Әниләр көне алдыннан күптән түгел генә әни булган популяр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова белән хәбәргә чыктык.
Баласы кечкенә булса да, Зөлфирә инде концертларда чыгыш ясый. Кайбер тамашачылар шуны күздә тотып, аны “күке” дип тә астыртын комментарийлар калдырганнар. Бу мәсьәләгә Зөлфирә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә дә ачыклык кертте. “Интернет челтәре – бик кызык әйбер ул. Вакыт булганда, мин дә кайбер интервьюларны карап чыгам. Алар янында төрле комментарийлар язалар. Күп фикерләр! Күбесе яхшы, кайсылары – бөтенләй башка сыймаслык. Безнең тормышыбыз белән кызыксынучыларга шуны әйтәсем килә: баламны имезәм, төне буе чиратлашып карыйбыз, нәкъ башка гаиләләрдәге кебек. Акланып язуым да түгел. Аптырап язуым. Әни бүгенгесе көндә үзенең иң рәхәт тормышын күрә, Аллаһка шөкер. Балаларыннан да, кияүләреннән дә уңды. Исән-сау гына булыйк барыбыз да. Сезгә дә безнең кебек бердәм булып, сау-сәламәт сабыйлар алып кайтып, һәр туган таңга сөенеп, яраткан эшегездә эшләргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә! Чын йөрәгемнән телим. Ике дөнья рәхәтен күрергә язсын. Бу кунак кына булган дөньяда әшәкелек чәчмичә, изге ниятләр белән яшәргә насыйп булсын! Безнең концертларыбызга яратып килгән тамашачыларыбыз алдында баш иям! Концертларыбызга билет сатучы һәрбер кассирга да рәхмәт!”, – дип язган Зөлфирә. Шулай да, без дә Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаяновадан “сорау алдык”.
– Күптән түгел генә янәдән әни булдыгыз! Котлыйбыз! Икенче тапкыр әни булгач, хисләр шул укмы?
– Хисләр шул ук була алмый, чөнки Нәзирә – беренче бала. Йөклелек вакытында да, бала тапканда да бөтенләй үзгә хисләр иде. Икенче тапкыр йөккә узгач, бала тудыру йортына инде кая барганыңны аңлап барасың. Бала тапканда да барлык “ярый-ярамыйлар”ны белеп торасың. Икенче баланы алдан планлаштырмаган идек. Аллаһка шөкер, тагын бер кызыбыз булды. Гүзәлебез бик назлы бала. Күзгә карап елмая, сөйләшергә ярата. Хисләрне аңлатып та бетерү кыен. Хәзер инде икенче тапкыр әни булуыма төшендем. Һәр мизгелнең тәмен табып яшибез.
– Һәр баланың үз холкы диләр, сабыйның холкы сизеләме?
– Әлбәттә, сизелә. Гүзәлнең холкы йомшаграк булыр төсле. Нәзирә – үзсүзле, максатчан кыз. Ә Гүзәл күзгә карап елмаеп тора, сөбханаллаһ. Әле алар кечкенә бит, холыкларын үсә бара белеп бетерербез инде.
– Йөклелек буенча ялда утырырга да вакытыгыз булмады, сәхнәгә кайту кыен бирелмәдеме?
– Бала табу буенча ялда утырганым булмады дисәк тә була. Ике бала белән дә бала тудыру йортына киткәнче диярлек чыгыш ясадым. Гүзәл белән бер ай өйдә булдым. Ә Нәзирәне тапкач, аннан да иртәрәк концертларга чыгып киткән идем. Безнең халык: “Балаларын ташлап чыгып китәләр”, – дип бик ачулы комментарийлар калдыра. Борчылмагыз, балаларны ташлап чыгып киткәнебез юк. Әни ярдәм итеп тора, шуңа баланы да, әнине дә гел үзебез белән йөртәбез.
– Бала табу организм өчен стресс, шулай да сез бик тиз үз формагызга килдегез, серегез бармы?
– Формага килдем дип әйтмәс идем. Мин беркайчан да ябык булмадым. Ничек бар, шулай калдым. Бераз формага килсәм, яхшы булыр иде дип уйлыйм.
– Нәзирә дә хәзер апа, аңлап бетерәме әле апа булуын, көнләшмиме?
– Аңлый. Гүзәлне бик ярата, кочаклап, үбеп кенә тора. “Балалар бакчасына барасым килми, Гүзәл белән калыйм әле”, – дип хәйләләп тә карый. Шулай да балалар бакчасын калдырып булмый. Балалар бакчасына бару да эш бит инде. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
3
Мондый гайбәт формасындагы язмаларны телеграмга бирмәскә иде. Төрле җавап ишетүегез бар. Кем хуплый, кемгә ошамый... бу реклама инде җырлаучыларга. җырлаучыларның шәхси дөньясы кемгщ кирәк соң ул? Үзләренә генә кирәк. Зыялыларны җырлаучының репертуары, аларны башкару осталыгы турында сөйләшү кирәк. Сәлимә апагыз.
0
0
7
3
Зэльф ирэ матур жырлаучы да матур сэйлэуче дэ икэн эле молодец , бик дэрес сузлэр !
0
0
7
4
Молодцы , икегезне дэ бик уважать итэм , бик тэ яратып карыйбыз , э гайбэтлэргэ килгэндэ , кеше сойли инде ул , кайсы курэ алмыйча. Сезнен баланы алар килеп карамый бит , узегез тигезлектэ устерегез , афэрин диясе генэ кала
0
0
6
1
Ин яраткан артистлар арасында семьям, узгэрмэгез бердэ, гел шулай ягымлы булып калыгыз, балаларыгыз, узегезгэ, энилэрегезгэ сэлэмэтлек телим Зур унышлар алдагы тормышыгызда!
0
0