16+

Аерылышканда милек ничек бүленә?

Аерылышу алдында торабыз. Никах вакытында ипотекага фатир алдык, машина сатып алдык.

Аерылышканда милек ничек бүленә?

Аерылышу алдында торабыз. Никах вакытында ипотекага фатир алдык, машина сатып алдык.

Фатир үз исеменә рәсмиләштерелгәнгә күрә, ирем аңа гына калачак, дип әйтә. Соңгы вакытта судлар милекне бүлүгә башкача карый башлады, диләр. Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Үз хокукларымны ничек якларга?»

Алина Юсупова
Казан

– Соңгы елларда гаилә бәхәсләре буенча суд практикасы чыннан да үзгәрә бара. Әмма иң мөһим нәрсәне аңларга кирәк: Россия Гаилә кодексының төп принцибы үзгәрмәде. Никах вакытында ир белән хатын уртак акчага сатып алган милек, кагыйдә буларак, уртак милек булып санала. Шуңа күрә фатирның, йортның, машинаның яки башка кыйммәтле милекнең кем исеменә рәсмиләштерелүе генә хәлиткеч фактор түгел.

Ләкин хәзер судлар һәр конкрет очракны җентекләбрәк өйрәнә. Әгәр элек күпчелек бәхәсләрдә милек автомат рәвештә тигез итеп бүленсә, хәзер судлар ир белән хатынның гаиләгә керткән өлешен дә бәяли. Бу өлеш акча белән генә үлчәнми.

Мәсәлән, хатын-кыз балалар тәрбияләп, йорт алып барып, шуның нәтиҗәсендә иренең эшләп керем алуына шартлар тудырган икән, бу да гаиләгә керткән әһәмиятле өлеш булып санала. Шуңа күрә «Син эшләмәдең, гаиләгә акча кертмәдең» дигән сүзләр юридик яктан һәрвакыт дөрес түгел.

Шулай ук һәр милекнең хокукый статусын ачыклау мөһим. Әгәр фатир никахка кадәр сатып алынган булса, ул, гадәттә, шәхси милек булып кала. Әмма никах вакытында шул фатир өчен ипотека түләнгән, ана капиталы кертелгән, капиталь ремонт ясалган яки гаиләнең уртак акчасы шактый күләмдә тотылган икән, икенче як суд аша үз өлешенә дәгъва белдерә ала. Һәр очрак аерым бәяләнә.

Күпләр өчен иң катлаулы мәсьәлә – ипотека. Монда киң таралган ялгыш фикер бар: имеш, кредит килешүе кем исеменә рәсмиләштерелгән, бөтен җаваплылык та шуңа гына кала. Чынлыкта исә хәл күпкә катлаулырак. Әгәр ипотекага алынган фатир уртак милек дип таныла икән, кагыйдә буларак, кредит буенча калган бурыч та бүленә. Әмма бу автомат рәвештә банкның икенче кешене заемщик итеп тануын аңлатмый.

Банк өчен кредит килешүе үз көчендә кала, һәм ул өстәмә килешү төзергә дә ризалашмаска мөмкин. Шуңа күрә аерылышканнан соң элекке ир белән хатынга банк белән дә сөйләшүләр алып барырга туры килә. Кайчак бер як икенчесенең өлешен сатып ала, кайчак фатир сатыла һәм кредит ябыла, ә кайбер очракларда элекке ир белән хатын кредитны бергәләп түләүне дәвам итә.

Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә никах мөнәсәбәтләренең фактик яктан туктавы. Гаилә инде күптән аерым яшәсә дә, рәсми рәвештә аерылышмаган булырга мөмкин. Мондый очракларда суд, бәхәс килеп чыкканда, кайчаннан башлап уртак хуҗалык алып барылмаганын да өйрәнә. Шуңа күрә озак вакыт аерым яшәсәгез, моны раслый торган дәлилләрне саклау файдалы: яшәү урыны буенча теркәлү, коммуналь түләүләр, шаһитлар күрсәтмәсе һәм башка документлар.

Практика шуны күрсәтә: аерылышу алдыннан кайбер кешеләр уртак милекне тиз генә сатып җибәрергә ашыга. Мондый хәлдә вакытны сузмаска кирәк. Әгәр милекне бүлү турында судка мөрәҗәгать итәсез икән, шул ук вакытта бәхәсле милеккә арест салу турында да гариза бирергә мөмкин. Бу суд карары чыкканчы фатирны яки машинаны өченче затларга сату куркынычын киметә.

Соңгы вакытта күчемсез милек белән бәйле килешүләргә дә таләпләр катгыйланды. Элек сатып алучы еш кына "мин бернәрсә дә белмәдем" дип үзен яклый алса, хәзер судлар килешүнең барлык шартларын җентекләп тикшерә. Шуңа күрә сатып алучылар да сатучының гаилә хәлен, никахта тору-тормавын, икенче тормыш иптәшенең ризалыгы булу-булмавын игътибар белән өйрәнә башлады.

Шунысын да истә тотыгыз: судта сүз белән генә дәлилләп булмый. Әгәр сез гаиләгә зур өлеш керткәнсез икән, мөмкин кадәр моны раслаучы документларны җыярга кирәк. Банк күчермәләре, ремонт өчен чеклар, коммуналь хезмәтләрне түләү турындагы квитанцияләр, балалар белән бәйле чыгымнар, хәтта кирәк булган очракта шаһитларның күрсәтмәләре дә әһәмиятле дәлил була ала.

Кайбер очракларда кешеләр эмоцияләргә бирелеп, ашыгып документларга кул куя. Мондый адымнан сакланырга киңәш итәм. Аерылышу килешүен, милектән баш тарту турында гаризаны яки нотариаль документларны укымыйча имзалау соңыннан җитди хокукый нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр шик туа икән, документны имзалаганчы юрист белән киңәшләшү күпкә дөресрәк булачак.

Йомгаклап әйткәндә, бүгенге суд практикасының төп үзенчәлеге һәр гаиләнең хәле аерым бәяләнә. Судлар формаль документларга гына түгел, ә гаиләдәге чын мөнәсәбәтләргә, һәркемнең уртак тормышка керткән өлешенә дә игътибар итә. Шуңа күрә үз хокукларыгызны вакытында яклау, документларны саклау һәм юридик ярдәмгә вакытында мөрәҗәгать итү – уңай нәтиҗәгә ирешүнең иң мөһим шартлары булып тора.

Лилия Гайнуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading