Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакированың юбилее бүген.
Аның белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез. Башы: Зөлфия Шакирова: “Әле мин яши генә башладым: тәмләп, иркенләп”.
– Җәвит абый белән ничә ел бергә сез?
– Очрашып йөргән елларны да исәпкә алсак – 42 ел. Бер генә вакытка да үкенгәнем булмады. Беренче никах күкләрдә языла диләр, шуңа яңадан туган булсам да Җәвит белән танышыр идем. Ике улыбыз, өч оныгыбыз бар. Үзебез тапкан мал белән гомер итәбез. Кулга-кул тотынышып, бернәрсәсез Казанга килдек. Тулай торактан куна, уклау, ике кәстрүл, ике чемодан китап белән чыгып киттем. Таныш-белеш тә булмады.
– Тормышыгызда кыен мизгелләр бик күп. Алар арасыннан иң үзәккә үтеп кергәне кайсы?
– Бәлки, шулай кирәк булгандыр. Адәм баласы сыналып чыныга. Алла һы Тәгалә дә: “Яраткан кешемне сынармын”, – дигән, шуңа күрә мине Ходай бик ярата дип әйтә алам. Без бернинди каршылыкларга да бирешмәдек. Бүген Аллаһы Тәгаләдән генә куркам. Әйтәсе килгән сүземне авыз тутырып әйтә алам. Иң мөһиме – үткәнем өчен оялмыйм. Һәр сынау да кирәк булгандыр. Авырлыклар туй көнебездән үк башланды. Аннан беренче улымны тапкач, бөтенләй йөри дә алмаслык хәлдә калдым. Шатлыкларым да, борчуларым да – барысы минеке. Аллаһка шөкер, әнидән бирелгән сабырлыгым бар. Барысына да түзәбез. Йолдызнамә буенча Җәвит – ут, мин – һава, шуңа күрә бер-беребезне тулыландырып киләбез. Йолдызнамә дигәч, өйләнешәбез дигән сүз чыккач бер-беребезгә туры килү-килмәүне китаптан тикшереп утырганым искә төште. Мин китап җыя идем. Киштәләрдә төрледән-төрле китаплар тезелеп торды. Шул китапларның берсендә йолдызнамә буенча парларның бер-берсенә ни дәрәҗәдә туры килүе язылган. Карыйм, ә без Җәвит белән бөтенләй туры килмибез икән. Аллаһка шөкер, менә 38 ел бергә гомер итәбез. Тагын 38не яшәргә язсын.
– Ике улыгыз бар. Кыз бала тәрбиялисе килү теләге хыял булып калдымы?
– Илһамны бик авыр таптым. Сөякләр киңәеп, йөрәгем зурайган иде. Казанда таныш-белеш булмагач, әти-әни янына туган якларга кайттым. Ул вакытларда баланы ярып алу юк иде әле. Мин тавыш-тынымны чыгарырга куркып түзеп яттым. Район хастаханәсендә бер генә акушерка иде. Күпне күрдек инде. Мондый хәлләрдән соң, бала табарга ярамый диделәр. Улыбыз Искәндәр Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Хастаханәгә тикшеренергә килеп, йөклелекнең өченче аенда гына авырлы булуымны белдем. Ике дә уйламадык, әлбәттә, табабыз. Кызмы, малаймы мөһим түгел. Яхшы кеше булсыннар.
– Сез Җәвит абыйга әнисе (үги әнисе турында сүз) белән араларны җайларга ярдәм иткәнсез. Бу хәл ничек килеп чыкты?
– Тормыш юлымда гел дипломат булдым. Туйдан соң, безне куып чыгаргач, 14 ел Җәвитнең туган нигезенә кайтмадык. Без бер районнан бит инде. Минем әти-әнигә кайтабыз, әмма һәркемнең туган нигезенә күңеле тарта. Җәвитнең әнисе ягыннан туганнарына кунакка бара идек. Без өстәл артында чәй эчеп утырган мәлдә, Җәвит югала. Ул туганнарының бакча башларына чыгып туган нигезен карап тора икән. Кайткан саен: “Болай ярамый, аралашып яшәргә кирәк”, – дип әйтә идем. Бервакыт Җәвитнең туган авылына кайтып әти-әнисе, бертуган олы абыйсының да кабер ташларын алыштырырга булдык. Ташка төгәл көннәрне язарга кирәк, ә без белеп бетермибез. Шуны карарга дип зиратка кайттык. Шул вакытта Җәвитнең энекәше (үги әнисеннән туган энесе) тирес түгеп йөри. Ул безне өйгә чакырды. Җәвит каушап калды. “Юк, бу юлы керәбез. Гомер буе күңелеңдә таш йөртә алмыйсың”, – дидем. Авылга кайткач, машина тулы күчтәнәч инде, билгеле. Шулай итеп, Җәвитнең туган нигезе янына килеп туктадык. Әнисе безнең килгәнне күреп, каршы алырга чыккан. Бернәрсә булмагандай мине, Җәвитне кочаклап алды. Өйгә кердек, ә анда бәлеше дә пешкән, өстәле дә әзер. Ризыкның киңлеге, кодрәте шушыдыр. Шул көннән башлап аралашып яшибез. Гел кайтып, хәл-әхвәлен белешеп торабыз. Аллаһка шөкер дип әйтәм. Минем әти-әниләрем мәрхүмнәр. Алар булмагач, туган нигезгә дә кайтасы килми. Ә Җәвитнең көтеп торыр кешесе бар. Аның капкасы ачык әле. Кайтыр җирең булу – зур бәхет.
– Сезнең тавышны башка кешенеке белән бутап булмый. Тәнкыйтьне кабул итәсезме?
– Тәнкыйть кешене үстерә. Мактап тору гына ярамый, шунысын яратмыйм. Кемдер чын күңелдән мактый, ә кемдер исем өчен генә әйтә. Син сәхнәгә чыгасың, ә бер төркем артист сәхнә артында тикшереп тора. Кемдер бер сүз дәшмичә чыгып китә, кемдер “матур җырладыгыз”, – ди. Без бит инде шактый тәҗрибәле кешеләр. Кемнең нәрсә әйтәсен күзенә карап та аңлыйбыз. Һәркемгә ярап булмый. Заманасы да үзгәрә. Һәрбер җырчы үз заманындагы тамашачыга кирәк. Хәзер күпләр концертка күңел ачарга бара. Без эшли башлаган дәвердә мәдәният йортларында буфет та эшләмәде. Хәмер дә сатылмады. Кеше чын сәнгать карарга килде. Тамашачыга ярарга тырышып, беркайчан кыйбламны үзгәртмәдем.
– Улыгыз Искәндәр (ИСКАН) сезнең иҗатка капма-каршы юнәлештә иҗат итә. Сез аны кабул итәсезме?
– Мин бит бер җырчыга да каршы түгел. Һәркемнең үз тамашачысы бар. Әлбәттә, Искәндәр яшьләр өчен иҗат итә. Минем яшьтәгеләр аны тыңламыйдыр. Әмма аның шигырьләренә игътибар итсәң, бик мәгънәле бит. Улыбыз мәктәп вакытында ук шигырьләр язды. Без аларны качып кына укый идек. Тормышта бик күп авырлык күргән кеше шикелле уйлангач, аптырап та куйдык. Аның үз юлы, үз стиле бар. Иҗаты гомерле булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар