16+

Актер, педагог Зөлфәт Закиров: “Сүгенмим, әмма кайчак...”

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров белән очраштык.

Актер, педагог Зөлфәт Закиров: “Сүгенмим, әмма кайчак...”

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров белән очраштык.

Сәхнәдә дистәләгән рольне уйнаган Зөлфәт көндәлек тормышта нинди рольдә? Ни өчен ул Мәскәүдә түләп укыган? Тормыш иптәшенә тәкъдимне ничек ясаган?

- Театр юнәлеше буенча укырга кергәч, әтиегез сезнең белән сөйләшмичә торган. Аның күңелен ничек эреттегез?
- Театр көллиятенә әни барырга тәкъдим итте. Ул бинага килеп кергәч, шаккаттым. Бөтен кеше иҗат белән мәшгуль: этюд куя, бии, җырлый. Рус төркеменә укырга керергә уйладым, тик анда, буем кыска булгач, алмадылар. Татар төркемен ул вакытта Рәшит Заһидуллин туплады. Әти театрда эшләгәч, алар бик яхшы таныш иде. Көллияттән чыкканда әти очрады: “Сез нишлисез монда”, - ди. Минем укырга керү турында ишеткәч, күзләре шар булды. Әни белән өйгә кайттык. Әти гаризамны кулына тотып каршы алды. Тавыш купты. “Укырга кермисең. Артист тормышын күрмәдеңме әллә? Акчасы юк. Гаиләң булмаячак”, - дип әйтте дә гаризаны ертып атты. Әтигә уч итеп, өйдәге бөтен татар китапларын укып, имтиханнарга әзерләндем. Шөкер, укырга алдылар. Әти минем белән бер ел сөйләшмәде. Безнең мөнәсәбәтләр Рәшит Муллагалиевич ярдәмендә җайланды. Ул әтине имтиханнарга чакырды. Килмәде. Остазым Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектаклендә роль тәкъдим итте. Тинчурин сәхнәсендә имтихан тапшырдым. Әти-әнигә чакыру биргән идем. Пәрдәне ачып карыйм, әти юк. Кәеф төште. Шул вакытта Рәшит Муллагалиевич һөнәрнең асылын аңлатты: “Без туганнар өчен уйнамыйбыз. Без гади халык, тамашачы өчен чыгыш ясыйбыз. Кешеләр акча түләп билет алган. Эшләргә кирәк”, - диде. Әти тамашага килде. Театрда яңа килгән артист бәйрәм өстәлен әзерли. Мин бу гадәт турында каян белим инде. Спектакльдән соң әти барлык актерларны да сыйлады. Шул вакыйгадан соң гына күңелендә бозлар эреде.

- Әтиегезгә үпкә сакламадыгызмы?
- Әти тормышка аек акыл белән карарга өйрәтте. Үземнең теләкләремне, хыялларымны аңларга ярдәм итте. Кечкенә вакытта холкым йомшак булды. Әни назында үстем. Дәү әти, дәү әни тәрбиясен алдым. Мин аларга рәхмәтлемен. Хәзер үзем дә әти булгач, әти-әниләремне бик яхшы аңлыйм. Балага һәрвакыт яхшылык кына телисең. Аралашып, дус-тату яшибез.

- Сез Мәскәүдә дә белем алгансыз бит. Тик түләүле урынга гына эләгә алгансыз. Уку өчен чыгымнарны ничек капладыгыз?
- Борис Щукин исемендәге театр институтына бюджет урынга эләгә ала идем. Анда остазымны да беләләр. Хәзерге акылым булса, бәлки, шунда укыр идем. Тик хыялым режиссер һөнәрен алу булды. Театр көллиятен кызыл дипломга бетергәч, бюджетка алырлар дип ышандым. Көтеп тормыйлар икән шул. “Түләүле генә уку мөмкин”, - дигән сүзләрне ишеткәч, кәеф төште, теләк тә бетте. Әни берне генә “менеп төште” дә: “Барасың. Акчаны табабыз. Кредит алырмын”, - диде. 150 мең аз акча түгел. Мин имтиханнардан да качасы идем, тик әти күреп алып туктатты. Мәскәүдә түләп укыдым. Төркемдәшләр җәен ял иткәндә, мин урам да себердем, машина да юдым, юл да салдым. Икенче курс өчен түләргә кирәк бит. Шулай 100 меңне җыйдым. Кышкы ялларда тагын 40 мең эшләдем. Деканаттан акча җыеп бетергәч түләргә сорадым. 10 мең генә җитми иде. “Нет, Зульфат дорогой, пиши заявление”, - диделәр. Алар бөтенесе дә “дорогой” дип кенә эндәште. Минем гариза язганымны остазым Наталья Зверева күреп алды. Ул җитәкчелек белән сөйләште дә, бюджет урынга күчерделәр. Мәскәү дөньяга күзләрне ачты. Үземә генә таянырга өйрәтте. Мәскәүдә син беркемгә дә кирәк түгел, шуңа күрә хезмәткә дә мөнәсәбәт үзгәрде.

Реклама

- Ни өчен Мәскәүдә калмадыгыз? 
- Тәкъдимнәр булды. Әмма бушка эшләп булмый бит. Мәскәү театрлары да: “Сез барыгыз да сәләтле, тик урыннар юк”, - диде. Күп кенә өлкән буын артистлар спектакльләрдә еш уйнамасалар да, урын алып торалар. Ә кеше китми икән, урын һавадан барлыкка килми инде. Бу проблема Татарстанда да бар. Сүз дә юк, театрга өлкәннәр дә кирәк. Тик театрны яшьләр яшәртә. Һәр елны театр көллияте актерлар әзерли. Студентларга Чаллы, Минзәлә, Әлмәт һәм башка театрлардан тәкъдимнәр килә. Яшьләрне дә аңларга кирәк. Аларның да Казанда каласы килә. 

- Актер буларак кагыйдәләрегез бардыр. Нинди алар?
- Тырышлык. Әйе, соңга калган вакытларым булгалый, тик мин сәхнәдә 100 процентка бирелергә тырышам. Хезмәттәшләреңә сүз әйткәнче башта үзеңнең эшеңне күрсәт. Башкалардан сорыйсың икән, синнән дә шуны ук көтәчәкләр. Актер эше тырышлык, таләпчәнлек һәм аек аңга корылган.

- Театрда уйныйсыз, ә тормышта?
- Яратмыйм. Әлбәттә, тормышта каршы әйтергә теләгән вакытлар булгалый. Сүгенмим, әмма кайчак: “Мондый авыр адым ясавыгызга, сөбханалла, мөхтәрәм әфәнде бик зур рәхмәтләремне җиткерәм”, - дип ирония белән әйтәм. Хезмәттәшләр янында уйнауның да файдасы юк. Алар шундый ук актерлар, уеннан уймак та чыгарга мөмкин. Спектакльдә яңа сүзләр әйтеп җибәрү, кызык. Ә тормышта уйнарга ярамый. 

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый яратам бу актерны ник язмыйлар икенче анын турында кубрак

    Мөһим

    loading