туганнарыгызның бөтенесе исән-саумы? 
– Гаиләбездәге 11 баланың, 9ы исән. Иң өлкән апам һәм абыем бу дөньяны калдырып киттеләр. Абыем март аенда йөрәк авыруыннан вафат булды. Ул миңа кечкенә чактан үрнәк иде. Афзал абый ике ел Африканың Мозамбик университетында студентларга белем бирде. Биш телне камил белә иде. Рәхәтләнеп яши башлаганда гына бу дөньядан китеп барды. Абыйның вафатын күңел алдан сизде. Шулай да, бу югалтуны авыр кичердем.

– Әти-әниләрегезне туган авылыгызда җирләдегезме? Еш кайтасызмы? 
– Энекәшем төп нигезебезне яңартып авылда тора. Ешрак кайтырга тырышабыз. Ел саен май аенда әти-әни рухына аш үткәрәбез, каберләрен чистартабыз. Бу күркәм гадәткә дә 30 ел тулды. Күпме генә вакыт узса да, әти-әниләрне юксынабыз. Алар һаман безнең янәшәдә төсле тоела.

– Балачактан иң якты хатирәгез нинди? 
– Балачак – үзе искиткеч хатирә. Аны бүлеп сөйләргә ярамый. Хәзер еш кына авылга кайтам. Балачакта уйнап үскән урыннар бик нык үзгәргән. Элек авыл җанлы иде. Ә хәзер су буйларына беркем дә аяк басмаган төсле. Кызганыч... Соңгы елларда балачак хатирәләрен ешрак искә төшерә башладым. “Умарталы алан” дигән җыр да нәкъ шушы истәлекләргә нигезләнгән. Шунысы хак: кечкенәдән гади кеше булмаячагымны белдем. Тарихта эз калдырасы килде. Алдан сиземләвем дә көчле, куйган максатларыма һәрвакыт ирештем. 

– Композитор, җырчы буларак танылдыгыз. Шигырьләр язганыгыз бармы? 
– Мәктәптә укыганда шигырь язу белән мавыккан идем. Шигырь язып була, тик шагыйрь булуы кыен, шуңа күрә бу юнәлеш буенча китмәдем. Көй иҗат итү – күңел халәтемә туры килә. Тәҗрибәмдә көйгә тулысынча туры килгән шигырь булмады әле. Барыбер сүзләргә аз гына үзгәреш кертергә туры килә. Шигырьгә көй язганда аның эчтәлегенә бик нык игътибар итәм. Әгәр коры рифмалардан гына торган дүртьюллыкларны укысам, ул шигырьгә көй язырга тотынмыйм да. Дөрес, җыр тексты гадилекне ярата. Тик әсәрдә барыбер мәгънә, фикер, сюжет булырга тиеш.

 – Эстрадада бер-ике сүздән торган җырлар да бар. Аларны халык та яратып тыңлый кебек... 
– Андый җырларның иге-чиге юк. Әмма һәр җырга тыңлаучы табыла бит. Гадирәк язылган әсәрне кабул итәргә җиңелрәк, сүз дә юк. Өч тиенлек җырлар белән зәвык дәрәҗәсен күтәреп булмый. Иҗатның төп максаты – тәрбия бирү, халыкның рухи дөньясын үстерү. Хәзер эстрадада “демократия” заманы. Элеккеге кебек худсоветлар юк. 

– Сез худсоветны торгызыр идегезме? 
– Һичшиксез! Элеккеге җырларда да халыкчан гадилек булырга мөмкин. Тик бу әсәргә саллы композитор тотынса, җыр худсоветтан үтә иде. Бу – искиткеч матур, камил көйләр. Ә хәзер көйләрнең дә, шигырьләрнең дә (бөтен җырлар турында да түгел сүзем) сыйфаты начар. Эстрадада яңа чир барлыкка килде. Артистлар аранжировкаларында көнчыгыш мотивлары белән мавыга. Татар җырының үзенчәлеге югала башлады. Мин дә беренче көйләремне иҗат иткәндә эзләндем. Көнчыгыш алымнарын да кулландым. Әмма күңелдәге татарлык беркая да китми бит. Җырчылар арасында тулаем көнчыгыш җырларының көен алып, татарча сүзләр уйлап табып чыгыш ясаучылар да бар. Бик озак еллар РАОда (Россия авторлык җәмгыяте – Авт.) эшләгәч, андый әсәрләрне тиз танып алам. Көнчыгыш артистлары урланган җырларны ишетсә, җәнҗал кубар иде. Андый очракларның булганы да бар. Хәтта берничә артистны судтан коткарып калдым. Хәзер технологияләр заманы бит. Көйне телефонга тыңлатасың да, ул җырның авторларын шунда ук әйтеп бирә. Кеше җырын үзенеке итеп башкаручы өчен бу кыл өстендә тору шикелле. 

– Хәзер җырларның бәяләре бик кыйммәт. Элек тә бәяләр “тешли” идеме?
– Элеккеге җырларның бәяләре юк. Җырларны, якынча 30 ел элек, башкаручылары өчен продюсерлык үзәкләре сатып ала башлады. Шуннан соң гына, композиторлар артист белән турыдан-туры солых төзергә тотынды. Эстрадада үз урыны, исеме булган популяр башкаручыларга җыр сатканым булмады. Артистлар белән дусларча килешү төзим: җырларымны башкаручы артистлар юбилей кичәләрендә, концертларымда чыгыш ясарга тиеш. Сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылар белән башка мәсьәлә. Хезмәтем әрәм булмасын өчен җырны сатып бирәм, чөнки ул халыкка барып җитмәскә дә мөмкин. Күңелем әрнеп торган иҗат җимешләрем бар. Җыр хит булсын өчен аны башкаручысы да яратырга тиеш бит. 
Ә хәзерге шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатларын сатып бару яклы. Авторлык хокукларын яклау буенча оешманы 20 елдан артык җитәкләгән кеше буларак, эстрадага канунның йогынтысы артты. Автор җырын сатмаса, эшләмичә дә, гонорар акчасына көн күрә ала. Җыр сатылса, хокуклар да башканың кулына күчә. Акыллы композиторлар исә, иҗатлары өчен гонорар алу хокукын үзләрендә калдыра. 

Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының җомга саны, №111 дә укый аласыз. 

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading