16+

Зәйнәб Фәрхетдинова: «25 яшьтә без үз көнебезне үзебез күрә идек»

«Шәһри Казан» газетасы белән бер көнне дөньяга килгән кешеләр арасында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да бар. Ә газета чыга башлаган 1990 елда җырчыга 23 яшь була. «ШК» белән бәйле мизгелләре турында ул безгә үзе сөйләде. - Зәйнәб, «Шәһри Казан» газетасы барлыкка килгән көннәрдә син нәрсә белән шөгыльләнә идең? -...

Зәйнәб Фәрхетдинова: «25 яшьтә без үз көнебезне үзебез күрә идек»

«Шәһри Казан» газетасы белән бер көнне дөньяга килгән кешеләр арасында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да бар. Ә газета чыга башлаган 1990 елда җырчыга 23 яшь була. «ШК» белән бәйле мизгелләре турында ул безгә үзе сөйләде. - Зәйнәб, «Шәһри Казан» газетасы барлыкка килгән көннәрдә син нәрсә белән шөгыльләнә идең? -...

«Шәһри Казан» газетасы белән бер көнне дөньяга килгән кешеләр арасында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да бар. Ә газета чыга башлаган 1990 елда җырчыга 23 яшь була. «ШК» белән бәйле мизгелләре турында ул безгә үзе сөйләде.
- Зәйнәб, «Шәһри Казан» газетасы барлыкка килгән көннәрдә син нәрсә белән шөгыльләнә идең?
- Ул чакта мин мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, тулай торакта тәрбияче булып эшли идем, чөнки яшәр урыныбыз юк иде. Анда төрле кичәләр оештыру белән бергә, ансамбльгә дә йөрдем. Конкурста да катнашырга өлгергән идем.
- Үзең турында «Шәһри Казан»да чык­кан беренче язманы хәтерлисеңме? Ул кай­чан булды?
- Элек композитор Ганс Сәйфуллин оештырган «Җыен» була торган иде. Әнә шунда мин Әхсән Баян белән Фуат Әбүбәкеров иҗат иткән «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын башкардым. Шуннан соң җыен турында язганда, миңа да «бик матур тавышлы» дип бәя биргәннәр иде. Ул җырны соңыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да яратып тыңлый иде.
- Ул еллардагы «Шәһ­ри Казан» ничег­рәк истә калган?
- Аннан шәһәр кешесе генә түгел, авыл халкы да күп мәгълүмат ала иде. Кануннар, сәясәт, дөньядагы кызык хәлләр яктыртылды анда. Газета гади һәм аңлаешлы тел белән язарга омтылды. Бер журналист каләменә ияләшкән кешенең газетаны бүген дә укыйсы килә торгандыр. Чөнки ул заман белән бергә атлый.
- Безнең газетага 25 яшь. Син ул яшьтә нәрсә эшләргә өлгергән идең?
- Без ул чакта үз группабызны булдырып, күп концертлар куярга өлгергән идек. Музыка җиһазлары сатып алдык. Шулай итеп, үз көнебезне үзебез күрә башладык. Ул елларда бик популярлашып киттек, дияр идем. Мин 25 яшемдә «Татар җыры» конкурсында катнашып, лауреат исемен алдым.
- Талантлы җырчыларның иҗатын гына түгел, гаилә хәлләрен дә газета һәрвакыт күзәтеп барды. «Шәһри Казан»ның сезнең язмышка йогынтысы булдымы?
- Әйе, улыбыз Булат туганын иң беренче булып «Шәһри Казан» газетасы язып чыкты. Ул чакта кәрәзле телефоннар да юк. Журналист баланың авырлыгы, буе турындагы мәгълүматларны тиз арада эзләп тапкан иде.
Иҗатыбыз турында да шактый язмалар дөнья күрде. Үзебез дә газета оештырган чараларда катнашырга тырыштык. Безнең үзебезгә мактаулы исемнәр алу турында исебез дә китмәде. Бервакыт «Шәһри Казан» газетасы бу мәсьәләне күтәреп чыкканнан соң, укучылардан шактый хатлар килә башлады. Шуннан соң, озак та үтмәде, «Татарстанның халык артисты» дигән исем бирделәр. Әнә шулай, үзебез артыннан йөрмичә, халык сораганга күрә, ул исем безнең өчен кадерле булгандыр.
- Газетага теләк­ләрең...
- «Шәһри Казан»ның яшәве аны укучыларга бәйле. Шуңа күрә укучылар артсын, газета озын гомерле булсын. Ә журналистларга иҗат уңышлары телим.
****
25 яшьлекләр
Алсу Вахитова,
Кама Тамагы районы:
- 25 ел минем өчен сизелми дә узды. Кама Тамагы районының урта белем бирү мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Диплом алган елны искиткеч яхшы кешегә кияүгә чыктым, мин аның белән бик бәхетле. Безнең мәхәббәт җимешебез Әмир үсеп килә, аңа инде 3 яшь. Хәзерге вакытта үзем Кама Тамагы Хәрби комиссариатында кече табиб булып эшлим. Район җирендә бер дигән итеп яшәп була, барлык уңайлыклар да бар. Әти-­әни дә янәшәдә генә. Гаиләбез белән ял итәргә, балыкка йөрер­гә яратабыз. Әле менә күптән түгел генә Болгарга сәяхәт иттек. «Шәһри Казан» газетасын дәү әнием күптән алдыра. 25 ел эчендә газета берничә тапкыр үзгәрде, форматын, стилен үзгәртте. Ләкин ничек кенә булмасын, ул һәрвакыт укучысы өчен көтеп алынган яраткан газетасы булып кала бирә.
Рамил Шәрәпов,
Казан:
- 25 ел эчендә шактый уңышларга ирештем дип саныйм. Кадерле гаиләм бар, хатыным белән улыбыз Раянны үстерәбез, әле күптән түгел генә икенче балабыз Ленара туды. Яраткан тамашачым бар. Күпләр мине артист буларак белә, таный, чыгышларымны теләп кабул итә. 25 яшь ул әле ирешелгәннәр белән туктап калу чоры түгел, алга таба да камилләшергә, тырышырга кирәк. «Шәһри Казан» газетасына 55 яшендә дә ике «биш»ле куярлык булсын. Миңа 80 тулганда да, «Рамил, син безнең яшьтәшебез бит», дип шалтыратырлык булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading