16+

Журналист Фәйрүзә Мәҗитова: “Хыянәтне кичерергә язмасын”

Тормышка позитив карашы, мөлаемлеге, үҗәтлеге белән генә түгел, меңләгән телевизор караучыны, дусларын, танышларын, хезмәттәшләрен сокландыра торган шәхес ул — “ТНВ” алып баручысы Фәйрүзә Мәҗитова.

Журналист Фәйрүзә Мәҗитова: “Хыянәтне кичерергә язмасын”

Тормышка позитив карашы, мөлаемлеге, үҗәтлеге белән генә түгел, меңләгән телевизор караучыны, дусларын, танышларын, хезмәттәшләрен сокландыра торган шәхес ул — “ТНВ” алып баручысы Фәйрүзә Мәҗитова.

Аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

– Балачагың турында сөйлә әле?
— Мин Әлки районының Алпар авылы кызы.  Әтием Рәфис шофер иде, әнием Фәнүзә авылда озак еллар почта бүлекчәсендә эшләде. Без зур гаилә булып, әти-әни, әби-бабай белән яшәдек. Барыбыз бергә зур өстәл янына җыелышып ашау,  печәнгә төшү, көтү көтәргә чыгу, урманга - чикләвеккә, җиләккә бару - һәрберсе күңелемдә кадерле истәлек булып саклана. 
Миңа 5 яшь булганда, әти-әни башка чыгып, аерым яши башладык. Сеңлем туды. Авыл баласы булгач, әти-әнигә гел ярдәм итәргә кирәк. Эшләтеп үстерделәр. Каз, йә үрдәк бәбкәләре алалар иде, аларны саклау минем өстә була иде. Әти-әни эштә, ә мин бәбкә саклап урамда калам. Төшке ашка кайтып киткәндә, урам апалары күз-колак булып тора иде. Янәшәдәге кибеткә товар кайтса, нәрсә алып кайттылар икән дип, карарга кереп киткән вакытлар да булды, шуның аркасында берничә тапкыр бәбкәләремне карга алып киткәләде. Иң зур югалту ул вакытта шул иде. Соңрак сеңлем үскәч бәбкәләр саклау аның җаваплылыгына әйләнде.

– Син мәктәп елларында да сәхнәдән төшмәдең, бәлкем, бәләкәй чагыңда ук кем булачагыңны аңлагансыңдыр?
— Мәктәп еллары - бик күңелле вакытлар. Чыннан да мәктәптә укыганда без барысына да җитешә идек, укуга да, олимпиадаларда катнашырга да, дәрестән тыш төрле-төрле чаралар уздырырга да. Авыл клубында да концертлар куя идек, мәктәптә дә төп артистлар без идек, кичәләрне алып бару, җырлау, шигырь сөйләү, скетч кую, яңа елда Кар кызы булу - 6-7 кыз өстендә иде. Безнең заманда авылда җирле радио сөйли, бәйрәмнәрдә аның аша радиогазета чыгара идек. Күңелле вакытлар! Мин шул вакыттан ук журналист булам дип хыялланып яши идем. 

— Әтиегезне бик иртә югалттыгыз. Авыр булгандыр...
— Әтием Рәфис - баянчы, җырчы, ул да сәхнәдә җырлый иде. Быел вафатына 19 ел була. Мин университетның 5нче  курсында укыганда, диплом алырга 3 ай кала көтмәгәндә китеп барды. Миңа шаяртып "корреспондент" дип эндәшә иде. Мин 3нче курстан корреспондент булып эшли башлаган идем инде ул чакта. Безнең тапшырулар "Эфир" каналында эфирга чыга иде, ә ул Казанда гына күрсәтә, авыллар карый алмый иде. Әтинең мине телевизордан бик күрәсе килде, тик кызганыч, хыялы тормышка ашмады.

– Ни өчен журналистиканы сайладың?
— Журналистиканы сайлавым телевизордан матур киенгән, матур сөйләүче дикторлар кебек булырга теләвем, аларга карап кызыгуым белән бәйле. 
Минем дә алар кебек бизәнеп, киенеп-ясанып экранга чыгып утырасым килде. Тик мин ул чакта телевидениене бөтенләй белмәгәнмен икән бит. Дикторлардан гына чыгып бәяләвем дөрес булмаган, телевидение ул зур коллектив хезмәте. Яңалыклар тапшыруындагы диктор ул - язылган текстны укучы гына, аңа язып бирүче, мәгълүматны үз күзе белән күреп кайтып язучы репортер хезмәтен, редакторларның текстны җиренә җиткереп шомартуларын, режиссерның, тавыш режиссерының җаваплылыгын белмәгәнмен. Читтән караганда телевидение эше бик җиңел булып тоела бит ул. Янәсе экранга чыгып сөйлисең, кулыңа микрофон тотып кешегә сорау биреп сөйләтәсең, аннары шуны күрсәтәсең генә. Ә чынлыкта исә һәр сүзеңне үлчәп, мәгънәле, дөрес итеп сөйләү, кешедән фикер әйттерү өчен дөрес сораулар бирү кебек бик күп нечкәлекләре бар. Икенче яктан телевидениеда күренми торган эш күп, сценарий язу, кеше белән съемка сөйләшү, тиешле урынга бару, съемкалар, монтаж... Бик күп көч һәм вакыт сорый ул. 

— Авыл кызына укырга керүе авыр булмадымы?
— Без укырга кергәндә имтиханнарны татар телендә бирә торган заманалар иде бит әле. Авыл мәктәбен тәмамлап килгән укучы балага әлбәттә авыр иде. Тик минем журналист булу теләгем бик-бик көчле иде. Аллаһы Тәгаләгә ялынмаган, аннан ярдәм сорамаган көнем булмаганыр. Ул ярдәм иткәндер дип уйлыйм. 

– Карьераңны телевидение белән бәйләвең ничек булды?
— Мин укырга кергәндә үк ТВда эшлим, дип, шул юлны сайладым. Беренче курстан соң район газетасына бер айга практикага кайттым. Беренче хезмәт хакымны шуннан алдым. 870 сум тирәсе иде ул (2001нче ел). Аннары икенче курстан соң Казан студиясенә бардык. Бер ай "Адымнар" тапшыруында эшләдем. Практикадан соң сентябрь аенда эшкә дәштеләр. Атнага бер репортаж әзерләп, эшләп укый башладым. Айга 1500 сум хезмәт хакы түлиләр иде(2002 ел). Әнигә шалтыратып, әни миңа бүтән акча җибәрергә кирәкми, мин үзем эшлим, дип әйткәнем әле дә хәтеремдә әле.

Реклама

– Тормыш иптәшең белән ничек таныштыгыз?
— Ирем белән 5нче курста укыганда таныштык. Бик очраклы килеп чыкты. Тулай торактагы бүлмәдәш кызлар белән соңгы курста дискотекаларга йөрергә кирәк, дип сүз куештык. Чөнки бездән өлкәнрәк курстагылар "петачок"та биеп кайта идек дип сөйли, ә безнең сагынып сөйләрлек нәрсәбез дә булмас дип, Аренага барырга уйладык. 
Дүшәмбе көнне журналистларга Пресса таныклыгы белән керү бушлай иде. Октябрь ае иде. Өч кыз дискотекага барырга чыктык. Машина тотарга уйладык. Килеп туктаган машинада минем булачак ирем иде! Язмыш! 

– Син мәхәббәткә ышанасыңмы?
— Ышанам! Мәхәббәт гашыйк булудан башлана! Мин дөньямны онытып гашыйк булдым. Кинодагы кебек! Берара бәхеттән һавада очкан кебек йөрисең! Мин кияүгә дә үлеп яратып, фәкать йөрәк белән генә уйлап чыктым! Әмма бу халәт гомерлек түгел икән. 3-4 елдан очып йөргән халәттән җиргә кайтып төшәсең ул! Тормыш үзенекен итә. Балалар туды. Декрет. Фатир алу мәсьәләләре. Гаилә тормышында сынаулар күп була! Иң мөһиме аларны бергәләп хәл итәргә, авырлыклардан курыкмаска, тормыш корганбыз икән гомергә бергә булырга, дигән уртак уй булырга тиеш. Менә шунда мәхәббәт булыша да инде. Бер-береңне ихтирам итү кирәк. Сүз белән җәберләмәскә, һәрберебез шәхес икәнне онытмаска. 

– Хыянәткә мөнәсәбәтең ничек?
— Хыянәтне кичереп булмый диләр. Әйтә алмыйм. Кичерергә язмасын. 

– Сезнең гаиләдә нинди кагыйдәләр бар?
— Өйдән чыгып китүчене ишектән озатып калырга, аннары тәрәзәдән кул болгарга, кайтканда ишек төбеннән каршы алырга. Кайда гына булсаң да, кунарга өйгә кайтырга! Кеше йоклаганда ул бүлмәдә телевизор кабызмаска, шауламаска, кычкырып сөйләшмәскә. Чисталыкны сакларга! Кайтучыга ризык калдырырга. Күүүп итеп сөйләшергә! Сөйләшкәндә (аеруча балаларның) күңел эчендә яшеренеп торган уйлары, күңелне борчыган мәсьәләләре тышка чыга, бер-береңә сөйләгәч рәхәт булып китә, тынычланып, бушанып каласың!

Язмага реакция белдерегез

37

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәйрүзә апа гаҗәеп молодец кеше, күз тимәсен үзенә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яратабыз Әлки кызын.Һәрьякап уңышлар, гаилә бәхете телибез.

      Мөһим

      loading